Кама ягы
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучылары математиканы яхшырак белерләр

    Яңа уку елы Татарстанда математика елы дип игълан ителде, бу фән буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшырту өчен кирәк. 2013 елда аның буенча республикада уртача балл 56,1 тәшкил итте. Мәктәп тәмамлаучыларның 4,3%ы минималь чикне үтә алмады. Мәктәп программаларында төгәл фәннәрне үзләштерүгә басым ясауның тагын бер сәбәбе - хезмәт базарында инженерлар...

    Үткән җомгада Комлы Ковали урта мәктәбендә булган форумда математика үзләштерүнең мөһимлеге, аның башка фәннәр белән бәйләнеше турында сүз барды. Математика укытучыларының тематик аралашу үткәрү урыны итеп бу мәктәпнең сайлануы очраклы түгел. Бу уку йорты Казан вузлары белән яхшы хезмәттәшлек итә, аларның укытучылары монда дәресләр һәм фән түгәрәкләре алып баралар.

    Районның 60 лап педагогы бу катлаулы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч фән укытуга бәйле проблемаларны тикшерделәр.

    Форум үзе район мәгариф бүлеге һәм Казанның милли тикшеренү технология университеты инициативасы белән оештырылган. Форумның мактаулы кунагы - университетның вузга кадәр әзерлек факультеты деканы урынбасары Валентина Мамыкина. Форум президиумында мәгълүмати-методик үзәк директоры Гөлнур Габдуллина, Комлы Ковали урта мәктәбе директоры Нинель Минһаҗева, район мәктәпләренең тәҗрибәле педагоглары һәм университет укытучылары: информатика һәм гамәли математика кафедрасы профессоры Сергей Плохотников, техник фәннәр кандидаты, доцент Валерий Чайковский, механика факультеты деканы урынбасары Марат Вахитов бар иде.

    "Математика - гамәли фән", "Аннан башка география дә, химия дә, биология дә, физика да була алмый", "Математика зиһенне тәртипкә китерә", "Математика - физика хезмәтчесе" - аудиториядә "барлык фәннәр патшабикәсе" бөеклеген раслаган канатлы гыйбарәләр күп яңгырады. Форум математик белем бирү проблемаларын билгеләде һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтте.

    -Хәзер математик белем бирүнең яңа концепциясе эшләнә. Анда "математика бар кеше өчен" һәм бу фәнне һәм үзенең булачак һөнәрендә чиктәш өлкәләрне сайлаганнар өчен математиканың мәгънәсе, максатлары һәм бурычлары билгеләнергә тиеш. Концепциядә белем бирү процессы җиһазларын яңарту турында да сүз алып бару кирәк, - дип исәпли Столбище мәктәбенең математика укытучысы Галина Мигачева. - Яңа санлы гасырда бик күп мөмкинлекләр барлыкка килде. Әмма методик хезмәтләр булмау мәгълүмати-компьютер технологияләре кертүне кыенлаштыра.

    Районның әйдәүче педагогы геометрия һәм математиканы ике аерым фәнгә бүләргә тәкъдим итә. 9 нчы сыйныфта геометриядән телдән имтихан бирүне кайтару да начар булмас иде. Икенче проблема - кайбер математика укытучыларының программа материалын үзләштерүгә зыян китереп бердәм дәүләт имтиханына әзерләү белән мавыгуы. Укучыларны бердәм имтиханга гына "тарту" вузларда уку өчен кирәк булган тулы кыйммәтле белем бирми. Ә инде бу югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә тискәре йогынты ясый, илебезне технологик һәм мәгълүмати модернизацияләүне шик астына куя.

    Урта мәктәпләрне төп итеп үзгәртү түбәндәгеләргә китерде. Төп белем бирү мәктәпләрендә 5-9 сыйныфларда физик-математик циклны үзләштерүгә атнага 34 сәгать бирелә. Бер педагог өчен бу күп, ә ике кешегә - эш күләме җитми. Шуңа күрә калган математика сәгатьләрен башлангыч сыйныф яки башка фәннәр укытучыларына бирәләр. Ә инде бу ахыргы нәтиҗәгә тискәре йогынты ясый.

    Математика укытучылары үз чыгышларында төгәл фәннәрне укытудагы борчыган мәсьәләләр, үзләренең педагогик тәҗрибәләре турында сөйләделәр.

    Математика курсын уңышлы үзләштергән укучы башка фәннәрне дә җиңел җиңә. Форумда катнашучылар математика һәм башка техник фәннәр өлкәсендә сәләтле балалар белән эшләү системасын вуз галим-укытучыларын җәлеп итеп оештыруны уйларга тәкъдим иттеләр. Математик белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән башка карарлар да кабул ителде.

    Казан милли тикшеренү технология университеты нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Комлы Ковали урта мәктәбе директоры Минһаҗева Нинельга рәхмәт белдерде. КНИТУ ректоры Герман Яковлев аның хезмәте нәтиҗәсендә белем алуга бәйле күп проблемалар хәл ителә, дип билгеләп үтте.

    Мисал итеп шушы уку елында эшли башлаган "Инженерлык графикасы" мәктәп түгәрәген китерергә була. Аңа КХТИның кече фәнни хезмәткәре Александр Сочнев җитәкчелек итә. Унберенче сыйныф укучысы Марат Мөхәммәтов укытучыларга детальне күләмле итеп күрергә, аны теләсә нинди почмактан карарга мөмкинлек биргән махсус программа күрсәтте.

    Форум программасы бай иде. Укытучылар хәтта рәсми булмаган өлештә дә үзләре яраткан математика турында сөйләшү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар.

    Педагоглар һәм балалар көче белән әзерләнгән концерт программасы укытучылар слетының йомгаклау аккорды булды. Математиклар уңай үзгәрешләргә өмет баглап өйләренә таралдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: