Кама ягы
  • Рус Тат
  • Пенсия фонды аңлатма бирә

    Күп балалы әниләргә пенсия вакытыннан алда бирелә

    2019 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясенең пенсия билгеләү һәм пенсия түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2018 ел 3 октябрьдәге №350 законы гамәлгә керде.

    Кабул ителгән законга ярашлы төстә 3 һәм 4 бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләп үстергән  хатыннарга шул тәртиптә 57 һәм 56 яшь тулгач хезмәт стажы 15 елдан ким булмаганда картлык буенча иминият пенсиясен алдан билгеләү хокукы күздә тотыла, индивидуаль пенсия коэффициенты күләме күчү нигезләмәләрен искә алып билгеләнә. 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган әниләргә пенсия 50 яшьтән түләнү хокукы саклана.

     

    Күп балалы аналарга пенсия алдан бирелә

    3 бала            57

    4 бала            56

    5 бала            50

    Өч яки дүрт баласы булган аналарга алдан пенсия билгеләүгә яңа ташламалар “йоклаучы” дип атала, чөнки гадәти иминият пенсиясенә хокук “күп балалы” алдан пенсиягә караганда алданрак барлыкка килә. Мәсәлән, агымдагы елда картлык буенча иминият пенсиясе 55 яшь тә 6 айдан, ә 2010 елда 56 яшь тә 6 айдан билгеләнергә мөмкин. Шуның белән бергә дүрт бала тапкан һәм үстергән хатыннар өчен пенсия яшен киметү буенча ташлама 2020 елдан эшли башлый, ә өч балалы әниләргә 2021 елдан.

     Тулырак мәгълүмат Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: