Корбан гаетенә килүчелөр күп булды

Мөселманнар исламның иң олуг бәйрәмнәренең берсен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Соңгы вакытларда дин юлына аяк басучылар саны артты. Быел да Лаеш мәчете бәйрәм намазына килүчеләрне көчкә сыйдырды.
Бәйрәм кояш чыкканчы ук башланды. Иртәнге алтыда мөселман кардәшләребез иртәнге намазны укыдылар, аннан соң имам-хатыйб Зөфәр хәзрәт Габдуллин җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм вәгазь сөйләде.
-Корбан бәйрәме - рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу, корбан чалу һәм шәфкатьлелек бәйрәме ул. Иң мөһиме Аллаһы Тәгаләгә ышану, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманлылык асылы булып тора. Безнең районда төрле милләт халкы яши һәм аларның барысы - безнең күршеләр. Исламда күршеләр белән дус, тату яшәүгә зур игътибар бирелә. Корбан бәйрәме бар кеше өчен бәйрәм булсын, - имам-хатыйб үз чыгышын шундый сүзләр белән тәмамлады.
Котлауларга "Мөхәммәдия" мөселманнарның югары мәдрәсәсе ректоры Зөлфәт Габдуллин да кушылды. Ул дин тотучыларның ислам кануннары буенча яшәүләрен, барысына тынычлык һәм имин тормыш, һәр йортта, һәр гаиләдә муллык, җан тынычлыгы булуын теләде.
-Корбан бәйрәме дини йола - Мәккәгә хаҗ кылуның бер өлеше булып тора һәм 3-4 көн дәвам итә. Дин тотучыларның барысы да хаҗ кыла алмый, әлбәттә, шуңа күрә ислам кануннары йоланың бер өлешен мөселманнар булган һәр урында башкаруны таләп итә, - дип сүзне дәвам итә имам-мөхтәсиб Равгат хәзрәт Гатауллин. - Гадәт буенча бу көнне корбан чалалар. Аның канының беренче тамчысы белән гөнаһлар кичерелә, дип санала. Корбан чалган мөселманның сый-хөрмәте мулдан булырга тиеш, мохтаҗлар һәм фәкыйрьләрне ашату мәҗбүри.
Әтиләре белән мәчеткә балалар да килгән иде. Алар зурлар белән бергә догалар укыдылар, имам вәгазьләрен тыңладылар. Аннан соң гает намазы булды, ул бәйрәм йоласы. Мөмкинлеге булганнар сәдакалар өләштеләр. Бу көнне эшмәкәрләрнең күбесе үзләреннән өлеш кертте.
-Безнең гаилә ел саен корбан чалырга тырыша, без аны үзебезнең якын туганнарыбызга атыйбыз. Бу гадәткә керде инде, - дип сөйли мәчеткә йөрүче Нәкыя Билалова. - Иң күңеллесе - туганнарга, якыннарга, мохтаҗларга корбан ите өләшү. Мин бәйрәм белән күп кешеләрне котлыйм. Без ислам дине буенча яшәргә тырышабыз, ураза тотабыз, бәйрәмнәрдә догалар укыйбыз. Бүген таба ашлары да пешерәм, туганнарымны чакырам.
Намаздан соң мәчеткә килүчеләр өйләренә таралдылар, бәйрәмне гаиләләре һәм якын кешеләре белән дәвам иттеләр. Бу көнне күңелле мәшәкатьләр күп булды: очраган кешеләрне сәламләү, танышларны һәм таныш булмаганнарны бәйрәм белән котлау, ятимнәр һәм мохтаҗларны сөендерү, вафат булган якыннарның каберләренә бару һәм Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.5400
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.7300
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.9700
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.22600
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.24600
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы26100
-
18 май 2022 - 15:12Безнең укучылар – чиста урманнар яклы Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.39400
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.39100
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладыларБөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.38800
-
17 май 2022 - 15:16Безнең гандболчылар Идел буе лидерлары өчлегенә керде Лаеш техник-икътисад техникумы гандболчылары командасы гандбол буенча Россия чемпионатында Идел буе зонасында өченче урын алды.39400
-
18 май 2022 - 15:12Безнең укучылар – чиста урманнар яклы Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.39400
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.39100
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.38800
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы26100
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.24600
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.22600
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.9700
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.7300
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.5400
-
17 май 2022 - 11:14Лаеш районы мәктәпләре Ак Барс Банкыннан бүләккә ноутбуклар алды Мәгариф идарәсендә Лаеш мәктәпләре директорларына тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.4900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика