Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сезнең батырлык үлемсез

    Ветераннар - Бөек Ватан сугышының героик вакыйгаларында катнашканнар сафы сирәгәя. Алар өлешенә кырыс язмыш тарафыннан сугыш һәм хезмәт авырлыклары төшкән. Биографияләре - Ватаныбыз тормышының зур китабында тарих бите булганнар һаман кими бара. Менә безнең авылда да бер генә ветеран - Романычев Михаил Иванович калды. Михаил Иванович 1923 елның 29 ноябрендә...

    Ветераннар - Бөек Ватан сугышының героик вакыйгаларында катнашканнар сафы сирәгәя. Алар өлешенә кырыс язмыш тарафыннан сугыш һәм хезмәт авырлыклары төшкән. Биографияләре - Ватаныбыз тормышының зур китабында тарих бите булганнар һаман кими бара. Менә безнең авылда да бер генә ветеран - Романычев Михаил Иванович калды.

    Михаил Иванович 1923 елның 29 ноябрендә Татарстан АССРның Тәтеш районы Зеленовка авылында күп балалы гаиләдә туа. Крестьян малае Миша Романычев унҗиде яшенә кадәр туган җирләрдән читтә яшәргә һәм эшләргә мөмкинлеген күз алдына да китерми. Әмма сугыш башлангач сугышка китә.

    Михаил Ивановичның сугышчан юлы биш ел дәвам итә: ул 1941 елдан 1946 елга кадәр сугыша. Ленинградның 3 нче артиллерия училищесын тәмамлый, Старая Русса астында сугышларда катнаша. Ватанны Төньяк-Көнбатыш һәм Икенче Украина фронтлары составында саклый. 1943 елның декабрендә Черкассы шәһәрен штурмлаганда каты яралана.

    Моның турында Михаил Иванович менә ниләр сөйли:

    -Черкассы - минем соңгы фронт шәһәрем, монда авыр яраландым. Ә бу болай булды. Иртәнге биштә дивизионның күзәтү пунктын шәһәрнең көнбатыш читенә - туп-туры алгы сызыкка күчерделәр. Иптәшләрем белән мине шунда җибәрделәр. Күзәтү пунктына барып җитү өчен көчле ут астындагы участок аша үтәргә кирәк. Без аны уңышлы үттек. Барлык мәсьәләләр турында сөйләшеп землянкадан чыктык. Алмагач ябалдашлары астына халык күп җыелган. Иртәнге саф һава, кояш нурлары терәк эзләгәндәй түбәләрне яктырта. Барысы да җанланган, күңелле итеп сөйләшәләр, әмма вакыт-вакыт шәһәрнең көньяк-көнбатыш читенә күз төшерәләр, ул әле һаман дошман кулында иде. Әңгәмә белән мавыгып, без саклык чаралары турында бөтенләй онытып җибәргәнбез, немецлар безне уч төбендәге кебек күреп торган. Ваемсызлыгыбыз өчен шунда ук җәза алдык: фашистлар безгә минометтан ут яудырдылар. Мина кыйпылчыклары эләгеп дүрт сугышчы һәлак булды, мин кыйпылчыклар порциясе (сигез данә) алдым. Яралану авыр булып чыкты, госпитальләр буйлап сәяхәт итәргә туры килде. 1944 елның августында озак дәвалану көннәреннән соң хәрәкәттәге армиягә билгеләнү алдым. Һәм кая дип уйлыйсыз? Иранга! Анда безнең армия көньяк чикләр иминлеген тәэмин итә иде. Безнең барыбызның да сугышның йомгаклау этабында катнашасыбыз килә, ә монда - тыныч һәм тук тормыш. Ләкин нишлисең, армиядә син үз теләкләреңә хуҗа түгел. Тәртип! Монда мин ел ярым хезмәт иттем, шунда ук Җиңүне каршыладым.

    Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Михаил Иванович Романычев I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. Аның бүләкләр исемлегендә Баш Главнокомандующий Иосиф Сталинның ике рәхмәте бар.

    Сугыш көнкүреше, зур һәм кече бәрелешләрдә катнашу Михаил Ивановичның характерын ныгыта, фронт туганлыгының бәясен белергә өйрәтә. Җиңү, тыныч тормышка кире кайту һәм туган якта хезмәт кую мөмкинлеген аерым хис белән каршы ала. Нинди генә вазыйфалар биләмәсен, намус белән хезмәт куя. Чирек гасыр, 1962 елдан 1987 елга кадәр "Комсомольский" совхозының алыштыргысыз директоры була. Михаил Иванович хезмәте югары бәяләнә. РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре күкрәген Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, Мактау Билгесе, СССР ВДНХсы көмеш медале бизи.

    1985 елда Михаил Иванович лаеклы ялга чыга. Әмма ял итәргә туры килми: ветераннар советы рәисе итеп сайлыйлар.

    Михаил Ивановичка 92 яшь, әмма аның көче һәм энергиясе ташып тора: мәктәп укучылары чакыруына бик теләп җавап бирә, класс сәгатьләре һәм чараларга йөри, митингларда чыгыш ясый. Аның яшьләргә мөрәҗәгать иткән сүзләре һәм киңәшләре бәясез. Без Михаил Иванович кебек кеше белән горурланабыз, аны һәм барлык ветераннарны чын күңелдән әлеге истәлекле көн, Җиңү көне белән котлыйбыз.

    Сезнең батырлык үлемсез, без аны һәрчак истә тотарбыз һәм хөрмәтләрбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: