Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек белән шаярмагыз

    Өлкән кешеләрне диспансерлаштыруның барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу турыда Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лариса Орлова белән сөйләшәбез. Лариса Николаевна, нәрсә ул диспансерлаштыру? -Ул халыкны даими медицина тикшерүе, инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерергә мөмкин булган төрле авыруларны иртә ачыклау һәм дәвалау өчен гамәлгә ашырыла. Ул нәрсәгә...

    Өлкән кешеләрне диспансерлаштыруның барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу турыда Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лариса Орлова белән сөйләшәбез.

    Лариса Николаевна, нәрсә ул диспансерлаштыру?

    -Ул халыкны даими медицина тикшерүе, инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерергә мөмкин булган төрле авыруларны иртә ачыклау һәм дәвалау өчен гамәлгә ашырыла.

    Ул нәрсәгә юнәлтелгән?

    -Авырулар үсеше куркынычы факторларын ачыклау һәм коррекцияләүгә. Бу артериаль басым, канда холестерин һәм глюкоза югары булу. Рациональ булмаган туклану, тәмәке тарту, алкоголь куллану, шулай ук тән массасының артык булуы яки симерү һәм түбән физик активлык та моңа карый.

    Медицина тикшеренүен еш үтәргә кирәкме?

    -Өлкәннәрне диспансерлаштыру 3 елга бер тапкыр үткәрелә. Беренче диспансерлаштыру гражданинга 21 яшьтә була, алдагылары - өч еллык интервал белән бөтен гомер буена. Агымдагы елда 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923 елгы гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш.

    Мондый медицина тикшеренүе узу түләүлеме?

    -Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминиятләве акчалары исәбенә бушлай гамәлгә ашырыла.

    Гражданнардан нинди дә булса документлар таләп ителәме?

    -Паспорт һәм мәҗбүри медицина иминиятләве (ОМС) медицина иминияте полисын күрсәтү дә җитә. Эш бирүчеләр хезмәткәрләренең диспансерлаштыру үтүе өчен шартлар тудырырга һәм аларны бернинди тоткарлыксыз медицина тикшерүе узарга җибәрергә тиешләр.

    Тикшеренү гадәттә ничек уза?

    -Гражданин поликлиникага иртән ач карынга килергә тиеш. Башта анкета, антропометрия, табиб-терапевт каравы, күзнең эчке басымын үлчәү, кан һәм бәвелнең клиник анализлары, электрокардиография һәм флюорография үткәрелә. Аерым яшь төркемнәрендә канның киңәйтелгән биохимик анализы, ультратавышлы тикшерү, яшерен канга анализ ясала. Шулай ук 50 яшьтән өлкән ир кешеләрдә канның онкомаркер дәрәҗәсе тикшерелә һәм 38 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар маммография үтә.

    Яшьне һәм беренче этап нәтиҗәләрен исәпкә алып өстәмә тикшеренү һәм диагнозны аныклау ихтыяҗы билгеләнә. Яңа ачыкланган авырулары булган пациентлар участок табиблары тарафыннан күзәтелә, кирәк булганда өстәмә тикшеренүгә җибәрелә һәм дәвалау курсы үтә.

    Диспансерлаштыру нәтиҗәлеме?

    -Узган ел диспансерлаштыру барышында 4617 авыру ачыкланды, шул исәптән 1064е беренче тапкыр. Аларның күпчелеге - югары кан басымы, йөрәкнең ишемик авыруы, җенес-бәвел системасы авырулары.

    Даими төстә диспансерлаштыру узу сезгә куркыныч авырулар үсеше ихтималын сизелерлек дәрәҗәдә киметергә яки аларны иртә стадиядә, дәвалау иң нәтиҗәле вакытта ачыкларга мөмкинлек бирә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: