Һәр көнне яхшылык эшләгез

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәптә булганда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев шундый үгет-нәсихәт бирде. Район башлыгы интернат тәрбияләнүчеләре янына "Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында барды. Бу уку йортын хаклы төстә уникаль дип атарга була. Анда бар Татарстаннан 100 дән артык бала укый. Михаил Павлович...
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәптә булганда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев шундый үгет-нәсихәт бирде.
Район башлыгы интернат тәрбияләнүчеләре янына "Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында барды. Бу уку йортын хаклы төстә уникаль дип атарга була. Анда бар Татарстаннан 100 дән артык бала укый. Михаил Павлович уку сыйныфларында, дәресләрдә булды һәм балалар белән аралашты. Кайбер укучыларның әти-әниләренең, хәтта әби-бабаларының да шушы мәктәп стеналарында белем алуы ачыкланды.
-Яхшы укыгыз, монда бирелгәннәрнең иң яхшыларын үзегезгә алыгыз, үз-үзегезне үстерегез, - диде Михаил Афанасьев балаларга.
Район башлыгы мәктәп укучыларының берсе, Михаил Павлович өчен дуска әйләнгән Роман Федоров (фотода) белән күрешергә дә вакыт тапты. Алар инде берничә ел танышлар һәм бер-берсен яхшы иптәшләр кебек каршы алдылар. Михаил Афанасьев Романы туган көне белән котлады, аңа торт бүләк итте һәм Яңа елда да аның янына килергә вәгъдә бирде.
Аннан соң район башлыгы мәктәп укучылары мөстәкыйль төстә кыяр, помидор, кабак һәм хәтта карбыз үстерә торган теплицаны карады. Михаил Павлович интернат тәрбияләнүчеләре хезмәт сөючән кешеләр булып үсәчәкләр дип билгеләде.
Белем бирү учреждениесендә булганнан соң ул җаваплы органнарга кирәкле йөкләмәләр бирде һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус спорт мәйданчыгы төзелешен финанслау үтенече белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән мөрәҗәгать итәчәген вәгъдә итте. Үз визитын йомгаклап район башлыгы интернат мәктәпкә бүләк тапшырды һәм укучыларның киләчәктә мохтаҗлар өчен терәк булуларын теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 15:47Сокурыда мәчет территориясендә чишмә ачылды Сокурыда “Юлчы” мәчете территориясендә “Чишмә” (“Родник”) проекты кысаларында чишмәне тантаналы ачу булды.13900
-
9 август 2022 - 13:04Мәскәү хәйриячеләре лаешлылар янында Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр янында Мәскәү хәйриячеләре кунакта булды.15300
-
9 август 2022 - 10:17Бозучыларга 2шәр мең сум штраф салдылар Лаеш районы башкарма комитетында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.17700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.3300
-
8 август 2022 - 15:39Серафим Солодовников- Россия укучыларының җәйге ХI Спартакиадасы призеры Державинода яшәүче Серафим Солодовниковның РФ мәктәп укучылары Спартакиадасында җиңел атлетика буенча җиңүе – ярышлар сезонын яхшы төгәлләү ул.32600
-
8 август 2022 - 13:11Илдус Зарипов: “Монда бәхет булачак!” “Яңа Сокуры” коттедж поселогында мәчеткә нигез ташы салынды.34300
-
8 август 2022 - 10:09Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!” Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!”36300
-
7 август 2022 - 13:19Җиңүчеләргә призлар тапшырылды “Көпчәкле җәй” конкурсы лидерлары һәм финалда катнашучылар призлар һәм мактау бүләкләре алдылар.51700
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
7 август 2022 - 15:54Суда ял иткәндә иминлекне саклагыз2022 ел җәй сезоны дәвамында 50гә якын кеше су коенганда йөзеп чыга алмады.48800
-
7 август 2022 - 10:59Гыйбадәтханә дин тотучылар исәбенә төзелде Сүзебез кешенең могҗизалар тудыруга сәләтле ышану көче һәм куәте турында.53400
-
7 август 2022 - 13:19Җиңүчеләргә призлар тапшырылды “Көпчәкле җәй” конкурсы лидерлары һәм финалда катнашучылар призлар һәм мактау бүләкләре алдылар.51700
-
7 август 2022 - 15:54Суда ял иткәндә иминлекне саклагыз 2022 ел җәй сезоны дәвамында 50гә якын кеше су коенганда йөзеп чыга алмады.48800
-
8 август 2022 - 10:09Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!” Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!”36300
-
8 август 2022 - 13:11Илдус Зарипов: “Монда бәхет булачак!” “Яңа Сокуры” коттедж поселогында мәчеткә нигез ташы салынды.34300
-
8 август 2022 - 15:39Серафим Солодовников- Россия укучыларының җәйге ХI Спартакиадасы призеры Державинода яшәүче Серафим Солодовниковның РФ мәктәп укучылары Спартакиадасында җиңел атлетика буенча җиңүе – ярышлар сезонын яхшы төгәлләү ул.32600
-
9 август 2022 - 10:17Бозучыларга 2шәр мең сум штраф салдылар Лаеш районы башкарма комитетында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.17700
-
9 август 2022 - 13:04Мәскәү хәйриячеләре лаешлылар янында Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр янында Мәскәү хәйриячеләре кунакта булды.15300
-
9 август 2022 - 15:47Сокурыда мәчет территориясендә чишмә ачылды Сокурыда “Юлчы” мәчете территориясендә “Чишмә” (“Родник”) проекты кысаларында чишмәне тантаналы ачу булды.13900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.3300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика