Кама ягы
  • Рус Тат
  • Рәхмәт белдерү

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 18 сентябрь көнне узган Россия Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. -Сайлау участокларына килеп, туган республикасына ярдәм иткән барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе җыйган тавышларның югары нәтиҗәләре гамәлдәге хакимияткә һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый тотрыклылыкны...

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 18 сентябрь көнне узган Россия Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

    -Сайлау участокларына килеп, туган республикасына ярдәм иткән барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе җыйган тавышларның югары нәтиҗәләре гамәлдәге хакимияткә һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый тотрыклылыкны саклауга, тотрыклы социаль-икътисадый үсеш курсына ышанычны күрсәтә. Без Россия Дәүләт Думасына "Татарстан командасы"н - республиканың тәҗрибәле профессионалларын һәм ватанпәрвәрләрен вәкил итеп җибәрәбез, - ди Рөстәм Миңнеханов.

    Татарстан Президенты яңа формалашкан депутатлар корпусының Татарстан халкы мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерүен дә искәртте.

    ТР Президенты матбугат хезмәте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: