Кама ягы
  • Рус Тат
  • Һәркемнең йөрәгенә юл табарга була

    Лаеш районы китапханәсендә узган җәмәгать тәрбиячеләре семинарында катнашучы һәркем бу фикер белән килеште. Чараның темасы җәмгыятьнең һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренең кыен үсмер тормышына йогынтысы булды. Тәҗрибә уртаклашыр һәм проблемалы балаларны тәрбияләү турында фикер алышыр өчен Балык Бистәсеннән кунаклар килгән иде. Алар лаешлы педагогларга үзләренең бу өлкәдәге уңышлары турында сөйләделәр. Конференциядә...

    Лаеш районы китапханәсендә узган җәмәгать тәрбиячеләре семинарында катнашучы һәркем бу фикер белән килеште.

    Чараның темасы җәмгыятьнең һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренең кыен үсмер тормышына йогынтысы булды. Тәҗрибә уртаклашыр һәм проблемалы балаларны тәрбияләү турында фикер алышыр өчен Балык Бистәсеннән кунаклар килгән иде. Алар лаешлы педагогларга үзләренең бу өлкәдәге уңышлары турында сөйләделәр.

    Конференциядә үсмерләрне түгәрәк һәм секцияләргә җәлеп итү, җәмәгать тәрбиячеләре институтын яңарту һәм балаларның Бөтендөнья челтәрендәге тормышын күзәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар Балык Бистәсе агротехник техникумы директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Галимованың "Белем бирү һәм социомәдәни оешмаларның укучылар шәхесен тәрбияләү һәм үстерү буенча ведомствоара хезмәттәшлеге" темасына проектын югары бәяләделәр. Ул хокук бозган үсмерләр белән берничә ел дәвамында индивидуаль эш алып бара. Аның каравындагылар хәзер үзләре башка балалар өчен үрнәк: кемдер актерлык осталыгы белән мавыккан, кемдер хәрби карьераны сайлаган.

    Чара үз вазыйфаларына әле генә керешкән педагогларга җәмәгать тәрбиячесе көндәлеге тапшыру белән төгәлләнде. Хәзер алар иңендә зур җаваплылык: читкә кагылган кеше булып саналган балаларга җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булып үсәргә ярдәм итү.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: