Кама ягы
  • Рус Тат
  • Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов депутатларның төп бурычы турында

    Сайлау участогына Борис Кириллович Кузнецов хатыны Әлфия Солтановна белән килде, ул аны очрашуларда һәм башка җирләргә барганда озатып йө

    Лаешта аларны район мәдәният йорты фойесында көтәләр иде инде. Герой белән фотога төшәргә теләүчеләр шактый булды.

    -Кадерле дуслар! Бүгенге көн Татарстанда яшәүче бар халык өчен әһәмиятле, - дип мөрәҗәгать итте Борис Кириллович мондагы кешеләргә. – Без Татарстан депутатларын сайлыйбыз. Алар республика халкы яхшы яшәсен өчен барын эшлиләр. Лаеш районында район башлыгы Михаил Афанасьев тырышлыгы белән зур эш алып барыла. Бездә төзелеш кызу темпта бара. Без барлык тармакларда алда барабыз, шул исәптән иген үстерәбез, кошчылык үсә. Шундый районда яшәү үзе бәхет ул. Алла кушып икътисад тагын да үссен.

    Борис Кириллович күп санлы интервьюлар вакытында аруын әйтте. Әмма аның хатыны –Әлфия Солтановна һәрчак янәшәсендә.

    Советлар Союзы Герое сайлаулар барышы, сайлаучыларның активлыгы белән кызыксынды. Игътибарны әлегә дөньяда барысы тыныч булуга, әмма хәлнең киеренке булуына юнәлтте. Һәм шаяртып алды:

    -Әгәр кем дә булса Президент булырга теләсә, белергә тиеш: иң элек нык сәламәтлек кирәк.

    Сезгә нәрсә көч бирә, дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

    -Мәктәпләрдә, институтларда, заводларда еш булам. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буйлап күп йөрим. Мин һәрчак халык белән, һәрчак кешеләр белән. Алар белән аралашу куаныч бирә. Һәм менә алар миңа көч бирә.

    Сайлаулар турында сөйләп ул менә нәрсәләр өстәде:

    -Безнең депутатларның фәкать халык өчен эшләүләрен телим. Торак хуҗалыгы, безнең яшьләрне тәрбияләү, кешеләр иминлеге – күп яктан  халык арасында эшләргә, халык белән очрашырга тиеш депутатлардан тора. Бу депутатларның төп бурычы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: