Кама ягы
  • Рус Тат
  • Банкротлык куркынычы иң соңгы чаралар кулланырга мәҗбүр итте

    Без, кулланучылар арасында иң еш сөйләнелә торган мәсьәлә азык-төлек продуктларына бәя турында. Агымдагы көздә сөйләр сүз бар. Сатып алу базарындагы хәбәрләр соңгы арада кәефне күтәрми. Ә октябрь аенда йомыркага бәяләрнең ике тапкыр күтәрелүе яхшы киләчәккә өметне бөтенләй юкка чыгара. Без моны товар җитештерүчеләрнең чираттагы сүз куешуы дип уйлыйбыз. Алар үзләре...

    Без, кулланучылар арасында иң еш сөйләнелә торган мәсьәлә азык-төлек продуктларына бәя турында. Агымдагы көздә сөйләр сүз бар. Сатып алу базарындагы хәбәрләр соңгы арада кәефне күтәрми. Ә октябрь аенда йомыркага бәяләрнең ике тапкыр күтәрелүе яхшы киләчәккә өметне бөтенләй юкка чыгара. Без моны товар җитештерүчеләрнең чираттагы сүз куешуы дип уйлыйбыз. Алар үзләре бәяләрнең шулай күтәрелүен нәрсә белән аңлаталар?

    Хөрмәт белән сезнең даими укучыгыз Наталья Герасимова.

    Газетабызга килгән сорауга "АК Барс" ПКның Лаеш филиалы директоры (элеккеге "Юбилейный" СХП ААҖ) Ришат Хисмәтуллин җавап бирә.

    -Килешәм, озак вакыт иң аз тәэмин ителгән гражданнар өчен дә бәяләре кулай булган йомыркага бәя арту күңелле сюрприз түгел. Товар җитештерүчеләрне мондый чарага барырга җитештерү зарурлыгы мәҗбүр итте. Соңгы елларда аграрийларны начар һава шартлары эзәрлекли диярсең. Соңгы дүрт елда ашлык җыеп җиткермәү бөтен Россия буенча аның запасы кимүгә китерде. Моның нәтиҗәсе буларак бәяләр кискен үсте. Узган җәйдә фураж ашлыкның килограммы өчен бәяләр ике тапкыр диярлек, 6 сумнан 11 сум 50 тиенгә кадәр артты. Бәяләрнең болай күтәрелүенә кошчылар бөтен ил күләмендә кошларның баш саны кимү белән җавап бирделәр. Кошларның баш санын саклап калырга теләүчеләргә банкротлык куркынычы янады. Җәй буе диярлек безнең кошчылык комплексы зыянга эшләде. Йомырка җитештерүдә товар җитештерүчеләр көн саен миллион ярым сумнан артыграк акча югалттылар. Санап карагыз: бер йомырканың бәясе 1 сум 70 тиен, үзкыйммәте - 2 сум 80 тиен. Аерманы һәр көнне җитештерелә торган йомырка санына тапкырлагыз. Яңа инвестор килгәч аны җитештерү күпкә артты - тәүлегенә 1,5 миллион данәгә кадәр. Мондый икътисади хәлдә безгә банкротлык куркынычы янады. Ә җитештерүне туктату республиканы йомырка кебек кыйммәтле продукциядән мәхрүм итү булыр иде. Чөнки бүгенге көндә безнең предприятие - республикада гына түгел, бар Идел буенда да иң эре кошчылык хуҗалыкларының берсе. Әмма без җитештерүнең элекке күләмен саклап калу максаты куйдык. Безне район башлыгы Михаил Афанасьев яклады, аның аркасында яңа инвестор килде һәм комплекста эшләр алга китте. Без элекке кошларны тулысынча диярлек югары продуктлы яшь тавыкларга алыштыра алдык һәм җитештерүнең яңа дәрәҗәсенә чыктык.

    Бәяләр күтәрелүгә килгәндә, бүген беренче категорияле дистә йомырканың сату бәясе 44 сум, сайланганыныкы - 50 сум. Төргән өчен тагын 6-7 сум. Ләкин, бәя үсүгә карамастан, продукциягә сорау тотрыклы кала. Бу ел фасылы белән бәйле: көзен һәм кышын халыкның йомырка куллануы арта. Бәя сәясәте буенча нәрсә дә булса фаразларга алынмыйм. Барысы да азыкка бәягә бәйле булачак. Әлбәттә, кышын ул арзанаймаячак. Ә йомырканың үзкыйммәтендә азыкка чыгымнар иң зурысы - 65-69 процент. Бар өмет дәүләттә, әгәр ул чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алып товар җитештерүчеләргә ярдәм итсә, бәяне төшерү ихтималы бар. Һәм без моны һичшиксез эшләячәкбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: