Кама ягы
  • Рус Тат
  • "Халык балыкчысы" Лаеш районында

    Бөтенроссия "Халык балыкчысы" фестиваленең дүртенче, йомгаклау этабы булды! Бу безнең район өчен дә истәлекле вакыйга. Без кабул итүче як дияргә дә була, чөнки фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар җыелган "Бережок" ял базасы Лаеш районы территориясендә урнашкан. Зур бүләк - автомобиль, көймә һәм көймә моторы алу хокукына көрәшергә теләүчеләрнең дулкынланулары сизелә. Ә...

    Халык башлангычы

    Фестивальнең оештыру комитетына IV этапны ачу тантанасында катнашкан балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний җитәкчелек итте. Фестиваль идеясе халыктан килде, диде ул. А.Крайний бу массакүләм чараны яхшы оештыру өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм оештыру комитеты исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратовка грамоталар тапшырды.

    Равил Моратов үзенең котлау сүзендә "Халык балыкчысы" фестивален "Балыкчылар сабан туе" диде. "Балык тоту культуралы ял итү булсын өчен балыкчылык культурасы тәрбияләү кирәк. Яшь балыкчылар мәктәпләре булдыру зарур,-дип исәпли Р.Моратов.-Без браконьерлыкка сугыш игълан иттек".

    А.Крайний Р.Моратов белән бергә инспекторларга УАЗ 3962 автомобиле, "Казанка" көймәләре һәм снегоходлар алуга сертификатлар тапшырдылар. Балык инспекторларына мондый техника бик тә кирәк, чөнки алар браконьерлардан начаррак тәэмин ителгән.

    Фестиваль флагын алдагы фестивальдә гаилә исәбендә икенче урынны алган Самара һәвәскәр балыкчылары аталы-уллы Матросовлар күтәрде. "Ул чакта безгә төп призны алу өчен 10 грамм җитмәде,-диде соңрак газетабыз хәбәрчесенә гаилә башлыгы Алексей Матросов.-Улым белән мин һәвәскәр балыкчылар гаиләсеннән. Саша бишенче сыйныфта укый, әмма аны тәҗрибәле балыкчы дияргә була инде".

    Кагыйдә кагыйдә инде ул

    Баш хөкемдар, "Татарстан балыкчысы" республика җәмгыяте рәистәше, балык тоту спорты буенча Россия спорт мастеры Олег Гарипов Лаеш районының фестивальне әзерләүдә - чисталык урнаштырудан күчмә сәүдә эшен оештыруга кадәр зур ярдәмен билгеләп үтте. "Район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтлебез. Фестивальнең югары дәрәҗәдә үтүе белән кызыксынуы сизелде, - дип билгеләп үтте фестивальнең баш хөкемдары.-Аңа нинди генә проблема белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул тиз арада хәл ителде". "Безнең алда фестивальдә катнашучыларның суда иминлеген тәэмин итү бурычы торды, - дип уртаклашты хәбәрчебез белән ГИМС үзәгенең Лаеш участогы өлкән дәүләт инспекторы Рөстәм Ибраһимов.-Ярышлар акваториясенә башкалар кермәсен өчен су юлын яптык. Һәвәскәр балыкчылар белән инструктаж үткәрдек. Документларны тикшергәндә өч судноның номеры булмавы ачыкланды. Хуҗалары ярышларда катнашучылар булсалар да, аларны административ җаваплылыкка тартырга туры килде. Ярышлардан алмадык, әмма кисәттек".

    Матбугат конференциясе дә булды

    Ярышларның беренче этабы барганда журналистлар өчен матбугат конференциясе җыйдылар, анда сорауларга Андрей Крайний, Равил Моратов һәм "Халык балыкчысы" спорт һәм һәвәскәр балыкчылыкка ярдәм итү коммерциячел булмаган партнерлык президенты Андрей Денисов җавап бирде, фестиваль проекты аның инициативасы буенча эшли. Андрей Крайний РФ Хөкүмәтенең төбәкләрдә балыкларны саклау хезмәтен көчәйтү турында карар кабул итүен әйтеп үтте. Тулаем ил буенча инспекторлар санын якынча 2,7 мең кешегә җиткерү планлаштырыла. Татарстанда аларның саны 20-25 кешегә артачак.

    Матбугат конференциясендә балыкчылыкны үстерү проблемалары турында да сүз булды, моңа Равил Моратов менә нәрсә диде: "Безнең планнар зур һәм җитди. Бу өлешчә, балык үрчетү комплексы төзү, ул чөгә, алабуга, судак һәм башка төр балыклар ресурсын тулыландыруга мөмкинлек бирәчәк". Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры ТР хөкүмәте һәм Россия балыкчылык оешмасы белән киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм һәвәскәр балыкчыларны митингларга чыгарган мәсьәләләрне бергә хәл итәчәкләренә басым ясады.

    Андрей Денисов фестивальдә катнашучыларны шаяртып, дүртенче этапка Самарадан приз откан Олег Капитонов килүен һәм монда да автомобиль "алырга" өмет итүен әйтте. Моңа, күрәсең, Казан журналистлары: "Без автомобильне бирмибез. Ул Татарстанда калачак", - дип җавап бирде. Көлешеп алдылар, әмма барысы төп призны алу өчен көрәшергә кирәклеген аңлыйлар.

    Фестивальдә катнашучылар һәм оештыручылар сөйли

    Денис Мөхәммәдиев, Казан, ТР дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре:

    -Без монда дустым белән кунарга килдек. Фестивальгә алдан әзерләндек. Кызганычка каршы, безгә бәхет елмаймады, балык капмады. Әмма бу мөһим түгел. Иң мөһиме-табигатьтә булу, аралашу.

    Эрикс Микожанс, "Халык балыкчысы" спорт һәм һәвәскәр балыкчылыкка ярдәм итү коммерциячел булмаган партнерлык вице-президенты:

    -Ярыш шартлары төрле балык тоту осталыгын күрсәтерлек итеп уйланылган. Фестивальдә конкурсантлар тәкъдим ителгән балык тоту төрләрен сайлый алалар: ярдан яки көймәдән спиннинг белән тоту, фидер.

    Сүз уңаеннан, соңгы вакытларда һәвәскәр балыкчылар арасында балык тотуның иң борынгы төре-"су чыбыркысы" киң таралды, ул теләсә нинди алдавыч ташларга һәм теләсә нинди балык каптырырга мөмкинлек бирә.

    Баш хөкемдар Олег Гарипов:

    -Бу этапның үзенчәлеге шунда, алдагы турларда ярышлар бер дисциплина буенча үткәрелде, ә хәзерөч. Бу масштаблы фестиваль. Кызганычка каршы, көймәдән донка белән балык тоткан, корбан балык каптырырга яраткан, кәрәкә тотучы һәвәскәрләрнең барысын берләштерә алмадык. Бу оештыручылар өчен генә түгел, катнашучылар өчен дә катлаулы.

    Алексей Матросов, Самара:

    -Бүген күпләр буш кайтты. Балык чиртүгә күп нәрсәләр тәэсир итә - атмосфера басымы, җил юнәлеше һәм башкалар. Бүген балык чиртмәде. Мин колебалкалар да, вертушкалар да сынап карадым. Силикон җим дә каптырдым. Поппердан файдалануның мәгънәсе юк, су тирән. Безнең барлык хәйләләребез юкка булды...

    Кемнең балык шулпасы тәмлерәк?

    Фестиваль кунаклары өчен төрле күңел ачу уйланган-автомат җыю һәм сүтүдән, балык тоту кирәк-яраклары сатудан иң тәмле балык шулпасына конкурска кадәр. Үзебездә җитештерелгән квадрацикллар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Мәсәлән, РМ-500 моделенең конструктор эшләнмәсеннән агрегатны җыю да Россиядә эшләнгән. Ул чит илдә эшләнгән модельләрдән 2-3 мәртәбә арзан. Белгечләр раслаганча, аның киләчәге бар.

    "Иң тәмле балык шулпасы" конкурсына тамашачылар күп җыелды. "Алтын балык" командасына Казанда яшәүче ирле-хатынлы Светлана һәм Игорь Головалар һәм Мәскәү шеф-пешекчесе Олег керде. Алар үз шулпаларына бераз помидор, кызыл, кара һәм баллы борыч өстәргә булганнар. Лаешлылар командасының да үз сере бар. Өч бертуган Кенжаевлар (Казан) кызыксыну уятты. Аларның өчесе дә профиссиональ пешекче, азия, европа, рус кухнясын да яхшы беләләр. Дөрес, алар конкурста катнашмадылар. Әмма аларның "сәнгать җимешен" татып караучылар чак "телләрен йотмадылар".

    Татарстан республикасы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте командасының балык шулпасы (пешекче Эдуард Минһаҗев) иң тәмле дип табылды.

    "Нива" Казанда калды

    Беренче турда җиңгән 30 балыкчы (һәр номинациядә 10 ар кеше) икенче турга чыкты. Аларга барлык балык тоту кирәк-яраклары җыелмасы бирелде, жирәбә буенча балык тоту урыны билгеләнде. Җиңүче ротанажда - вак чүп балыкта отты. Ярышларның төп бүләген - "ВАЗ 21213 "Нива" автомобилен казанлы, "Балык тоту спорты" дисциплинасы буенча спорт мастерлыгына кандидат Лев Левин отты. ТР җыелма командасы составында ул россия ярышларында еш катнаша. Икенче урынны алган Альберт Ямбулатовка (Казан) көймә (моторсыз) бүләк ителде. III урын өчен бүләк - көймә моторын Антон Воробьев (Ижевск) алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: