Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: котыру

    Җәй - табигать кочагында ял итү чоры, ә анда чиксез матурлык белән бергә күптөрле куркынычлар да сагалап торырга мөмкин. Шуларның берсе - кешедә котыру авыруы китереп чыгарырга сәләтле вирус. Әлеге авыруның куркынычы һәм аңа каршы профилактика турында районның баш ветеринария табибы Олег Портнов сөйли. -Олег Васильевич, котыру авыруының куркынычы нәрсәдә?...

    Җәй - табигать кочагында ял итү чоры, ә анда чиксез матурлык белән бергә күптөрле куркынычлар да сагалап торырга мөмкин. Шуларның берсе - кешедә котыру авыруы китереп чыгарырга сәләтле вирус. Әлеге авыруның куркынычы һәм аңа каршы профилактика турында районның баш ветеринария табибы Олег Портнов сөйли.

    -Олег Васильевич, котыру авыруының куркынычы нәрсәдә?

    -Ул вируслы йогышлы авыруларның иң куркынычларының берсе. Нерв системасының авыр зарарлануы белән үтә һәм, кагыйдә буларак, үлем белән төгәлләнә. Котыруның ике тибын аерып карыйлар. Табигать тибы кыргый җанварлар (бүре, төлке, ярканат) белән формалаша. Шәһәр тибының гаепчеләре исә вирус йөртүче йорт хайваннары. Авыру йоктыру хайван тешләгәндә, зарарланган тирегә яки лайлалы тышчага аның селәгәе эләккәндә була. Озак вакыт авыру билгеләре ачыкланмаган, сәламәт кебек күренгән хайваннар тешләгәннән соң да кешеләр авырган очраклар билгеле.

    Дөньяда ел саен әлеге инфекциядән 50 меңнән артык кеше һәм миллионлаган хайваннар үлә. Кешеләрдә үлемгә китергән күпчелек очраклар авыру эт тешләү нәтиҗәсендә килеп чыга.

    -Үзеңне котыру авыруыннан ничек-тә булса сакларга буламы?

    -Котыру билгеләре күренгәннән соң терелү очраклары бик сирәк һәм, кагыйдә буларак, ялган диагноз куелу белән бәйле. Вирус йоктыру белән үк вакцина ясау авыру көчәюне кисәтергә мөмкинлек бирә. Йорт хайваннарын ел саен вакциналау зарур.

    -Ә быел Лаеш районында кыргый яки йорт хайваннарының котыру чире белән авыру очраклары булдымы?

    -Быел Лаеш районында йорт хайваннары арасында бер котыру очрагы теркәлгән, кыргый җанварлар арасында да шулай ук. Гомумән алганда, район котыру авыруы буенча имин түгел. Гадәттә һәр елны икедән дүрткә кадәр авыру очрагы теркәлә. Эт тешләү очраклары бик күп.

    Шуны истә тотарга кирәк, чаралар күрелүгә дә карамастан, котыруны профилактикалау һәм аның белән көрәш мөһим бурыч һәм җитди проблема булып кала. Лаеш ветеринария берләшмәсендә прививка ясау өчен бушлай вакцина бар. Прививкалар барлык теләүчеләргә ясала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: