Кама ягы
  • Рус Тат
  • Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллан тавыш бирә

    Исегезгә төшерәбез, Фидүс Фаизович белгечләрнең зур төркеме составында 1977 елның 9 августында атомоходта Төньяк полюска курс ала.

    Төньяк полюска килүгә Фидүскә СССРның Дәүләт флагын күтәрү өчен Төньяк полюста ун метрлы флагшток урнаштыру бурычы куела. Фидүс Әсхәдуллин һәм мастер-ремонтчы А.А. Шпринг беренче булып Төньяк полюс бозына аяк баса. СССР Югары Советы Президиумының 1977 ел 14 сентябрь Указы белән Ф.Ф Әсхәдуллинага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

    Фидүс Фаиз улы сайлау участогына хатыны белән килде.

    -Мин монда үземнең безнең район җитәкчелеге белән теләктәш булуымны күрсәтергә килдем. Карагыз, ничек күп эшләнә. Менә янәшәдә Лаешның 2нче мәктәбе. Ул ничек матурланды! Бу сөендерә. Ә шәһәребез нинди матур: тирә-якта чәчәкләр, күз явын алырлык яр буе. Барысы искиткеч. Менә шулар өчен тавыш бирәм. Район башлыгына һәм аның командасына уңышлар,үз эшләреннән шатлык, канәгатьләнү алуларын телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: