Кама ягы
  • Рус Тат
  • Алар үзләрен рәнҗеткән илгә тугры калдылар

    "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә миллионнарча кимсетелгән язмышлар, җитди сәбәпсез атылган, лагерьларга һәм сөргеннәргә җибәрелгәннәр турында хатирәләрне яңарттылар.

    Халыклар атасының каты кулын үзендә татыган кешеләр белән очрашуга район хакимияте һәм социаль хезмәтләр вәкилләре килгән иде. Алар килүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр, сәяси репрессия корбаннары өчен дәүләт күздә тоткан ташламалар турында сөйләделәр.

    Бу көн алдыннан "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре сәяси репрессия корбаннары Лаеш җәмгыяте альбомын төзегәннәр. Анда цифрлар һәм коры фактлар китерелгән, ә алар артында ил тарихы, тулы халык язмышы. Ике альбом сәяси репрессия корбаннары оешмасының мактаулы әгъзалары Мәдинә Сәгыйтова һәм Геннадий Рожковка, берсе -Татарстан пенсионерлары һәм сәяси репрессия корбаннары-инвалидлар иҗтимагый-гуманитар оешма рәисе Рөстәм Хисаметдиновка бүләк ителде.

    Зәйнәп Гыйният кызы Гыйниятова, Сиңгел, биш ул тәрбияләп үстергән герой ана. 1930 елның 29 октябрендә аның әтисен колхозга керүдән баш тарткан һәм Совет хакимиятенә каршы агитация алып баруы өчен кулга алалар. Аның милкен тартып алып өч елга лагерьга озаталар. Ул Архангельскига җибәрелә. 1933 елда әтисеәйләнеп кайта. 1936 елда аны яңадан кулга алалар һәм тагын өч елга хөкем итәләр. Бу юлы партиягә һәм хөкүмәткә яла яккан өчен. 60 яшьлек гаилә башлыгы 1939 елда өенә кайта. 1992 елда реабилитацияләнә.

    Антонина Ивановна Кузина, Лаеш. 1933 елда аның әти-әнисенең бар милкен конфискациялиләр. Өч балалы гаилә землянкада яши. 1937 елда әтисен кулга алалар, ә 1937 елның 28 декабрендә аталар.

    Флера Гыйлаҗ кызы Кәримова, Пәрәү. 1936 елда аның әти-әнисен һәм дүрт баланы Себергә куалар. 1935 елда Флера туа. 1937 елда әтисен яңадан кулга алалар һәм атып үтерәләр.

    Сания Хәмәтхан кызы Фатыйхова, Хәерби. 1930 елда аның бабасы Юсыпов Ситдыйк Гали улын раскулачить итәләр һәм милкен алып Себергә сөрәләр. Әнисе Асияне, сөргеннән саклау өчен, 15 яшьтә кияүгә бирәләр. Бабасы үзенә кул сала. Гаилә Хәербидә кала. Сарайда яши.

    Лариса Александровна Храмова, Лаеш, СССР халык мәгарифе отличнигы. 1937 елда Кировтагы махсус җирлектә туа, аның әти-әниләрен һәм туганнарын анда Ленинград өлкәсеннән куган булалар. Милекләрен тартып алганнар. Лариса Александровнаның әтисен 1937 елда кулга алалар, 1941 елда сугышка эләгә, 1943 елда һәлак була. Сугыш башлангач махсус җирлектә яшәүчеләрнең барысын Марий АССРга эвакуациялиләр, ә 1944 елда товар вагоннарына төяп яңадан Кировка алып кайталар.

    Зәрия Габделхак кызы Фатыйхова, Сиңгел. 1930 елда аның әти-әниләренең милкен конфискациялиләр. Бар гаиләне Уралга Магнитогорскига озаталар. Әнисе тиф белән авырый һәм үлә.

    -Безнең гаиләне Магнитогорскига җибәргәндә миңа бары алты ай була. Анда баракта яшәгәнбез. Миңа яшь ярым булганда әни үлә, - дип сөйли утызынчы еллар вакыйгалары турында Зәрия Фатыйхова. - Әти сөргеннән кача, мине әнинең әниләренә кайтара. Үзе Казанга эшкә урнаша. 1941 елда сугышка китә. Һәм хәбәрсез югала. Әбием вафат булганда миңа алты яшь иде.

    Кызны әле бер, әле икенче туганнары карый. Дүртенче сыйныфны тәмамлауга эшкә йөри башлый.

    -Сугыш елларында яшь булсак та бар үсмер эшләде, - дип сүзен дәвам итә Зәрия Габделхак кызы. - Утын кистек, печән чаптык һәм аны ташыдык, чөнки бернинди техника юк, барысына кул көче. Ярым ач яшәдек. Әгәр басудан башак яки ашлык эләктерә алсаң - яхшы. Басуда калган бәрәңгене, кыргый суган җыйдык.

    Соловьев Геннадий Степанович, Столбище. Әтисен 1941 елда армиягә алалар, сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә эләгә. Әнисе мәктәптә эшли. Аны сайлау алдына куялар: я фамилияне алыштырырга, я эштән китәргә. Ә аның кулында дүрт бала. Гаилә болай да ярым ач яшәгәч, әнисе кыз фамилиясен алырга мәҗбүр була.

    -Безгә бернинди пособие түләнмәде. Ярлы яшәдек. Яз көне өшегән бәрәңге, җәй - алабута җыйдык. Икенче сыйныфтан соң атта эшли башладым. Шулай азапландык, - дип уфтанып искә алды Геннадий Степанович. - Сугыштан соң, Германияне тар-мар иткәч, әтине дә әсирлектән азат итәләр. Шунда ук Коми республикасына шахтага җибәрәләр, ул анда 1955 елга кадәр эшли. Ә без халык дошманы балалары статусы алдык. Абый хәрби училищега укырга керергә теләде, ләкин аны алмадылар. Мин әтине фәкать 1956 елда күрдем. Ул бер вакытта да Сталин турында начар сүз әйтмәде. Мин дә әйтмим. Сез уйлап кына карагыз: 1947 елдан башлап беренче апрельдә бәяләрне төшерә иделәр. Һәм шундый җимереклекләрдән соң! Ә хәзер бәяләр күтәрелә генә. Җитәкче посты алу өчен карьера баскычының һәр бусагасын үтәргә, иң түбәннән күтәрелергә кирәк иде. Мин бүлек агрономыннан башладым, соңрак - совхозның баш агрономы, авыл хуҗалыгы идарәсе агрономы. Хәзер басуларның зур өлеше буш...

    Менә шундый язмышлар. Шундый биографияләр. Әгәр аларның гаиләләрен Сталин репрессияләре читләп үтсә, бу кешеләрнең язмышлары нинди булыр иде, күз алдына китерү кыен. Әмма бер нәрсәне ышанып әйтеп була: барлык хәлләрдә алар үзләрендә кешелеклелек сыйфатларын саклап кала алганнар, үзләренә рәхәт күрсәтмәгән, "лаеш шулпасын" күп татыткан илгә тугры калганнар.

    Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән өлкәннәргә матди бүләк тапшырылды, юбилярларга һәм җәмгыять әгъзаларына истәлек бүләкләре бирделәр. Ә аннан соң бергәләп чәй эчтеләр.

    Чарага килүчеләр аны оештыручыларга игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары, бу фаҗигале датаны онытмаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: