Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бер һөнәр белән бәйләнгәннәрЛ

    Күпләр полиция хезмәткәрләре тормышы турында ишетеп кенә белми. Алар барысы да - үз йомшаклыклары, үзләренең катлаулы яклары булган гади кешеләр. Аларны бездән, "гражданский"лардан, барыннан да бигрәк дисциплина аера. Озак еллар полициядә эшләү, даими рәвештә катлаулы контингент белән аралашу, рухи һәм физик көчләрнең киеренкелеге кеше характерын үзгәртә, аны ныграк һәм кырысрак...

    Күпләр полиция хезмәткәрләре тормышы турында ишетеп кенә белми. Алар барысы да - үз йомшаклыклары, үзләренең катлаулы яклары булган гади кешеләр. Аларны бездән, "гражданский"лардан, барыннан да бигрәк дисциплина аера. Озак еллар полициядә эшләү, даими рәвештә катлаулы контингент белән аралашу, рухи һәм физик көчләрнең киеренкелеге кеше характерын үзгәртә, аны ныграк һәм кырысрак итә. Монда башкача булмый. Уртак эш бер төенгә төйни, бүлектә мөнәсәбәтләр дә аерым - монда кеше уч төбендәге кебек күренә. Шуңа күрә җиңел тормыш эзләүчеләр монда озак тоткарланмый - эш ритмына һәм киеренкелеккә түзә алмыйлар. "Без ул чакта хезмәт белән генә яшәдек, - дип искә ала Людмила Коляжова. - Кайчак безнең башкаруда 40ка якын эш була иде! Әмма, барыбер, милициядә эшләү хатын-кыз эше түгел". Лаеш ЭЭБ белән аны 26 ел бәйли. Ул хезмәтен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция инспекторы буларак башлаган һәм, кече лейтенанттан подполковникка кадәр юл үтеп, личный состав белән эш буенча начальник урынбасары булып тәмамлаган.

    Милиция озак вакытлар транспорт белән кыенлыклар кичерә. Шуңа күрә Бимада бал урлангач, Людмила анда җәяү китә. Урман аша берүзенә барырга туры килә - ни корал, ни таныклык, ни озатучы юк. Л.Коляжованың остазы Александр Григорьев аңа сыбызгы бирә. "Берәр нәрсә булса, сызгыр", - ярым шаяртып-ярым җитди итеп шулай ди капитан.

    Вакыйга урыннарына юл уңай машиналарда баралар. Җинаятькә кагылышлы әйберләрне дә, шул исәптән бармак эзләре алынган пыялаларны да шуларда ук йөртәләр. Бары тик яңгыр яумасын иде дип телиләр. Атна саен авыл кешеләре белән очрашалар. Еш кына комплекслы төстә баралар - бер командага төрле бүлекчә хезмәткәрләре: ИДН һәм паспорт өстәле инспекторларыннан башлап янгын сүндерүчеләргә кадәр туплана. Авыл кешеләре милиционерларны таныйлар. "Балалар милициясе килгән!" - дип кычкыра авыл малайлары Л.Коляжованы күргәч. Акрынлап ул остара бара: патрульдә дә йөри, вакыйга урынына да бара, беркетмәләр тутырырга да өйрәнә. Тәҗрибәле хезмәткәр булып җиткәнче Людмила төрле хәлләргә очрый, алар күпләрне елмаерга мәҗбүр итә. "Сокуры тавында трактор әйләнеп капланган, бер кеше үлгән. Тракторчы авария сәбәбе итеп рульнең төзек булмавын атый. Шул чакта мин руль колонкасын алып Казанга экспертизага җибәрергә күрсәтмә бирдем, - дип елмаеп искә ала Людмила Васильевна. - Аны урында тикшерергә кирәклеген белмәгәнмен".

    Милициягә эшкә килеп ул дөрес эшләгәндерме, кем белә. Үз гаиләсенә вакыты калмый. Кызы мөстәкыйль булып үсә, икенче сыйныфта ук ашарга пешерергә өйрәнә. Һәм әнисе һәрчак кичләрен өйдә булган дус кызыннан көнләшә. "Төнге чакыруларны әле хәзер дә хәтерлим. Әни мине төнге өчтә уятып әбиләргә илтә, ә үзе вакыйга урынына ашыга иде", - дип балачак хатирәләре белән уртаклаша полиция начальнигы урынбасары Марина Карпова.

    ЛСХТның юридик бүлеген "кызыл" дипломга тәмамлап, Марина "бераз гына милициядә эшләп алырга" хәл итә. Әлеге "бераз гына" 20 елга сузыла. Беренче вакытта коллегалары Маринаны яшь хезмәткәр итеп түгел, ә замполит кызы итеп кабул итәләр. Аңа икеләтә җа-ваплылык төшә: әнисенең абруен да какшатырга ярамый, үзенең мөстәкыйльлеген дә расларга кирәк була.

    Вакыйга урынына чыгулар белән бәйле эш көннәре башлана. Хәзер ул юлларда ятучы үле гәүдәләргә күз яшьләрсез һәм тетрәнүләрсез карый. "Әгәр елап утырсаң, синең эшеңне кем эшләр соң?" - дип аңлата М.Карпова үзенең хисләрен тышка чыгармауны. Ә ул чакта, беренче тапкыр... Оператив төркем килгәнче һәлак булган пассажирны юл кырыена илтеп җәймә белән каплап куялар. Марина вакыйга урынын тикшерә һәм беркетмә тутыра. Башына: "Ә мәет кайда соң?" дигән сорау килгәнче ул япманы берничә мәртәбә атлап чыга. "Менә сезнең аяк астында", - дигәнне ишетеп Маринаның коты оча. "Шулай сикерә алам дип беркайчан да уйламаган идем! Мин бит чак кына аның өстенә басмадым!" - дип искә ала ул куркыныч мизгелне Марина Васильевна.

    Еллар уза. Ул Мәскәү юридик институтының Казан филиалын тәмамлый. Әнисен хөрмәтләп пенсиягә озаталар. Марина үзе ике мәртәбә әни була һәм ана игътибары җитмәгән балалар өчен ничек йөрәк авыртканын үз тәҗрибәсеннән белә. Мөмкинлек килеп чыгу белән үзен балаларына багышлый. "Мондый һөнәр сайлаганыма үкенмимме, дип сорыйсызмы? Башка тормышны белмәгәч, әйтү кыен. Ә мин һәрчак погоннар белән. Балачакта әнинекеләрне киеп карый идем, хәзер үзем офицер..."

    Полиция җәмгыять белән аерылгысыз төстә бәйләнгән. Анда "бераз эшләп алырга" уйлаган яшь кешеләр кайчак үзләренә нинди җаваплылык алуларын аңлап бетермиләр. Ә полицейский гаиләсендә үскән балалар турында алай дип әйтеп булмый. Эчке эшләр органнарында хезмәтнең нинди катлаулы булуын белгәнлектән, алар әлеге һөнәрне аңлы рәвештә сайлыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: