Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кама өстендә кыңгырау чыңы яңгырады

    28 июльдә Россиядә Русьның христиан динен кабул иткән көнен билгеләп үттеләр. Алексеевск район үзәге өчен бу көн истәлекле: 300 ел элек монда беренче православие чиркәвенә нигез салына. Шуңа күрә "Алексеевск кыңгырау чыңлары" Х юбилей кыңгырау кагу фестивале ачылуның нәкъ әлеге шимбәгә туры килүе очраклы түгел. Үзенең әһәмияте һәм масштабы буенча...

    Фестивальдә катнашучыларны һәм араларында шактый гына лаешлылар да булган күпсанлы кунакларны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. "Мондый бәйрәм бик мөһим һәм кирәк дип саныйм, бигрәк тә күп милләтләр һәм конфессияләр тыныч һәм аңлашып яшәгән Татарстан өчен", - диде ТР Президенты. "Кешеләр монда кыңгырау кагарга гына түгел, ә рухи бергәлектән ләззәт алырга җыелдылар", - дип билгеләп китте Анастасий. Митрополит Татарстанның имин җирендә православиелеләр һәм мөселманнарның дус һәм аңлашып яшәвен, ходай аларга гомерне нинди максаттан биргән булса, шуңа омтылуларын теләде. Анастасий Татарстан җитәкчелегенә һәм Р.Миңнехановка республикада православие чиркәвенә күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт әйтте.

    Фестивальнең ике көнлек программасы бик тыгыз иде. Аңа фольклор бию һәм җыр ансамбльләре чыгышлары, халык һөнәрчелеге ярминкәсе, танылган җырчы һәм музыкантлар концерты һәм, табигый ки, Ярославль, Екатеринбург, Уфа, Сыктывкар, Ставрополь, Оренбург һәм Россиянең һәм якын чит илләрнең башка шәһәрләре гыйбадәтханәләреннән килгән 29 атаклы кыңгырау кагучы чыгышы керде. Аларга күчереп йөртелүче чаң манарасында да, Воскресение Христово гыйбадәтханәсендә дә чаң кагарга туры килде. Гыйбадәтханәгә 12 чаң урнаштырылган, аларның өчесе - нечкә тавышлы чыңлаучы чаң, алтысы - альт һәм өчесе зур благовест. Өч тонналы чаң-благовест үзенең зурлыгы һәм түбән яңгырашы белән шаккатырды.

    Чаң кагучыларның оста кулларына буйсынып кыңгыраулар җырлады. Иң яхшы останы, иң яхшы чаң кагучылар мәктәбен аерып алу мөмкин түгел иде. Сергиев Посадтан Егорий Стрельников, Алексеевскидан Ксения Плеханова, Ярославльдән Ольга Синюшкина әлеге борынгы уен коралларында искиткеч матур уйнадылар. Зур сәхнәдә җырчылар, биючеләр, музыкантлар чыгыш ясады. Волжск казак гаскәренең Спас станицасы казаклар хоры, МГУК доценты, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, мәскәүле Ирина Леонова, халык музыкасы фестивальләре лауреаты, 14 яшьлек Владимир Ненастин һәм башка бик күпләрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

    Этно-мәдәни рус компонентлы 75 нче Казан гимназиясе укытучысы, ТР һөнәрчеләр палатасы әгъзасы Ирина Клюкина "Алексеевск кыңгырау чыңнары" фестиваен - җан өчен бәйрәм дип саный. Ул Никольский Каравоннарының даими катнашучысы, шунлыктан аның чагыштырыр әйбере бар. "Әгәр өч ел элек без бу фестивальдә бердәнбер диярлек һөнәрчеләр булсак, хәзер инде "Һөнәрчеләр шәһәрчеге" сизелерлек киңәйде, - дип үз хисләре белән уртаклаша ул. - Бер яктан, бу куанычлы, ә икенче яктан - көенечле, чөнки һөнәрчелек продукциясе урынына халыкта "ширпотреб" дип аталган продукция күбәйде. "Һө-нәрчеләр шәһәрчеге" әкренләп "Вьетнам базарына" әйләнә бара". Лаештан килгән тал чыбыгыннан әйберләр үрүче Игорь Бурмистров та аның белән килешә: "Кытай товары белән сату итүче күп кенә алыпсатарлар барлыкка килде. Ә бит оста куллы кешеләрнең, һөнәрчеләрнең иҗади эшләрен күрәсе килә". Сүз уңаеннан, мондый күренеш "Каравонда" да күзәтелә.

    Үзләренә ошаган сувенирларны сайлап алып, фестиваль кунаклары яңадан гыйбадәтханә янына җыелдылар. Ә аның биек манарасыннан чиркәү чаңнарының искиткеч тавышы яңгырый иде. "Әлеге тавышны ишетеп нинди йөрәк кенә битараф калыр икән? Күпме әхлакый һәм яшәү көче бирә ул күңелгә!" - дип алып баручылар тавышы яңгырады. Алексеевск гыйбадәтханәсенең өч гасыр элек кабынган шәме хәзер якты яна, игелек һәм мәхәббәтне танып белү юлын яктырта.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: