Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Сез май бәйрәмнәрен ничек үткәрергә җыенасыз?”

    Май бәйрәмнәре, Һәрчактагыча, озын. Бер атнага диярлек эш турында онытып, яраткан шөгыльләр белән шөгыльләнергә була. Газетабыз лаешлыларның озын ялларын ничек үткәрергә җыенуы турында кызыксынды. Антон Макаров район мәдәният йорты режиссеры. Һава торышы күңелсез сюрпризлар әзерләмәсә, табигать кочагында ял итәчәкбез. Алтынчы майда кызыбызның туган көне, хатыным белән аңа сюприз әзерлибез. Яллар...

    Май бәйрәмнәре, Һәрчактагыча, озын. Бер атнага диярлек эш турында онытып, яраткан шөгыльләр белән шөгыльләнергә була. Газетабыз лаешлыларның озын ялларын ничек үткәрергә җыенуы турында кызыксынды.

    Антон Макаров район мәдәният йорты режиссеры. Һава торышы күңелсез сюрпризлар әзерләмәсә, табигать кочагында ял итәчәкбез. Алтынчы майда кызыбызның туган көне, хатыным белән аңа сюприз әзерлибез. Яллар озын, җаен табарбыз.

    Андрей Кадеев, югары хәрби училище җырчысы. Кызганычка каршы, мин ял итә алмаячакмын . Май башы-тынлы оркестр өчен һәрчак кызу вакыт: репитицияләр, 9 майга әзерлек. Бөтен бәйрәмнәрдә дә җырлаячакмын (көлә). Эшем шундый.

    Бэлла Цагаева, Лаешның 2 нче мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы. Бәйрәмнәрне үземнең зур һәм тату гаиләм белән үткәрәчәкмен. Тагын чыгарылыш имтиханнарына, БДИга әзерләнәчәкмен, репетиторга йөриячәкмен. Дулкынланам.

    Александр Портнов, "Яшь гвардия" иҗтимагый оешма җитәкчесе. Без футбол буенча шәһәр чемпионаты үткәрәбез. Ул 4-18 майларда ике атна дәвамында булачак. Мин оештыру эшләре белән шөгыльләнәчәкмен. Шулай да, дуслар белән очрашып ял итә, күңел ача алырмын дип уйлыйм.

    Тимур Сәгыйтов, мәгълүмати- коммуникацион технологияләр буенча белгеч, мәгариф идарәсе. Су сезонын ачам- Юшут елгасы буйлап төшәргә җыенам, Марий Элга барам. Бу актив ял яратучылар арасында иң популяр урыннарның берсе. Гомумән елга буйлап йөзү-тулы бер маҗара, ул күп уңай тәэсир калдыра! Шуңа ирешермен дип уйлыйм.

    Луиза Хәбибуллина, мәгариф бүлеге методисты. Эшсез утырырга һәм ял итәргә туры килмәячәк. Мөслим районына, әти-әниләргә барачакбыз. Бәрәңге утыртырга, өйдә һәм ишегалдында генераль җыештыру үткәрергә кирәк. Ә гадәттәге шашлык хезмәт куйганнан соң гына булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: