Кама ягы
  • Рус Тат
  • "Бәхетле кеше генә бәхетле кеше тәрбияли"

    "Укытучы - нәрсәгә булса да өйрәтүче зат, мөгаллим", - дип язылган аңлатмалы сүзлектә. Коры, кыска җөмлә. Ләкин бу сүзләрнең асылына төшенү өчен гомер кичерергә кирәк. Бүген без укытучылар династиясенең берсе турында сөйлибез.

    Нина Николаевна Калитова һәм Валентин Евлампиевич Иванов Дмитровград пединститутында танышалар. Соңгы курста укыганда, 1969 елда гаилә коралар һәм Себергә эшкә билгеләнәләр. Омск шәһә-реннән ерак булмаган, куылган немецлар нигез салган Хортица авылында яшь укытучыларның педагогик эшчәнлекләре башлана. Валентин Евлампиевич физикадан, ә Нина Николаевна рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аларның педагог булып җитешүләрендә бу бик тә бай тәҗрибә була. Себердә җиде ел эшләгәч, гаиләдә ике бала да була, алар Татарстанга, Балык Бистәсе районындагы Масловка авылына күчеп кайталар. Анда Валентин Евлампиевич авыл мәктәбенә җитәкчелек итә, ә Нина Николаевна укытучы эшен дәвам итә. Ул елларны искә төшереп, Нина Николаевна авыл кешеләренең укытучыларны хөрмәтләвен әйтеп үтте. "Авылда укытучы иң мөһим, белем бирүче кеше иде", - ди ул.

    Ивановлар Лаешка 1984 елда киләләр. Гаилә башлыгы төзелә торган мәктәпкә директор булырга ризалаша. Укытучыларга кыен шартларда эшләргә туры килә: төзелеп бетмәгән сыйныф бүл-мәләре юеш, салкын, уңайлыклар юк... Әмма кыенлыклар коллективны берләштерә генә, анда хөкем сөргән дуслык, хөрмәт һәм бер-береңне аңлау - җитәкче хезмәте. Валентин Евлампиевич эшләгән елларда мәктәп берничә мәртәбә районда иң яхшы дип таныла, ә ул үзе берничә тапкыр "Ел директоры" исеменә лаек була. Директор төп эше белән генә чикләнми, ул тулысынча мәктәп тормышы белән яши. Ул шахмат һәм фото төшерү түгәрәкләре, районда беренче урыннарны алган КВН командасы оештыра. Күп еллар үткәч коллегалары аның эшли башлавы турында шигъри юллар язалар: "Большое создается малым./Из желудя поднялся дуб./С бревна начался крепкий сруб./Директор школе дал начало..."

    Нина Николаевна һәрчак янәшәдә була. Хатын, коллега, якын дус, фикердәш, эшенең һәр баскычында иренә терәк була. "Безнең гаиләдә мәктәп рухы иде: китаплар, дәфтәрләр, дәрес-ләргә һәм төрле чараларга әзерләнү, - дип сөйли олы кызлары Ольга. -Минем әти-әни - мәктәпкә һәм балаларга бирелгән тугры кешеләр. Безнең өчен әти һәрчак үрнәк, абруйлы кеше булды. Ә әни - бу гадилек һәм мәрхәмәтлелек, җитдилек һәм таләпчәнлек, эрудиция һәм бай тәҗрибә. Мәктәптә эшләү елларын ул яратып искә ала. Биш ел эшләми инде, әмма әлегә кадәр үзенең барлык укучыларын хәтерли... Музыка, китаплар, күп санлы дуслары, элекке коллегалары белән аралашу, оныклар тәрбияләү - менә аның хәзерге көне. Ул эшкә иҗади якын килде, укытуның төрле алымнарына ия булды, эш сөюе белән аерылып торды. Башкаручан, мәрхәмәтле, балаларга һәм аларның проблемаларына игътибарлы, үз укучылары турында барысын белде".

    Валентин Евлампиевич һәм Нина Николаевна дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, барысы югары белемле. Аларның өчесе педагог һөнәрен сайлаган. Дмитрий ике институт тәмамлаган - Казан төзелеш һәм юридик институтлары. Хәзер ул ЭЭМ Үзәгендә хокук фәннәре укыта. Күптән түгел сораштыру нәтиҗәләре буенча ул үзәкнең иң яхшы укытучысы дип табылган.

    Ольга, икенче бала-инглиз теле укытучысы, Казан индустриаль техникумында укыту бүлеге мөдире. Анна - рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әти-әниләре эшләгән Лаешның 2 нче мәктәбендә белем бирә. "Мине беркайчан да кем булырга, дигән сорау борчымады. Мин үземнең укытучы булачагымны белдем, чөнки әти-әни үрнәге күз алдымда булды. Мәктәптә эшләү миңа ошый, аеруча нәрсәгәдер ирешкәч балаларның күзләре "яна", сораулар туа, барысының үз тәэсирләре белән уртаклашасы килә...", - дип сөйли Анна Валентиновна. Династиядә эш стажы аз булуга да карамастан аның уңышлары бар. Ул "Ел укытучысы" район конкурсы лауреаты.

    Фәкать Владимир, ул Аннадан бары 30 минутка кече, үзенә башка юл сайлаган. Ул юридик институт тәмамалаган һәм хәзер эре энергетик компанияләрнең берсендә логистика бүлегендә 1 категорияле белгеч.

    "Бәйрәмнәрдә табын янында педагогик киңәшмә җыелды", - дип шаярта Нина Николаевна. Аларның гаилә альбомнарында мәктәпнең бар тормышы сурәтләнгән фоторәсемнәр күп саклана. "Менә монысы минем әнием Галина Владимировна Никитина, безнең укытучылар династиясе аннан башлана дияргә дә була. Аның студент еллары сугыш чорына туры килә. Күп кенә курсташлары сугышка китә, - дип альбом битен ача Нина Николаевна һәм шундый нәтиҗә ясый: -Минемчә, бар өлкәдә династияләр булырга тиеш. Ниндидер бер тәҗрибә фәкать гаиләдә туплана. Соңрак ул ата-аналардан балаларга күчә һәм алга таба. Ә гомумән безнең педагогик династия стажы 150 елдан арта. Кызганычка каршы, соңгы елларда укытучы һөнәренең абруе кимеде. Ә бит аны иң мөһим һөнәрләрнең берсе дияргә була. Яшьләрнең нинди булуы, димәк илебезнең киләчәге укытучыдан тора".

    Уңышлы укытучы үзе белән һәм үзенең эчке дөньясы белән гармониядә. Аның тормышы кызыклы, димәк яшәвенең мәгънәсе бар. Һәм аңа яшәү дә кызыклы, андый кеше укыта да ала, эшли дә белә! Шундый гыйбарә бар: "Бәхетле кеше генә бәхетле кеше тәрбияли ала". Бу сүзләр шушы укытучылар гаиләсенә дә туры килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: