Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек паспорты

    Сез тулы медицина тикшеренүен күптән үттегезме? Сезнең "Сәламәтлек паспорты" бармы, ә бәлки сезне нидер борчый, әмма сез җитди хроник авыру барлыгын уйлап карамыйсыздыр. Әлеге сорауларга Лаеш үзәк район хастаханәсендә өлкәннәрне диспансерлаштыру барышында җавап бирәчәкләр. Ул инвалидлык һәм вакытыннан элек вафат булуның сәбәбе булган төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм үз...

    Сез тулы медицина тикшеренүен күптән үттегезме? Сезнең "Сәламәтлек паспорты" бармы, ә бәлки сезне нидер борчый, әмма сез җитди хроник авыру барлыгын уйлап карамыйсыздыр. Әлеге сорауларга Лаеш үзәк район хастаханәсендә өлкәннәрне диспансерлаштыру барышында җавап бирәчәкләр.

    Ул инвалидлык һәм вакытыннан элек вафат булуның сәбәбе булган төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм үз вакытында дәвалау өчен үткәрелә. Андый авыруларга кан әйләнеше системасы авырулары, беренче чиратта, йөрәкнең ишемик авыруы һәм кан басымы югары булу; яман шешләр барлыкка килү; шикәр авыруы, үпкәләрнең хроник авырулары керә. Бу авырулар илебез халкы үлеменең 75% ыннан артыграгын тәшкил итә.

    Халыкның өлкән катламын диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелә. Граждан диспансерлаштыруга беренче мәртәбә 21 яшендә чакырыла, ә аннан соңгыларына - бөтен гомере дәвамында һәр өч елга бер тапкыр. Агымдагы елда 1994, 1991, 1988, 1985 елгы һәм алга таба шул тәртиптә өч ел ара белән булган гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш.

    Әлеге профилактика эшендә үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, Столбище, Рождествено һәм Габишево амбулаторияләре катнаша. Диспансерлаштыруның беренче этабында анкета тутырыла, антропометрия, белгеч-табиблар каравы, кан һәм бәвелнең клиник анализлары, күзнең эчке басымын үлчәү, электрокардиография, флюорография үткәрелә. Аерым яшь төркемнәрендә канның киңәйтелгән биохимик анализы, ультратавышлы тикшерү үтәләр, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк ирләрнең каныннан онкомаркер дәрәҗәсен билгелиләр, 38 яшьтән өлкән хатын-кызларга маммография үтәргә кирәк.

    Икенче этап үз эченә өстәмә тикшеренүне һәм диагнозга төгәллек кертүне ала. Моның зарурлыгы яшьне һәм беренче этап нәтиҗәләрен исәпкә алып участок табибы тарафыннан билгеләнә.

    Диспансерлаштыру тәмамланганнан соң табиб-терапевт пациент теләге буенча "Сәламәтлек паспорты" бирә, анда сәламәтлек торышы төркеме, анализлар нәтиҗәләре һәм табиб-терапевтның профилактик чаралар үткәрү һәм дәвалау буенча тәкъдимнәре белән гомуми йомгаклау сүзе языла.

    Халыкның өлкән катламын диспансерлаштыру барышында 3415 авыру ачыкланган. Хроник авырулар структурасында кан басымы югары булу, йөрәкнең ишемик авыруы, бәвел-җенес системасы авырулары өстенлек итә.

    Диспансерлаштыруның мөһимлеге күрсәткеченең берсе - аны үткәрү вакытында беренче ачыкланган авырулар саны. Безнең районда бу күрсәткеч 10 айда 745 очрак тәшкил итте (тикшерелгәннәр санының 25% ын). Шул ук вакытта бар авырулар да иртә стадиядә ачыкланган.

    Маммография тикшеренүенә актив төстә килүләре уңай момент булып тора. Халыкның өлкән катламын диспансерлаштыру кысаларында 2015 елда 824 хатын-кыз тикшерелгән. Ачыкланган тайпылышларның 70% очрагында хатын-кызлар маммологта өстәмә тикшеренү үткән, дәвалау курслары алган. Күкрәк бизендәге яман шешнең өч очрагы иртә стадиядә ачыкланган, пациентларга кыска срокларда операция ясалган.

    Диспансерлаштыруны даими үтү сезгә иң куркыныч авырулар үсеше ихтималын сизелерлек дәрәҗәдә киметергә яки авыруларны үсешнең иртә стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә бу чорда дәвалауның нәтиҗәсе дә яхшы була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: