Кама ягы
  • Рус Тат
  • Референдум Без үзара салым якл

    Үзара салым... Әле ике ел элек кенә безнең өчен бу сүз гаҗәп тоела иде. Ул чакта күпләр бу инициативага шикләнеп карады. Әмма бераз гына вакыт үтүгә авыл кешеләрендә "Акча бирергәме-юкмы?" дигән сорау да тумый. Алар җыелган акчаларның нәрсәгә һәм кем өчен тотылуын үз күзләре белән күрәләр. Бу турыда без Нармонка...

    Үзара салым... Әле ике ел элек кенә безнең өчен бу сүз гаҗәп тоела иде. Ул чакта күпләр бу инициативага шикләнеп карады. Әмма бераз гына вакыт үтүгә авыл кешеләрендә "Акча бирергәме-юкмы?" дигән сорау да тумый. Алар җыелган акчаларның нәрсәгә һәм кем өчен тотылуын үз күзләре белән күрәләр.

    Бу турыда без Нармонка авыл җирлеге башлыгы Людмила Стерякова белән сөйләшәбез.

    Людмила Даниловна, сезнең җирлек үзара салым буенча референдумда ничә тапкыр катнашты, нинди дә булса катлаулылыклар булдымы?

    -Безнең кешеләр җирлек ихтыяҗларына акча җыю турында ике тапкыр карар кабул иттеләр: 2015 елда һәм 2016 елның язында.

    Беренче тапкырында референдумда барысы да теләп катнашмады, идеяне күпмедер дәрәҗәдә скептик бәяләде. Әмма бер елдан соң, нәтиҗәләрне күргәч, фикерләре тамырдан үзгәрде. 2016 елда минем якташларым референдумга инде аның бар әһәмиятен аңлап бардылар. Моның өстенә, үзара салымда безгә җәйгә генә кайтучы дача хуҗалары да катнашты.

    Җыелган акчалар нәрсәгә тотылды?

    -Иң мөһим ихтыяҗларны үтәүгә. Мәсәлән, 2015 елда зиратларны төзекләндерүгә. Тетеевода капка урнаштырдык. Астраханкада зиратта беркайчан да капка да, койма да юк иде. Хәзер яңа капка куелды, койма тоту планлаштырыла. 2014 елда ук җирле бюджеттан Татар Кабаны зиратына койма тотуга акча бүленгән иде. Үзара салым ярдәмендә 2015 елда без бу эшне тәмамладык.

    Нармонкада зират бөтенләй юк: җирле кешеләрне Карадулида җирлиләр. Шуңа күрә җыелган акчаларның зур өлешен без анда җибәрдек: зират территориясен 0,5 гектарга зурайттык, иске агачлардан чистарттык. Дистәләрчә иске агачны төпләргә туры килде. Шуннан соң гына койма тоттык. Быел эшләр дәвам ителәчәк.

    2016 елда Татар Кабаны һәм Астраханка проблемаларына төп игътибарны юнәлттек. Аларны ел саен кар сулары баса, юл капламы юыла. Без диаметры бер метр булган торбалар сатып алдык. Барлык технологияләрне үтәп Татар Кабанында ун метрлы ике торба урнаштырдык. Астраханкада ике торба бар, әмма бу җитәрлек түгел. Шуңа күрә өстәмә рәвештә тагын шуның кадәр үк торба салдык, язгы кар сулары агып китә торган канауларны тирәнәйттек. Караишевода зиратка капка куйдык. Планнарда - Карадули зиратына койма тотуны тәмамлау һәм Нармонкада күп квартирлы йортлар янын тотып алу.

    Ә 2017 елда үзара салымнан кергән акчаларны нәрсәгә тотарга уйладыгыз?

    -Шулай ук, иң кирәк җиргә: Астраханкада, Нармонкада һәм Караишевода юллар ремонтлауга.

    Яхшы хуҗа һәрчак үз өе чиста-пөхтә булсын һәм даими төзекләндерелсен өчен кечкенә генә мөмкинлекне дә файдалана. Ә авыл халкы - хуҗалыкчыл халык, шуңа күрә җәмәгать ихтыяҗларына акча жәлләми. Йортта тәртипнең уртак тырышлык белән генә сакланганын беләләр.

    -Карадулида тормыш җайлана башлады. Хәзер бездә шәһәрдәгегә караганда да яхшырак, - дип ышана Татьяна Ширшова. - Юллар ремонтлана, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзелә. Кешеләр турында кайгырту күренә, шуңа күрә үзара салымны да яклыйбыз. Әгәр һәр сумга өстәмә дүрт сум бүлеп бирелә икән, мондый мөмкинлектән файдаланмау гөнаһ булыр иде.

    Авыл кешеләре җәмәгать ихтыяҗларына акча кызганмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: