Кама ягы
  • Рус Тат
  • Әниебез янында җылы һәм рәхәт

    Районда яшәүче өлкән кешеләрнең берсе Мингаян Сәләх кызы Вәлиәхмәтовага узган атнада туксан яшь тулды. Хезмәт ветеранына кунакка аның балалары, оныклары кайтты. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев та котлады. Мингаян Сәләх кызы хәзер Комлы Ковалида уртанчы кызы Зәйтүнә Шәйхетдинованың зур һәм иркен йортында яши. Кунаклар һәм күпсанлы туганнарга бәйрәм өстәле артында...

    Районда яшәүче өлкән кешеләрнең берсе Мингаян Сәләх кызы Вәлиәхмәтовага узган атнада туксан яшь тулды. Хезмәт ветеранына кунакка аның балалары, оныклары кайтты. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев та котлады.

    Мингаян Сәләх кызы хәзер Комлы Ковалида уртанчы кызы Зәйтүнә Шәйхетдинованың зур һәм иркен йортында яши. Кунаклар һәм күпсанлы туганнарга бәйрәм өстәле артында урын чак җитте. Салмак әңгәмә барышында тормыш турында, район үсеше турында сөйләштеләр. Михаил Афанасьев гаилә башлыгының балалары һәм оныклары язмышы нинди булу белән кызыксынды. Өлкән ханымның җиңел булмаган тормыш юлы турында сөйләгәнен игътибар белән тыңлады.

    Сиңгелдә мулла гаиләсендә 1924 елның 14 декабрендә кыз бала туа, аңа Мингаян дигән исем бирергә булалар. Халык ышанулары буенча әлеге матур исем баланы авырлыклардан, яман күздән сакларга һәм уңыш китерергә тиеш була. Кыз тыңлаучан һәм хезмәт сөючән булып үсә. Мингаян яхшы укырга да, хуҗалыкта ярдәм итәргә дә өлгерә. Дүрт сыйныф тәмамлагач, кыз мәктәптән китеп, "Комсомольский" совхозында эшләргә уйлый.

    Әмма 1941 елның 22 июне тормышны кискен үзгәртә. Киләчәккә булган хыяллар челпәрәмә килә, булмаган да кебек юкка чыга. Сугыш һәр ишекне дә шакый.

    Яшь кыз барлык авылдашлары кебек үк, дошманны җиңү өчен хезмәт куя. Фашистлар җиңеләчәк, ниһаять, тыныч тормыш киләчәк, дигән уй Мингаянга кырыс сугыш елларында көч бирә.

    Җиңү килә, тыныч тормыш башлана, барысы да акрынлап үз эзенә төшә. Мингаян Нурәхмәт Вәлиәхмәтовка - бар сугышны узган яшь фронтовикка кияүгә чыга. Алар озак һәм бәхетле тормыш кичерәләр. Туган совхозларында бергә эшлиләр, бергәләп балалар үстерәләр һәм тәрбиялиләр. Аларга ачы сынаулар үтәргә дә туры килә. Бер уллары сабый чакта, икенчесе Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнгәч үлә.

    Мингаян үзенең бар мәхәббәтен, назын һәм кайгыртуын балаларына бирә. Хәзер алар -ананың горурлыгы. Үзләре дә мөстәкыйль кешеләр, намуслы хезмәтчәннәр һәм яратучы әти-әни булганнар. Мингаян Сәләховнаның дүрт кызы Сиңгел мәктәбен тәмамлагач яшәргә һәм эшләргә Казанга китә. Башка өч кызы һәм улы язмышларын Лаеш районы белән бәйләгән.

    1976 елның язында Мингаян Сәләховна тол кала. Ул бу елны бик авыр кичерә, әмма балаларының ярдәме аңа көч бирә. Алар өчен җаваплылык та күңел төшенкелегенә бирешүгә юл куймый.

    Хәзер Мингаян апаны бар балалары, 18 оныгы һәм 14 оныкчыгы кайгыртып тора. Нечкә күңелле кеше буларак, башка кешеләрнең күңел халәтен яхшы сиземли. Мөгаен, шуңа күрә аның янында шулай җылы һәм рәхәттер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: