Кама ягы
  • Рус Тат
  • Нептун бәйрәме

    Әлеге чарага Моховое күле комлыгына күп санлы катнашучылар һәм тамашачылар җыелды. Алар йөзләрен акварель буяулар белән буядылар, рәхәтләнеп биеделәр һәм "Су кызлары", "Медузалар" һәм диңгездә яшәүчеләрнең башка вәкилләре оештырган конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмнең иң югары ноктасы утрау артыннан йөзеп килгән Нептун чыгышы булды. Диңгез патшасы табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, чүп ташламаска...

    Әлеге чарага Моховое күле комлыгына күп санлы катнашучылар һәм тамашачылар җыелды. Алар йөзләрен акварель буяулар белән буядылар, рәхәтләнеп биеделәр һәм "Су кызлары", "Медузалар" һәм диңгездә яшәүчеләрнең башка вәкилләре оештырган конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмнең иң югары ноктасы утрау артыннан йөзеп килгән Нептун чыгышы булды. Диңгез патшасы табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, чүп ташламаска һәм ял урыннарында үзеңнән соң чүп-чар калдырмаска чакырды. Бәйрәмдә катнашучылар уен формасында комлыктан чүп җыйдылар, моның өчен Нептуннан туңдырма һәм бүләкләр алдылар.

    Габишево мәдәни-спорт үзәге белгечләре әкият атмосферасы тудыруга ирештеләр, ә кояш, һава, су һәм матур күренеше балаларга да, өлкәннәргә дә көн буена яхшы кәеф гарантияләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: