Кама ягы
  • Рус Тат
  • Оренбургтан Будапештка кадәр

    Габишевода яшәүче Абдул Гыйният улы Ядгаров үзе катнашкан сугышның соңгы еллары вакыйгалары хакында сөйли.

    Мин 1926 елда Оренбург өлкәсендә туганмын. 1944 елда чакыру яше җиткәч башка егетләр белән безне ат арбаларына утыртып Оренбург хәрби комиссариатына озаттылар, аннан поезд белән Сталинградка барып җиттек. Безне анда Днепропетровскига бара торган поездга утырттылар. Днепропетровскийга кадәр без товар вагоннарына күчтек, шуларда төнлә асылмалы күпер аша Днепрның теге ягына чыктык.

    Днепропетровскийда безне отделениеләргә һәм взводларга бүлделәр һәм элемтә белән эш итәргә өйрәтә башладылар. Баганаларга менәргә, чыбыкларны ялгарга, аларны изоляторларга бәйләргә... өйрәндек. Бер айдан сугыш барган Кривой Рогка җибәрделәр, аннан – Новый Бугка. Южный Буг елгасын кичү исемдә, Котовск шәһәре аша җәяү Раздельная станциясенә бардык. Бу станциядән поездлар  төрле якларга китә. Шунда урнаштык, бомбардировщиклар гүләвен ишетәбез. Кешеләр: “Рама, рама!” дип кычкыралар (немецларның бомбовозларын шулай дип йөртәләр). Без далага чаптык. Бомбовозлар станцияне утка тоттылар. Ә станциядә пушкалар һәм танклар... төялгән поезд тора иде.

    Аннан соң фронт белән Львовка – Көнбатыш Украина башкаласына юнәлдек. Львовта безгә көн саен бандеровчылар һөҗүм итте, тынгы бирмәделәр. 15 көннән Польшага хәрәкәт итә башладык, аннан Польша аша Румыниягә... Айлар буе җәяүләп бардык. Әйләнә-тирәдә бар нәрсә җимерелгән, кара күмергә әйләнгән, аеруча шәһәрләрдә. Венгриягә килеп җиттек. Ньиредьхаза шәһәрен хәтерлим – анда каты сугышлар булды. Аннан Будапешт ягына киттек. Дунайны кичтек, әмма дошман каты торды, хәтта гитлерюнг үсмерләре дә. бу 1945 елның апрелендә булды. Елга кичкәндә мине ун метр читтә шартлаган бомба ярчыгы яралады. Өстәвенә контузия. Мине Будапешттан ерак булмаган кыр госпиталенә озаттылар, аннан Ньиредьхазага кайтардылар, анда ярты ай яттым. Җиңү көнен шунда каршыладым.

    Сугыштан соң элемтәче булып эшләдем, Ростов-на –Донуда, Сухумида телефон кабеле суздым, Бакудан Армавирга кадәр телефон линиясе салдым. Без бу линияне бер ел сакладык: ул Мәскәү белән бәйле иде. 1948 елда безне Төмән өлкәсендәге Ишим шәһәренә озаттылар, без анда Төмән-Омск линиясен төзедек, яңа баганалар утырттык.

    1950 елда демобилизацияләндем. Өйгә кайттым: ачлык, ялангачлык, эш юк. Поездга утырдым һәм Ташкентка китәргә булдым, әмма юлда миңа Казахстанның Чу шәһәрендә (хәзер – Шу шәһәре) туктарга киңәш иттеләр. Депога  киттем, кадрлар бүлегенә – паровозга кочегар булып урнашырга теләдем. Миңа слесарьлыкка разряд тапшырырга тәкъдим иттеләр. Поездларда эшләүчеләргә аена 20шәр кг он бирәләр иде, шул чорда менә ул ачлыктан коткарды. Шулай итеп мин өч ел кочегар булып Алма-Атага, Джамбул, Карагандага йөрдем. Безнең Чу станциясе аша тәүлегенә 90шар поезд үтә иде. Машинист ярдәмчесе булырга укыгач заводта маневр поездларында эшли башладым. Ул чакта тормыш җиңел булмады, кыенга туры килде. 55 яшемдә пенсиягә чыккач улымнан үзе янына Габишевога алуын сорадым. Берничә ел элек сугышта катнашучы буларак квартир алдым.

    Миңа алты бала бүләк иткән хатыным Мәсхүдә Кивам кызы белән Чу шәһәрендә таныштым. Хәзер бер улым һәм ике кызым гына исән, сигез оныгым һәм сигез оныкчыгым бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: