Кама ягы
  • Рус Тат
  • Пенсия фонды искәртә

    Балагызга иминият таныклыгы алырга онытмагыз! Мәҗбүри пенсия иминияте кагыла торган һәр граждан мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлергә һәм шәхси лицевой счетының иминият номерына - СНИЛСка ия булырга тиеш. "Балалары 14 яшькә җитмәгән балаларның әти-әниләре балалары өчен индивидуаль счетның иминият номерын бала туу турында таныклык яки паспорт белән яшәү урыны буенча...

    Балагызга иминият таныклыгы алырга онытмагыз!

    Мәҗбүри пенсия иминияте кагыла торган һәр граждан мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлергә һәм шәхси лицевой счетының иминият номерына - СНИЛСка ия булырга тиеш.

    "Балалары 14 яшькә җитмәгән балаларның әти-әниләре балалары өчен индивидуаль счетның иминият номерын бала туу турында таныклык яки паспорт белән яшәү урыны буенча ПФРның клиентлар хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп ала ала", - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге управляющие Эдуард Вафин.

    Шулай ук бала тууны дәүләт теркәве турында мәгълүматлар гражданлык хәле актларын язу органы тарафыннан ата-ананың берсенең теркәлү урыны (прописка) буенча Пенсия фондының территориаль органына тапшырыла. Теркәлү (прописка) урыны буенча яшәмәгән очракта әти-әниләренең чынлыкта яшәү урыны буенча иминият таныклыгы алу максаты белән балага документлар рәсмиләштергәндә Татарстан Республикасының теләсә кайсы яшәү адресын атарга мөмкин. Мәҗбүри пенсия иминиятенең әзер иминият таныклыгын сез 10 көннән соң яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсеннән ала аласыз.

    Балаларга, шул исәптән яңа туганнарга СНИЛС бирү алар тарафыннан түбәндәге хокукларны гамәлгә ашыру зарурлыгы белән бәйле:

    -тууга ук социаль хезмәтләр һәм ташламалар алуга, шул исәптән медицина хезмәте күрсәтү өлешендә дә;

    -дәүләт социаль ярдәмен үз вакытында алуга;

    -вафат булган иминиятләнгән затның варисы сыйфатында пенсия туплаулары акчаларын мираска алуга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: