Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хәтер чишмәләре

    Якташыбыз, шагыйрь, прозаик һәм публицист Анатолий Белозерцев тагын Лаеш җирендә булып китте. Ике ел элек булганча, ул Г.Державинга багышланган халыкара конференциядә катнашты. Анатолий Константинович "Я выбрал свою судьбу" исемле яңа шигырьләр китабын алып кайткан, бу инде авторның егерменче шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр җыентыгы. Аны тәкъдир итү авторның туган көнендә Лаеш...

    Китап белән бер үк исемдәге шигырендә аның фронтта һәлак булган әтисе турында дулкынландыргыч юллар бар. Анатолий Константинович үзенең якташлары белән очрашуын да аның каберенә бару турында сөйләүдән башлады. Балачак һәм яшьлек еллары турында хатирәләр дә күңелгә якын: абыйсы ясап биргән агач сандал да онытылмаган, ул аны күбрәк кулында йөрткән, ә үзе яланаяк тәпиләгән. Кыш көннәрендә дөбер-шатыр килеп тау шуган фанера портфель дә хәтердә. Ул еллар авыр булды, әмма аларда матур, якты хатирәләр өчен урын бар. Мәктәптә Анатолий иншалар язарга яраткан, алар һәрчак башкаларныкыннан яхшырак килеп чыккан. Аның иншаларын бар сыйныфка иң беренче итеп укыганнар.

    Мәктәпне тәмамлаганнан соң аны, яңа гына яза башлаган автор буларак район газетасы штатына кертәләр. Армиягә чакырылганчы яшь журналист шунда эшли. Хезмәттән соң Чиләбедә яшәүче апасы янына күчеп китә һәм журналистика факультетының чит-тән торып уку бүлегенә укырга керә. Уку белән бер үк вакытта "Челябинский металлург" газетасында да эшли. Бераздан соң, тәҗрибә туплагач, ул радио һәм телевидениедә редактор була. Талантлы журналист күп тапкырлар әдәби һәм иҗат премияләре белән бүләкләнә. 1992 елда аның Лаеш ягы турындагы "Утреннее соло" новеллалар җыентыгы чыкканнан соң Росс-ия язучылар берлегенә кабул ителүе А.Белозерцев иҗатында мөһим этап булып тора.

    Пенсиягә чыккач та Анатолий Константинович китаплар язуын дәвам итә, үзенең иҗади планнарын тормышка ашыра. Актив тормыш позициясе аның һәр сүзендә һәм ул турылыклы хезмәт иткән эшендә чагыла. Хәзер А.Белозерцев Чиләбе язучылар оешмасын җитәкли. Ул аны саклап калырга тели, шуны кайгырта, аны яшәтү өчен чаралар эзли, үзеннән соң килүче буынны әзерли, чөнки юл башында яхшы остаз, киңәшче кирәклеген яхшы белә.

    Күптән түгел Анатолий Константинович балалар әдәбиятында беренче адымнарын ясады. Ул чыгарган китап оныгы Анфисага багышланган. Бу китапны ул район китапханәсенә бүләк итте. Башка күп кенә шагыйрьләр кебек үк, Белозерцев та үзенә якын кешеләрне, дусларын, якташларын үз шигырьләре геройлары итә. Аның күп шигырьләре Лаеш ягы турында язылган. Чөнки аңа иҗади азык бирүче, илһамландыручы, көч бирүче "хәтер чишмәләре" нәкъ менә монда бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: