Кама ягы
  • Рус Тат
  • Чиркәү хоры осталары күкне җиргә якынайттылар

    София иконасы бәйрәмендә "Небо на земле" икенче төбәкара дини музыка фестивале София соборы түбәсе астына дингә ышанучыларны гына җыеп калмады. Лаешка югары класслы чиркәү җыры осталары еш килми, шунлыктан лаешлыларның дини музыка дөньясында буласылары килү аңлашыла.

    Әйтәләр бит: икона - буяулардагы дога, гыйбадәтханә - таштагы дога, ә чиркәү җырлары - авазлардагы дога. Чиркәү җырлары үткән белән киләчәкне, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләре белән хәзерге кешенең рухи культурасын тоташтыручы күпергә әверелә. Мөгаен, шуңадыр гыйбадәтханәдә чәчләре чаларган өлкән кешеләрне дә, тартынып кына яулыкларын җайлаштыручы яшь кызларны да, кызыксынып иконалар караучы сабыйларны да күрергә була иде.

    Фестиваль Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий фатихасы белән үтте. Аның исеменнән кунаклар һәм катнашучыларны шәһәрнең (Казан) Изге Кизик ирләр монастыре башлыгы игумен Пимен сәламләде.

    -Чиркәү җырлары - чиркәү тормышы нигезләренең берсе, - дип билгеләп үтте ул. - Һәм гыйбадәтханәгә керүче кеше иң беренче чиратта җырларның тирән мәгънәсе һәм моңына шакката. Аңа сокланган күпләр бөтенләйгә безнең гыйбадәтханәдә кала. Фестивальдә катнашучылар бүген үзләренең дини иҗатлары җимешләрен тәкъдим итәрләр.

    Игумен Пимен София соборы башлыгы Алексей атакайга чиркәү җырлары турында кайгырткан өчен ходайдан ярдәм сорады. Владыка һәм шәхсән үзе исеменнән ул фестиваль үткәрү инициативасын төрле яклап хуплаучы район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерде.

    -Инде гадәткә кергән фестивальнең чикләре киңәячәк. Аның статусы үсә һәм әлеге бәйрәмнең әһәмияте арта, - диде катнашучыларга һәм тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Михаил Афанасьев. Сәламләү сүзендә ул митрополит Анастасийга фестивальне яклаган өчен рәхмәт әйтте һәм коллективларга "үз иҗатларын бөтен матурлыгы белән ачуларын, ә тамашачыларга дини музыка матурлыгы һәм көченнән тәм табуларын" теләде.

    "Небо на земле" фестиваленең асылын Лаеш районы дин башлыгы протоиерей Федор ачып бирде. Аның сүзләре буенча, дини культура һәрчак православие динен тотучы кешенең рухи тормышында аерым урын алып тора, чөнки анда уникаль православие гореф-гадәтләрен формалаштырган дистәләрчә буынның биниһая зур тәҗрибәсе тупланган. Югары рухи һәм әхлакый кыйм-мәткә ия күпсанлы әсәрләр булдырылган. "Күп вакыт дини музыка дигәндә гыйбадәт вакытында башкарыла торган әсәрләр генә күздә тотыла. Бу һәрвакыт та алай түгел, - дип үз фикерен белдерә протоиерей Федор. - Әгәр киңрәк алып карасак, изге китаплар уку нәтиҗәсендә туган бик күп сандагы дини әсәрләр күрербез. Фестивальнең максаты - чиркәүгә йөрүче һәм гыйбадәт вакытында гыйбадәт кылучы дин тотучыларның гына түгел, ә православиедә беренче адымнарын ясаучыларның да игътибарын җәлеп итү". Фестиваль инициаторы - София соборы регенты Елена анакай исеменә аерым сүзләр әйтелде.

    Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаештан җиде коллектив һәм солист Надежда Малыванова (Самара) чыгышыннан онытылмаслык тәэсирләр калды. Ышану һәм Ходайга ялваруны бик нечкә тою хисе белән бергә югары музыкаль зәвыкка ия булып кына тыңлаучылар йөрәгенә үтеп керә алырлык нәфис тукыма булдырырга мөмкин. Богородица монастыреның ирләр хоры (Казан, җит. Денис Рогов) чыгышы тыңлаучылар күңелен яулады. Гыйбадәтханәдә Надежда Малыванова тавышы искиткеч матур яңгырады. Гөслә тавышы астында аның укуында яңгыраган шигырьләр бар төсмерләр җыелган букетны хәтерләтте, матурлыкның кабатланмас образын тудырды.

    Чиркәү коллективлары башкаруында Ходай ярдәменә һәм мәрхәмәтенә өметләнүне дә, диңгез стихиясенең үсә барган куәтен дә ишетергә була иде. София соборының "Благовест" дини музыка ансамбле (Лаеш, җит. Елена Калиткина) тавышы яңгырашы көчле тәэсир ясады.

    Дин тотучыларның йөзләре ул көнне гаҗәеп матур яктылык белән балкыды. Җыр белән рухланып өйләренә таралганда алар үзләренә дини музыка белән аралашу бүләк иткән һәркемгә рәхмәтле булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: