Кама ягы
  • Рус Тат
  • Прокуратура – халык мәнфәгате сагында

    Гражданнар хокукларын яклау һәм законнар үтәлешен контрольдә тоту -прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлеше. Әгәр закон бозыла икән, аның хезмәткәрләре бозучының вазыйфасына һәм чинына бәйсез төстә кирәкле чаралар күрәләр. Лаеш районы прокуратурасына гражданка Г. суд приставларының Лаеш бүлеге суд приставының законсыз гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, ул гариза бирүченең...

    Гражданнар хокукларын яклау һәм законнар үтәлешен контрольдә тоту -прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлеше. Әгәр закон бозыла икән, аның хезмәткәрләре бозучының вазыйфасына һәм чинына бәйсез төстә кирәкле чаралар күрәләр.

    Лаеш районы прокуратурасына гражданка Г. суд приставларының Лаеш бүлеге суд приставының законсыз гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, ул гариза бирүченең банк счетыннан түләтүче банк файдасына кредит бурычын түләттергән. Суд башкаручысы суд карарын үтәргә булган. Әмма әлеге акчаларның гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, түләттерү тыелган алимент булуын исәпкә алмаган.

    -Суд приставларының Лаеш районы бүлеге начальнигы исеменә бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирдек. Шулай ук суд приставы-башкаручысын дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттек, - дип аңлата прокурор ярдәмчесе Владимир Тасаков. - Күрсәтмә каралу стадиясендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: