Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: котыру! Лаеш районы – куркыныч зонада

    Гадәткә кергәнчә, 28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә. Ул тарихта беренче булып котыруга каршы вакцина уйлап тапкан француз химигы һәм микробиологы Луи Пастер үлгән көнгә туры килә. Котыру - үлемгә китерүче авыру, ул 100% очракта үлем белән төгәлләнә. Әмма үзеңне куркынычтан сакларга була: бүген нәтиҗәле вакциналар...

    Гадәткә кергәнчә, 28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруы белән көрәш көне билгеләп үтелә. Ул тарихта беренче булып котыруга каршы вакцина уйлап тапкан француз химигы һәм микробиологы Луи Пастер үлгән көнгә туры килә.
    Котыру - үлемгә китерүче авыру, ул 100% очракта үлем белән төгәлләнә. Әмма үзеңне куркынычтан сакларга була: бүген нәтиҗәле вакциналар бар. Авыру хайван белән бәйләнештән соң берничә сәгать эчендә ясалган иммунлаштыру үлем очрагын булдырмый калырга мөмкин.
    Татарстан табигый котыру учагы булып тора. 2015 елда безнең район территориясендә кыргый җанварлар һәм этләрдә котыруның расланган диагнозы белән 10 очрак теркәлгән. 2016 елда 8 ай эчендә бер очрак та теркәлмәгән. Бу районның башкарма комитеты, ветеринария һәм санитария хезмәтләренең уртак эшләре аркасында мөмкин булды. Ел дәвамында барлык йорт хайваннарын һәм мөгезле эре терлекне вакциналау, кыргый һәм хуҗасыз хайваннарны тоту юлы белән аларның саннарын тәртипкә салу, язын азык алдавычлар кую юлы белән кыргый җанварларны вакциналау, киң санитар-аңлату эшләре үткәрелгән.
    Фактлар:
    -Котыру 150 дән артык илдә һәм территориядә очрый.
    - Этләр еш кына кешеләр үлеме сәбәбе булган инфекция чыганагы булып тора.
    -Тулаем республика буенча да, Лаеш районында да хайваннар тешләүдән зыян күргән кешеләр саны елдан-ел арта бара (2014 ел - 126, 2015 ел - 145, 2016 елның 8 ае - 101).
    -2015 елда иң күп тешләү очраклары Лаешта булган, икенче урында Столбище, өченчедә - Ташкирмән. 2016 елда әлеге статистикада шулай ук Лаеш һәм Столбище алда бара, ә өченче урынны Нармонка һәм Комлы Ковали бүлешә.
    Котыру авыруы хайваннар дөньясының бар вәкилләрендә диярлек теркәлә. Авыру хайваннар тешләгәндә яки аларның селәгәе зарарланган тирегә һәм күренеп торучы лайлалы тышчага эләккәндә авыру йога. Бигрәк тә битне яки кул чукларын тешләү куркыныч. Авыру йоктыру вакытыннан авырый башлаганчы 10 көннән 2 айга кадәр вакыт уза.
    Кешедә авыруның беренче билгеләре һәрвакытта диярлек тешләнгән урында кычыту, авырту һәм ул урынга якын нерв тамырында авырту сыйфатында күренә. 1-3 көн үткәч үсеш алган авыру стадиясе башлана. Ул гидрофобия (судан курку) өянәге белән характерлана: су эчәргә омтылганда һәм хәтта агып торган су тавышын ишеткәндә йоткылык һәм бугаз мускулларының авыртып тартышулы кыскаруы; шул ук күренеш җил искәндә (аэрофобия), шау-шу (акустикофобия), көчле яктылык (фотофобия) вакытында да барлыкка килә. Аннан соң ярсу симптомнары көчәя, сулыш мускулатурасы параличы үлемгә китерә.
    Хайваннарда котыру билгеләре
    Хайваннарда авыру 2 формада чагылырга мөмкин - котырынкы һәм тыныч (паралитик).
    -Котырынкы форма булганда эт тирә-яктагыларга ташлана, әйләнә-тирәдәге предметларны кимерә. Котыру тыныч формада булса, эт хуҗасына сырпалана, аннан соң очраклы рәвештә тешләп ала. Эт бөек була, ул кылыйлана, арткы аяклары йөрми башлый.
    -Мәчеләр кешеләр башына сикерергә, тирә-юньдәге предметларны, кешеләрне һәм хайваннарны тешләргә, кимерергә, тырнарга мөмкиннәр.
    -Төлке курку хисен югалта, торак пунктларга килә, кешеләргә игътибар итмичә юлларга чыга. Янына якынайганда һәрчак кешегә ташлана.
    -Сыерлар, кәҗәләр, сарыклар тамакларына азык тыгылган кебек күренергә мөмкиннәр: йоту авырлаша, теш казнасы салына. Хайваннар үкерә, азыктан баш тарта, стенага, кешеләргә һәм хайваннарга ташлана.
    Барлык авыру хайваннарның диярлек селәгәе ага, әмма судан курыкмыйлар.
    Котыруны профилактикалау
    -хайваннарны бары тик махсуслашкан оешмалардан ветеринар таныклыгы булганда гына сатып алырга.
    -хайваннарны ветеринария станциясендә (даруханәдә) теркәргә.
    -йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына мәҗбүри төстә котыруга каршы вакцина ясарга, бигрәк тә йорт хайваннары белән шәһәрдән чыгу очрагында.
    -хуҗасыз этләр һәм мәчеләр зур куркыныч тудыра, шунлыктан аларны тотып ябарга кирәк.
    -табигатькә чыкканда кыргый җәнлекләр һәм шәһәр эчендә хуҗасыз хайваннар белән бәйләнештән качарга, кулдан ашатмаска, сыйпамаска.
    -үлгән авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын ветеринар раслаудан башка үзлегеңнән юк итәргә ярамый.
    -хайван тешләгәндә, селәгәе эләккәндә билгесез хайван белән бәйләнешкә кергәндә кичекмәстән тиренең зарарланган участогын яхшылап сабынлап юарга, антисептик белән эшкәртергә һәм ашыгыч төстә медицина ярдәме сорап медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.
    Исегездә тотыгыз: үз вакытында эшләнгән котыруга каршы вакциналар гомерне саклап калуның бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: