Кама ягы
  • Рус Тат
  • Солдатка генераллар честь бирде

    22 февральдә Россия киңлекләрендә югалган зур булмаган Тарлаши авылында могҗиза белән чагыштырырлык вакыйга булды. Бу көнне 1943 елда һәлак булган солдат Шестериков Иван Гавриловичны җирләделәр. Аның язмышы әле күптән түгел генә билгеле булды. Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясенең баш суд приставы Артем Парфенчиков узган елның җәендә составына...

    22 февральдә Россия киңлекләрендә югалган зур булмаган Тарлаши авылында могҗиза белән чагыштырырлык вакыйга булды. Бу көнне 1943 елда һәлак булган солдат Шестериков Иван Гавриловичны җирләделәр. Аның язмышы әле күптән түгел генә билгеле булды.

    Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясенең баш суд приставы Артем Парфенчиков узган елның җәендә составына Россиянең 43 төбәгеннән 200 суд приставы кергән эзләнү десантына җитәкчелек иткән. Алар җирләнми калган Бөек Ватан сугышы солдатларының сөякләрен күтәргәннәр. Орел өлкәсе Кукуевка авылы янында алар бомба чокырын казыйлар. Анда биш сугышчы сөякләрен табалар. Аларның берсе читтәрәк ята. Аның янында анкета салынган медальон табыла. Мондый анкеталар хәбәрсез югалганнар арасына эләкмәс өчен тутырылган. Кызганычка каршы, күп солдатлар ырымнарга ышану аркасында аларга үзләре турында мәгълүмат язудан баш тарткан. Ә тутырылган анкеталар еш кына карандаш белән язылган. Озак вакыт үтү һәм дым аркасында күп кенә язмалар юкка чыккан. Дистәләрчә еллардан соң аларны кайчак иң заманча эксперт аппаратурасы да укый алмый.

    -Ә монда шундый уңыш - медальон "исән калган", - дип сөйли Тарлашида матәм митингында Артур Парфенчинков. Бу медальонны ул тапкан. - Аны ачканда сулыш алырга да курыктык. Солдат турында мәгълүматлар язылган кәгазь сакланып калган. Исемен һәм әтисенең исемен шунда ук укыдык, ә калган текстта вакыт тәэсире сизелә иде. Кәгазьне экспертизага "Ватан" Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәгенең Казан бүлегенә җибәрдек. Аның белгечләре язманы торгыза алды: "356 укчы дивизиянең рядовой кызылармиячесе Шестериков Иван Гаврилович, 1902 елгы, Казан губернасы Столбище (хәзерге Лаеш районы - редакция искәрмәсе) волосте Тарлаши авылында туган".

    -Эзләнүчеләрнең һәлак булган солдат шәхесен ачыклый алуы зур уңыш, - дип билгеләп үтте митингта катнашкан Татарстан премьер-министры Илдар Халиков.

    Ул ТР Президенты исеменнән, шәхсән үзеннән һәм бар татарстанлылар исеменнән Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләве өчен Артем Парфенчиковка рәхмәт белдерде.

    Район башлыгы Михаил Афанасьев солдат медальоннарын һәм сугышчыларның сөякләрен эзләүдә катнашкан бар кешегә рәхмәт әйтте:

    -Безнең районда ике эзләнү отряды эшли - Столбище һәм Рождествено мәктәпләрендә. Аларның эшләү дәверендә өч йөздән артык медальон табылган. 2009 елда Санкт-Петербург эзләнүчеләре тарафыннанмедальон табыла һәм Державинода шундый ук хөрмәт белән кызылармияче Сергеев җирләнә.

    -Могҗига... - чак ишетелерлек итеп сөйли Виктор Шестериков. Бездән бөтен авыл көнләшә. Ничә елдан соң әтине таптык... Әни сөйли иде: әти сугышка киткәндә мине кулларына күтәреп авыл башына кадәр алып барган. Авылда шундый гадәт була. Мин ул чакта бик кечкенә булганмын, берни дә хәтерләмим.

    1943 елда үлем хәбәре килә. Әмма кайда һәлак булган һәм кайда җирләнгәнлеге турында мәгълүмат сакланмаган: барысы да янгын вакытында янып бетә. Бары әтисенең бердәнбер фотосурәте кала, аны бик кадерләп саклыйлар.

    Мактаулы каравыл, корал залплары салютлары - солдатны зур хөрмәт белән җирләделәр. Ватан сакчысы 72 елдан соң туган авылына әйләнеп кайтты.

    -Монда минем әнием, энем Николай һәм оныгым ята. Хәзер ул да монда булачак. Менә шулай итеп очраштылар... - диде башын иеп Виктор Иванович.

    Ә генераллар фашист илбасарлары белән сугышта һәлак булган солдатка честь бирделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: