Кама ягы
  • Рус Тат
  • Нармонка: төзелеш күләме арта

    Әгәр Нармонкага очар кошлар биеклегеннән күз салсаң, аның төрле почмакларында төзелеш техникасы, ә алар янында бина стеналарын тышлаучы, китерелгән туфракны тигезләүче, түбә ябучы, такта эшкәртүче, бер сүз белән әйткәндә, төзүчеләр нәрсә эшләргә тиеш, шуның белән шөгыльләнүче эшчеләрне күрергә була. Соңгы елларда 1838 кеше яшәгән әлеге авылда сизелерлек үзгәрешләр булган. Нармонкага...

    Күп проблемалар кагыйдә буларак һәрчак социаль өлкә белән бәйле, бу торак җитмәү дә, балалар бакчасында урыннар җитмәү дә, мунча булмау, гыйбадәтханә биналарының тузган булуы һәм башкалар. Шуңа күрә Нармонкада бу өлкәгә аерым игътибар бирелә. "2010 елда 273 квартирда контурлы казаннар урнаштырдык, 1500 метр уртача басымлы газүткәргеч ясадык, - дип саннар китерә Л.Стерякова. - 2011 елда казаннары тышка куела торган алты котельный урнаштырдык. Хәзер мини-котельныйлар дүрт тулай торакны, административ бинаны һәм балалар бакчасы белән мәктәпне җылыта. Шул ук елны балалар бакчасын тузган бинадан мәктәпнең бушаган бер корпусына күчердек. "Бәләкәч" программасыннан тыш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтлау өчен җирле бюджеттан өстәмә биш миллион сум акча бүленде".

    Быел да чыгарылма булмаган. Аерма тик шунда - үзгәрешләрнең темпы арта. Авыл мәдәният йорты төзү, чәчтарашханә ачу, мунчага, Нармонкадагы мәчеткә һәм Карадулидагы кәшәнәгә капиталь ремонт ясау-бер авыл җирлеге өчен, килешәсездер, аз түгел.

    Койма белән тотып алынган бер катлы бина янында туктыйбыз. Монда авыл мәдәният йорты төзү эшләре йомгаклау стадиясенә якынлаша. Анда 300 кеше сыярлык актлар залы, грим бүлмәсе, уен бүлмәсе, администратор кабинеты һәм берсе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланган өч санузел булачак. Август башында коммуникацияләр - су, газ һәм электр тоташтырдылар, тәүбәне ябып бетерделәр. Бина үзе газбетон блоклардан төзелгән һәм керамик кирпеч белән тышланган. Эчтән стеналарны буярга, ә кайбер бүлмәләрне ялтыравык плитка белән тышларга планлаштыралар. Бинаның биеклеге 9,5 м, бүлмәләрнеке 6,4 м. Шулай итеп, биш ай эчендә Нармонкада заманча мәдәният йорты төзелеп бетәчәк. Аны үзенең газ котельные җылытачак. Мәдәният йорты төзелә торган урын түбәнлектә урнашкан. Бинаны күтәртү өчен өч мең кубтан артык туфрак ташырга туры килгән. Аны әле һаман ташыйлар - ул клуб территориясен төзекләндерү өчен кирәк. Монда агачлар һәм биек нарат - "төп елка" утыртырга планлаштыралар, нармонкалылар яңа елны шунда каршылаячак.

    Күп көч куюны таләп итә торган эш төзүчеләрнең генә түгел, җирле һәм район хакимиятенең дә килешеп эшләвен таләп итә. Район башлыгы Михаил Афанасьев әлеге объектны әһәмиятле дип саный, шуңа күрә монда еш килә, килеп туган проблемаларны чишәргә яр-дәм итә.

    Безнең маршрутның алдагы пункты мәчет. Анда уллары белән Александр Солонцов капиталь ремонт ясый. Ул үзе Астраханкада, үз куллары белән төзегән ике катлы йортта яши. Осталыгы, пөхтәлеге, белеме белән ул авылдашларының хөрмәтен казанган. Мәчеткә капремонт ясарга карар кылгач Людмила Даниловна нәкъ аңа мөрәҗәгать итә.

    "Мәчет бер генә көнгә дә ябылмады, - Л.Стерякова мине бина эченә алып керде. - Бер төн эчендә намаз укый торган залда идән җәйделәр, аннан соң башка эшләрне дәвам иттеләр: яңа санузел җиһазладылар, бөтен җиргә идән җәйделәр. Хәзер яңа ярдәмче корылма һәм керү урыны эшлибез".

    "Мунчаны саклап калулары өчен рәхмәт", - бу Нармонкада яшәүче Вера Родионова сүзләре генә түгел, аның барлык авылдашлары да шулай уйлый. Соңгы ике ел дәвамында бинаны ябу мәсьәләсе тора. АҖ балансында аны тоту өчен акча булмый. Л.Стерякова берничә кат эшмәкәрләргә объектны сатып алырга тәкъдим итеп мөрәҗәгать иткән. Алар килеп карыйлар, баш селкиләр һәм юкка чыгалар. Бу хәл җирле эшмәкәр Марат Вахитов һәм аның хатыны Гүзәл үз тормышларын тамырдан үзгәртергә карар кылганчы дәвам итә. Маратның Казанда зур булмаган бизнесы була. Ул автосервис белән шөгыльләнә, әмма арендага түләү арту аны туган авылына кайту турында уйланырга мәҗбүр итә. Шулай итеп җәмәгать мунчасы мәсьәләсе хәл ителә. Дөрес, әлегә ул акча кертүне таләп итә, әмма М.Вахитов тиздән мунча файда китерә башлар дип өметләнә. Эчке бизәлеше заманча һәм элекке совет җәмәгать мунчаларын аз хәтерләтә. Эшмәкәр территорияне төзекләндерергә, чыршылар һәм чәчәкләр утыртырга планлаштыра. Ремонт төгәлләнергә ерак булса да, монда бик уңайлы. Гаиләң белән килеп, аерым зал алырга була. Чәчтарашханәгә керергә була, ул да шушы бинада урнашкан. Бу Нармонкадагы икенче салон инде.

    Ә беренчесе бераз элегрәк ачылган. Аның хуҗабикәсе - Татьяна Ермолаева - Рождественода яшәгән, чәчтараш белгечлеге булып та эш таба алмаган. Мәшгульлек үзәгенә исәпкә баскан, аннан соң республика үзмәшгульлек программасы буенча үз эшен ачу өчен 58800 сум акча ала. Нармонкада арендага бина ала, кирәкле җиһаз һәм эш кораллары сатып ала. Нармонка һәм якын тирә авылларда яшәүчеләр озак еллар эчендә беренче кат чәч тә кисә, маникюр да ясый белүче осталы булалар. Сүз уңаеннан, бу районда республика үзмәшгульлек программасы буенча ачылган икенче салон.

    Нармонка елдан-ел үз йөзен үзгәртә. АҖ башлыгының планнары зурдан. Ул авылда чиркәү төзү турында хыяллана. Аның хыялларының тормышка ашуы бик мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: