Кама ягы
  • Рус Тат
  • Пенсия туплаулары турында нәрсәләр белү мөһим

    Мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында формалашкан пенсия туплаулары акчасы граждан вафатыннан соң аның варисларына бирелә. Һәр граждан алдан ук әлеге хокукны кемгә билгеләве турында хәл итә һәм бу хакта пенсия фондына гариза бирә ала. Әгәр кеше исән чакта моны эшләмәсә, хокукны закон буенча туганнары ала. Беренче чиратта балалары, шул исәптән уллыкка,...

    Мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында формалашкан пенсия туплаулары акчасы граждан вафатыннан соң аның варисларына бирелә.

    Һәр граждан алдан ук әлеге хокукны кемгә билгеләве турында хәл итә һәм бу хакта пенсия фондына гариза бирә ала. Әгәр кеше исән чакта моны эшләмәсә, хокукны закон буенча туганнары ала. Беренче чиратта балалары, шул исәптән уллыкка, кызлыкка алганнары да, ире яки хатыны һәм әти-әнисе (балалыкка алучылар); икенче чиратта - абый-энеләр, апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар.

    Пенсия туплауларын алу өчен вафат булган гражданның хокуклысына үлгән көннән алты ай эчендә шәхсән, почта яки вәкил аша пенсия фондына мөрәҗәгать итү сорала. Моның өчен туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы һәм шәхси саклаудагы документларны күрсәтү кирәк.

    Тулырак мәгълүматны пенсия фондының Лаеш районы идарәсендә алырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: