Кама ягы
  • Рус Тат
  • Чын әдәби герой

    Алексей Дмитриевич тагын сугышчан дуслары фоторәсемнәрен карый. Күрше кызы Бөек Ватан сугышы ветераны күкрәгендәге бүләкләрне сыйпый. "Германияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен", ике Жуков медале, "Партизан-подпольщик" билгесе һәм күп санлы юбилей медальләре - күпкырлы язмыш һәм Туган илгә геройларча хезмәт итү шаһитләре ирексездән ачык йөзле иргә хөрмәт уята.

    Алексей Дмитриевич Коннов 92 яшьтә булса да яхшы күренә. Эчкерсез елмаю, ачык караш һәм матур сөйләм аны кызыклы әңгәмәдәш итә. Ул җиде еллап солдат шинелен салмаган. Ике тапкыр яраланган, камалышта калган, партизан булган - хәрби комиссар Александр Афанасьев аның хакында "чын әдәби герой" диде.

    А.Д.Коннов Комлы Ковалида крестьян гаиләсендә туа. 1933 елда әтисе үлгәннән соң гаилә башлыгы урынында кала.

    "Ул елларда колхозда хезмәт көненә эшләдек, аңа 200 грамм икмәк бирделәр, менә шуңа күрә әни белән безгә соранырга - өй борынча йөрергә туры килде".

    1940 елның сентябрендә Алексейны армиягә алалар. Краснодар краенда артиллерия полкында икенче номер булып хезмәт итә: 50 килограммлы снарядларны корал көпшәсенә куя, атканнан соң ала.

    1941 елның 22 июнендә артполк плацка тезелә. "Немецлар Киевны бомбага тота", - дип хәбәр итә командир. Артиллеристларны каты сугышлар барган Смоленск янына озаталар. Хәрби эшелон өстеннән немец самолетлары оча, берничә мәртәбә утка тоталар. Ә аларга каршы яралылар төялгән поездлар очрый. Санитар поездлар көнчыгышка китә...

    Смоленск янында Алексей беренче тапкыр дошманга каршы сугыша. Снарядлар ярыла, аткан авазлар, танклар гөрелтесе... "Артиллерия яхшы эшләде, - дип искә төшерә сугышчы Коннов кырык беренче елның кызу көннәрен. - Безнең көч кимеде.. Ул чакта аларның кораллары безнекенә караганда яхшырак иде. Көнбатыш фронтны чолгап алдылар". Хәрби частьләрдән калган төркемнәр Смоленск җирендә немец тылында коралсыз, снарядлар һәм патронсыз йөриләр, берләшеп партизаннарны табарга омтылалар. Алексей белорус урманнары буйлап өч айдан артык йөри, шушы вакыт эчендә күпне күрергә туры килә: салкынны да, ачлыкны да, немецларга әсир төшү куркынычын да. А.Коннов та булган совет солдатлары төркеме Белоруссиядә партизаннар разведкасына юлыга. Шулай итеп, Татарстан егете Сталин исемендәге партизаннар отрядына эләгә. Шартлатылган немец поездлары, тар-мар ителгән фашистлар гарнизоннары, шартлатылган күперләр - боларда Алексей Коннов өлеше дә бар.

    1944 елда Алексей сугышкан партизан отряды алгы сызыктагы совет частьләре белән кушыла. Аерым бүлек полковнигы яшь кеше белән озак сөйләшә, аның чолганышка ничек эләгүен ачыклый. Особистлар тикшерүеннән соң А.Конновны 348 нче укчы полкка җибәрәләр. Аның составында солдат дошманны кыйнавын дәвам итә, Кенигсбергны азат итә, Эльбага кадәр җитә. Яралана, кыю сугыша, шуның өчен сугышчан бүләкләр белән бүләкләнә. Сугыш бетә, әмма ул хезмәтен дәвам итә. Сугышчыны 1947 елда гына демобилизациялиләр. Комлы Ковалига әйләнеп кайта: "Һәм крестьян тормышы башланды. Тракторчы булдым, - дип сүзне дәвам итә Алексей Дмитриевич. - 22 ел тракторда эшләдем. Ә аннан соң тугыз ел тимерче булдым".

    Казанның 98 нче мәктәбе партизан якташларыбыз турында мәгълүматлар җыя. Шуның нәтиҗәсендә А.Д.Коннов партизан отрядында бергә сугышкан якташ ханым белән очраша. Аны район хакимияте дә, республика хакимияте дә онытмый. 2011 елда җиңү көнендә А.Д.Коннов башка ветераннар белән бергә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда була, Казандагы җиңү парадында катнаша.

    Сугышта да, колхозда да ул авырлыклардан качмый, үз эшен намус белән башкара. Шуңа күрә монда, колхозда да аңа хөрмәт белән карыйлар. Өйләнә, биш бала үстерә һәм алар белән бик горурлана. "Без хатыным белән 45 ел яшәдек. Гаилә белән менә шулай яшәргә, аны сакларга кирәк, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга аерылышырга ярамый", - дип нәсыйхәт бирә ветеран. Сигез оныгы, 13 оныкчыгы - Алексей Дмитриевич Коннов нәселенең лаеклы дәвамчылары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: