Кама ягы
  • Рус Тат
  • "Халык дошманы"ннан халык ихтирамына

    "Әниебезгә җиденче октябрьдә 90 яшь тула. Ул авыр, тынгысыз тормыш юлы үткән. Бер кайгысыз пионерлар балачагына алмашка коточкыч "халык дошманы кызы" исеме белән караңгыланган яшьлек килә. Аннан соң күпьеллык педагоглык эше һәм үз балаларын, оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләү буенча көндәлек мәшәкатьләр... Инде үзебез олы кешеләр булсак та, без, аның балалары, шушы...

    Бу педагогны лаешлыларның бер генә буыны хәтерләми. Түбәнсетүләр ачысын да, дусларча ярдәмне дә күреп, ул кешеләрне хөрмәтләргә, аларның яхшы якларын бәяләргә өйрәнгән. Мөгаен шуңадыр кешеләр Александра Андреевнаның ихтыяр көчен һәм тәрбиялелеген тоеп аңа тартылалар.

    Александра 1922 елда Емельяновода ишле гаиләдә туа: әти-әниләре ике ул һәм өч кыз үстерәләр. Аның әтисе, Андрей Осипович Прохоров, Лаеш районы җир бүлеге мөдире булып эшли. Авыл җире өчен дәрәҗәсе югары була. Әмма ул заманда нинди дә булса урын биләгән кешеләр өстендә репрессияләрнең куркыныч шәүләсе тора. 1937 елның 29 августында НКВД Андрей Прохоровны революциягә каршы эшчәнлек алып баруда гаепли. ТАССРның югары суды карары белән ул "революциягә каршы оешмада торуы һәм авыл хуҗалыгына зыян китерүче эшчән-леге өчен" бу елларда киң таралган 58 нче маддә буенча 25 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителә.

    "Ул гражданнар сугышында катнашкан, күмәк-ләштерүнең беренче айларында ук колхозга кергән, аның рәисе булган. Аннан соң башка хуҗалыкларга җитәкчелек иткән. Ударник колхозчылар съезды делегаты булган. А.О.Прохоров 1944 елда иректән мәхрүм ителү урыннарында - Архангельск-Котлас тимер юлы төзелешендә вафат була", дип яза 1989 елның 23 декабрь санында "Советская Татария" газетасы. А.Прохоров үз гаебен танымый. Ә 1956 елда Сталин үлеменнән соң аны реабилитациялиләр. Әмма якын кешеләренә карата кырыс гаделсезлек ачысы, "халык дошманы" балаларын эзәрлекләү әле озак вакытлар үзен сиздерәләр.

    Әтисен кулга алганда Сашенькага 15 яшь була. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән аңа мәк-тәптән китәргә туры килә - "халык дошманы" баласына монда урын табылмый. Прохоровлар гаиләсеннән күпләр йөз чөерә. Күпләр, әмма барысы да түгел. Аңа Лаеш сельпосына хисапчы ярдәмчесе булып эшкә урнашырга булышалар. Александр Макарович Сурулев, яшь кызның тырышлыгын күреп аны бухгалтерлык эшенә өйрәтә башлый. Дүрт ай эчендә ул курслар тәмамлый һәм тиздән Лаеш заготконторасындагы хисапчы вазифасын шактый квалификацияле башкара башлый. Һәм язмыш яңадан аңа йөзе белән борыла. Аның эшләгәнен ничектер район мәгариф бүлеге мөдире күрә. Ул аны сәләтле, актив укучы буларак мәктәптән үк белә. Озак уйлап тормастан, ул аңа башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга тәкъдим ясый. Шулай итеп аның педагогик эшчәнлеге башлана. "Тирә-якта яхшы кешеләр күп иде. Шуңа күрә исән калдык та", - дип искә ала Александра Андреевна озак еллар үткәч.

    А.Васильева яхшы укытучы гына түгел, сәләтле укучы да булып чыга. Ул читтән торып педагогика училищесын тәмамлый, аннан соң үз коллегаларыннан өйрәнә, дәресне ничек яхшырак төзү, теге я бу теманы дөрес ачу турында еш кына алар белән киңәшә. Аңа Иске Пританьда да, Кызыл Байракта да, Лаешта да эшләргә туры килә. 1944 елда "Барысы да караучысыз урам балалары белән көрәшкә" өндәмәсе төшерелә һәм Александра Андреевна Лаеш балалар йортына эшкә күчә. Азык-төлек җитмәү балалар белән бергә басуга чыгып өшегән бәрәңге эзләргә мәҗбүр итә. Ул елларда проблемаларның берсе булып педикулез тора. "Балаларның киемнәрен үтүкләгәндә кайнар үтүк астында бөҗәкләр чытырдый иде", - дип искә ала А.Васильева. Балалар йортына яшь, тату педколлектив җыела. О.И.Решетова, Е.Н. Нохратская, Т.М. Ильина аның нигезен тәшкил итәләр.

    Вакыт уза. Александраның үз балалары - кызы һәм ике улы туа, ә ул элеккечә тәүлекләр буе балалар йортыннан кайтып керә алмый. Үз гаиләсенә вакыты калмый, балалары аның күзәтүеннән башка үсәләр. Аларның тәрбиясен кулдан ычкындырудан куркып, А.Васильева Лаеш урта мәктәбенә күчәргә карар итә. Анда 1958 елдан 1973 елга кадәр эшли. Югары белеме булмаган килеш аңа 8 сыйныфка кадәр математика укытуны ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә дә эшчәнлекләре математик белемнәр куллану белән бәйле булган укучылары, ныклы нигез нәкъ менә Александра Андреевна тарафыннан салынган дип саныйлар.

    Миңа анда укырга туры килде. Укытучының ягымлы елмаюы, бер үк вакытта уң һәм сул кулы белән дә имза сала алуы искә төшә. Ул беркайчан да тавыш күтәрмәде, ә дәресләрдә һәрчак эшлекле атмосфера хөкем сөрде. Бу - мәк-тәпнең иң яхшы укытучыларының берсе алып барган яраткан дәресләр иде. Тыйнак, ихтирамга лаек һәм укучылары тарафыннан яратылган укытучының хезмәтен хөкүмәт күпсанлы бүләкләр белән бәяләде. Хәзер Александра Андреевна элеккечә Лаешта яши. Еш кына балалары һәм оныклары аңа кунакка киләләр, ә ул алар белән бик горурлана.

    Әйтеп үтәргә кирәк, А.Васильева - нәселләрендә бердәнбер укытучы түгел. Вера Алексеевна Александрова да әнисе эзләреннән киткән. Аны районның иң көчле математикларының берсе дип саныйлар. А.Васильеваның бертуганы - Бөек Ватан сугышында катнашкан Анна Андреевна да озак вакыт мәктәптә эшли һәм укучыларның, аларның әти-әниләренең һәм коллегаларының ихтирамын казана. Алар өчен педагоглык эшен язмыш үзе сайлаган дияргә була. Һәм ул ялгышмаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: