Кама ягы
  • Рус Тат
  • Проблемаларны бергә хәл итәбез

    Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм Лаеш башкарма комитеты хезмәткәрләре белән үзара салымга бәйле мәсьәләләрне тикшерде. Ул мәктәпләр педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең шәһәребезне үстерүгә үз олешләрен кертүләрен билгеләп үтте. Районның ун торак пунктында яшәүчеләр үзара салым акчасын 100 процент түләгәннәр. Татар Сараланында аны ике...

    Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм Лаеш башкарма комитеты хезмәткәрләре белән үзара салымга бәйле мәсьәләләрне тикшерде.

    Ул мәктәпләр педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең шәһәребезне үстерүгә үз олешләрен кертүләрен билгеләп үтте. Районның ун торак пунктында яшәүчеләр үзара салым акчасын 100 процент түләгәннәр. Татар Сараланында аны ике атнада җыйганнар, балалар мәйданчыгы ясарга ниятлиләр. Державино, Чирпы, Атабай, Татар Янтыгыһәм башка авылларбуэштә актив катнаша.Программадаикенчетапкыр катнашучылар аның нәтиҗәсе булуга ышандылар. Мәсәлән, Комлы Ковалида 1 миллион 120 мең сум акча җыйдылар. Узган елда зиратны төзекләндерделәр, быел аңа юл салачаклар.

    -Шуны да онытмагыз, без подрядчы табарга тиеш. Ә моны шактый вакыт таләп иткән аукцион үтеп кенә эшләп була,- дип кисәтә Илгизә Тимершина. - Шуңа күрә акча җыюдан ремонт эшләре башланганчы бер айлап вакыт үтә. Ремонт эшләрен көзгә кадәр сузарга ярамый.

    Авылларыбыз һәм шәһәребезнең күп проблемаларын фәкать бергә хәл итә алабыз. Безнең яшәеш сыйфатыбыз безнең һәркайсыбыз катнашуына бәйле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: