Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рәсми булмаган хезмәт хакы һәм аның нәтиҗәләре

Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: рәсми булмаган эшкә урнашу һәм "соры" хезмәт хакы - бүген социаль гарантияләр булмау һәм киләчәктә кечкенә пенсиянең төп сәбәпләре. Хәзерге вакытта гражданның булачак пенсиясе нигезе - ул эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослары. ПФРга взнослар рәсми хезмәт хакы фондыннан гына...

Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: рәсми булмаган эшкә урнашу һәм "соры" хезмәт хакы - бүген социаль гарантияләр булмау һәм киләчәктә кечкенә пенсиянең төп сәбәпләре.

Хәзерге вакытта гражданның булачак пенсиясе нигезе - ул эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослары. ПФРга взнослар рәсми хезмәт хакы фондыннан гына исәпләнә һәм түләнә.

Хезмәт килешүе төземәгән һәм хезмәт хакын рәсми төстә түгел, ә "конвертта" түләүче эш бирүче үз хезмәткәрләрен бүген социаль гарантияләрдән һәм киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм итә, чөнки "соры" хезмәт хакыннан хезмәткәргә Пенсия фондына взнослар түләнми.

Хезмәт килешүе төземичә эшкә алганда эш бирүче үз өстенә бернинди бурыч алмый. Бу хезмәт хакын тулы күләмдә түләмәүгә китерергә мөмкин һәм хезмәткәр суд органнарына хезмәт хакын түләтү турында мөрәҗәгать иткәндә аның хезмәт эшчәнлеге турында дәлилләр булмый. Нәтиҗәдә хезмәткәр эшләгән вакыт өчен хезмәт хакыннан мәхрүм кала.

2015 елның 1 гыйнварыннан пенсия хокукларын формалаштыруның гамәлдәге тәртибенә ярашлы төстә булачак пенсия зурлыгына тәэсир итүче төп факторлар булып хезмәт хакының күләме, стаж озынлыгы һәм иминият пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать итү яше тора.

Хәзер пенсия билгеләгәндә беренче тапкыр "индивидуаль пенсия коэффициенты" дигән төшенчә кулланыла. Икенче төрле ул пенсия баллы дип атала. 2024 елдан соң картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә хокук алу өчен 30 дан да ким булмаган пенсия баллың булу кирәк. Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы зур түгел, мәсәлән, хезмәт хакының минималь күләме суммасында, ә калганын "конвертта"ала икән, 30 балл җыю өчен аңа 30 ел дәвамында эшләргә кирәк.

Пенсиянең иминият өлеше дәүләт яки дәүләтнеке булмаган фондка түләүләрдән формалашачак, иминият стажы чоры эшкә рәсми урнашканда һәм "ак" хезмәт хакы алганда 15 елдан ким булмаска тиеш.

Барлык хезмәт хакын яки аның зуррак өлешен "конвертта" алу ахыр чиктә гражданның киләчәктә социаль пенсиягә генә (гадәтидән биш елга соңрак) яки бик аз күләмдә иминият пенсиясенә генә исәп итә алуына китерә.

Пенсия фондының территориаль органнары муниципаль берәмлекләрнең ведомствоара комиссияләре, миграция хезмәте, салым органнары, хезмәт буенча инспекция белән берлектә эш бирүчеләр тарафыннан формаль булмаган мәшгульлектән файдалану, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү, иминият взносларын билгеләү өчен базаны киметү фактларын ачыклыйлар.

Әлеге проблеманы хәл итү бары шул очракта гына мөмкин: әгәр хезмәткәрләр үзләре "конверттагы" хезмәт хакының үзләре өчен үк файдалы булмавын аңлап, эш бирүчеләрдән хокукларын үтәүне таләп итсәләр.

Хезмәт хакын "конвертта" түләүче эш бирүчеләр турында мәгълүматны "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына җибәрергә яки кайнар линия телефонына 557-21-13 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР

2
X