Кама ягы
  • Рус Тат
  • Һөнәр сайлауда ялгышмаска

    Лаеш техник-икътисад техникумында мәктәп укучылары һәм студентлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казанның әйдәүче вузлары вәкилләре белән очраштылар. Татарстан башкаласы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм ЛТЭТ директоры Павел Кореев каршы алды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге югары...

    Лаеш техник-икътисад техникумында мәктәп укучылары һәм студентлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казанның әйдәүче вузлары вәкилләре белән очраштылар.

    Татарстан башкаласы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм ЛТЭТ директоры Павел Кореев каршы алды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге югары кунаклар студентларның казанышларын һәм уку йортының матди-техник базасын югары бәяләделәр.

    Техникумның актлар залында йөзләрчә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Алар Татарстанда авыл хуҗалыгы үсеше һәм аның перспективалары турында видеосюжет карадылар.

    -Республикада агросәнәгать комплексын яңарту өчен күп нәрсә эшләнде, - дип сөйләде укучыларга һәм студентларга Николай Титов. - Илебезнең авыл хуҗалыгына заманча техника һәм программа тәэмин ителеше белән эшли белүче чын профессионаллар кирәк.

    Дәүләт елдан-ел яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтүне арттыра.

    -Икътисадның авыл хуҗалыгы секторы совет чоры белән чагыштырганда шактый алга атлады, - диде Казан дәүләт аграр университеты профессоры Сергей Яхин. - Безнең вуз замана белән бергә атлый: укыту процессында Европа стандартларыннан калышмый торган XXI гасыр технологияләре кулланыла.

    Татарстанда Россия өчен генә түгел, ә чит илләр өчен дә квалификацияле кадрлар әзерлиләр.

    -Аграр вузларны тәмамлаучыларга бар БДИ илләре буенча да сорау зур, - дип билгеләде Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Альберт Галиуллин. - Икътисад бик тиз үзгәрә, әмма агросәнәгать теләсә кайсы дәүләтнең уңышлы үсеше нигезе булды һәм шулай булып кала да.

    Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында аларның авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белем алып, туган авылларына әйләнеп кайткан якташлары чыгыш ясады. Үсмерләр чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңладылар һәм яшь белгечләргә дәүләт ярдәме формаларына һәм вузларга ташламалы төстә укырга керү мөмкинлегенә кагылышлы сораулар бирделәр.

    Ярты елдан соң әлеге очрашуда катнашучыларның күбесе алдына һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп басар. Мөгаен, очрашуда үсмерләр өлкән тормышка беренче адымнарын ясагандыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: