Сергей Косырев: "Әфганстанда әнием догалары белән генә исән калдым"
Февраль патриотик юнәлештәге чараларга бай. Без Сталинград сугышы, Әфган сугышы геройларын искә алабыз, Ватанны яклаучылар көнен бәйрәм итәбез.
15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чы-гарылуының 25 еллыгы билгеләп үтелә. 700 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры Әфган аша үткән. Биргән антка тугры калып, үз солдат бурычын үтәп меңнәрчә хәрби хезмәткәрнең гомере өзелде. Алар арасында Лаеш районы егетләре дә бар. Безнең 18 якташыбыз хәрби бүләккә лаек булган, аларның өчесе - Илфар Билалов, Сергей Кузнецов һәм Николай Варламов - үлгәннән соң.
Бу көннәрдә совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына багышланган чаралар күп үткәрелә.
Лаеш үзәк китапханәсендә "Әфганстан - күңел ярам" темасына батырлык дәресе үтте. Лаеш мәктәпләре укучылары белән очрашуга интернационалист сугышчы Сергей Косырев һәм Татарстан хәрби комиссариаты Лаеш район бүлеге начальнигы Александр Афанасьев килде.
Балалар ул сугышның кырыс көннәре турында, герой якташларыбыз турында, аларның батырлыклары турында белделәр. Алып баручылар дошманнар, төнге маршлар, әфган тузаны... хакында сөйләгән армия көндәлекләреннән өзек-ләр укыдылар. Тарих дәреслекләрендә мондый язмалар укып булмый.
Сергей Косырев Әфганстанда үткән көннәр, айлар һәм елларның хәтердән җуелмавы турында сөйләде. Сугышчан дусларның үлеме, яхшылык һәм явызлыкның ачык күренүе, чын хәрби дуслык беркайчан онытылмый. Ветеран балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Аларның берсе, балаларча гади һәм эчкерсез яңгыраганы, уйланырга мәҗбүр итте: "Сез сугышта вакытта Туган илне ничек саклау яки ничек өйгә исән-имин кайту турында уйладыгызмы?"
-Син - солдат һәм приказны үтисең. Башта бернинди андый: "Мин миссия үтим" дигән фикерләр юк. Бернинди супергеройлык юк. Яшьли үлү бик тә куркыныч, - дип дөресен җавап бирде Сергей Иванович. - Үлем турында уйлыйсың, әлбәттә, чөнки гел аның астында бит. Мөгаен, мине әнием догалары саклагандыр. Ул һәр көн минем өчен дога кылган, бар авырлыкны үз йөрәге аша кичергән.
Очрашуга хәрби комиссар Александр Афанасьев йомгак ясады:
-Без Әфган сугышын үткәннәрне, анда һәлак булганнарны истә тотарга тиеш. Үсеп килүче балалар моны аңларлар дип ышанам - бар тормыш батырлык дәресләреннән тора. Ул сугышта Лаеш районының 133 егете катнашкан. Җиде интернационалист сугышчының гомере ерак илдә өзелгән. Солдатлар һәм офицерлар кырыс сынау үттеләр. Аларны җиңүдә дустанә халыкка ярдәм итүнең изге эш булуы ярдәм иткән. Сугыш уты аша үтеп, алар Туган илне, ата-ана йортын, дуслар һәм кызларны тагын да көчлерәк яратырга өйрәнделәр.
Барлык һәлак булган иптәшләребезне искә алыйк, аларның туганнары алдында баш иик! Әфганстанда һәлак булганнар һәм сугыштан соң үлгәннәр хәтерләребездә! Исән-имин кайтканнарга зур рәхмәт, һичкайчан кайгы күрмәгез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.5500
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.7400
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.9800
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.22700
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.24700
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы26200
-
18 май 2022 - 15:12Безнең укучылар – чиста урманнар яклы Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.39500
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.39100
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладыларБөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.38800
-
18 май 2022 - 15:12Безнең укучылар – чиста урманнар яклы Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.39500
-
17 май 2022 - 15:16Безнең гандболчылар Идел буе лидерлары өчлегенә керде Лаеш техник-икътисад техникумы гандболчылары командасы гандбол буенча Россия чемпионатында Идел буе зонасында өченче урын алды.39400
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.39100
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.38800
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы26200
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.24700
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.22700
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.9800
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.7400
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.5500
-
17 май 2022 - 11:14Лаеш районы мәктәпләре Ак Барс Банкыннан бүләккә ноутбуклар алды Мәгариф идарәсендә Лаеш мәктәпләре директорларына тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.4900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика