Кама ягы
  • Рус Тат
  • Проектның нәтиҗәлелеген вакыт күрсәтер

    Узган җомгада булган киңәшмә Усады һәм Боровое Матюшино авылларының шәхси секторында шәхси чүп контейнерлары урнаштыруга кагылышлы яңалыкларга багышланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев җитәкчелегендә ике авыл җирлеге, бакчачылык ширкәтләре, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, полиция, ТКХ вәкилләре "Орловка полигоны" ЧҖҖ директоры Андрей Усовның пилотлы проектны яклап китергән дәлилләрен...

    А.Усов билгеләп үткәнчә, чүп җыю һәм чыгаруның мондый системасы Татарстанда әле булмаган. Шуңа охшаш система Буада, Макаровкада кулланыла, әмма тәкъдим ителгән пилотлы проект камилрәк. Ул Көнбатыш Европа илләрендә һәм Америкада инде күптән гадәткә кергән системага охшаш. Аның асылы - шәхси исәп системасы кертүдә.

    Һәрбер йорт хуҗасы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешү төзи, аңа магнитлы стикеры булган җыйнак шәхси чүп контейнеры бирәләр. 120 литр сыешлы контейнер тулуга (хуҗа теләге белән - иртәрәк тә мөмкин), аны капка төбенә чыгарып куялар. Билгеле бер график буенча чүп җыючы машина авыл буйлап үтә һәм контейнерлардагы чүпне җыя. Бу вакытта чүпнең авырлыгын белү өчен контейнерлар үлчәнә, сканер әлеге контейнер хуҗасы турында мәгълүматны укый һәм аны исәп-хисап үзәгенә тапшыра. Әгәр хәзерге вакытта шәхси йорт хуҗалары калдыклар күләменә бәйсез рәвештә норматив буенча түләсәләр, проект гамәлгә кергәч исә түләү бары тик факт буенча гына булачак. Каты көнкүреш калдыкларының килограммы бер сум 90 тиенгә төшәчәк.

    Әлеге яңалыкның плюслары нидә? Беренчедән, һәркем үзе өчен генә түли, шуңа күрә "каты көнкүреш калдыклары чыгару" графасы буенча чыгымнарны киметү мөмкинлеге ала. Мәсәлән, чабылган печәнне, бәрәңге сабакларын һәм башка биокалдыкларны компост чокырына сала барырга мөмкин. Икенчедән, кемдер өчен түләргә кирәк булмаячак - ялгыз кеше-ләрнең чүпне ишле гаиләгә караганда сирәгрәк чыгаруы аңлашыла. Өченчедән, күпсанлы дача хуҗалары яшәгән урыннарда да тәртип урнаштырылачак, алар да үз шәхси контейнерын булдырырга мәҗбүр булачаклар.

    Монда җыелганнарның "Орловка полигоны" җитәкчесенә берничә соравы туды. Аерым алганда, җәмәгать контейнерларын нинди язмыш көтә: аларны калдырыргамы, әллә алыргамы? Зур күләмле калдыклар белән нишләргә: һәр йорт хуҗасы аларны капка төбендә калдырамы, әллә аларны җыю өчен бер-ике уртак мәйданчык оештыру яхшырак булырмы? Зур күләмле каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга гариза бирү өчен телефон номерларын контейнерларга ябыштыру тәкъдиме кызыклы булды. Җыелган кешеләрнең күбесе җәмәгать контейнерлары урнаштыруга каршы чыктылар, алар шәхси контейнерлар белән чикләнергә тәкъдим итте.

    Андрей Усов авылларның картасын сорады: "Безгә төгәл исемлек кирәк, шул исәптән дача хуҗаларыныкы да. Мондый мәгъ-лүмат булганда без инде якын арада пилотлы проектны гамәлгә кертү буенча эш башлый алабыз". Барлык кирәкле мәгълүматны Лаеш районы порталында урнаштырачаклар, һәр йорт хуҗасы проектны тасвирлаган листовка алачак. Орловка полигоны җитәкчесе проект гамәлгә кергәнче авыл халкының фикере тикшереләчәк, хәл даими рәвештә анализланачак, проблемалар ачыкланачак, дип берничә мәртәбә ассызыклады. "Әгәр хәл начарланса, халык теләге буенча иске схемага кире кайтачакбыз",- дип ышандырды А.Усов.

    Әлеге проектны экологик дип атап була. Ул каты көнкүреш калдыклары чыгаруның шәхси исәп системасын кертүгә генә кайтып калмый, ә торак пунктлар урамнарын чистарак итүгә дә хезмәт итә. Яңалыкның мөһимлеген тагын шул да раслый: пилотлы проектның киләчәк язмышы турында мәсьәлә Татарстан президенты дәрәҗәсендә карала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: