Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сугышка бер ел кала

    Район бик бай тормыш белән яши: якташларын Сталинград өлкәсенә колхозлар оештырырга ярдәм итәргә җибәрә, халыкның наданлыгына каршы көрәшне дәвам итә, торф сазлыклары эзли, үз вәкилләрен Бөтенсоюз күргәзмәсенә җибәрә... Һәм бу тыныч тормышның соңгы елы дип беркем дә күз алдына китерми. Алдагы дүрт елның чиктән тыш зур көч таләп итәчәген уйлап карамый. Фашист Германиясе белән дүрт ел көрәш көткәнен белми.

    (Дәвамы. Башы газетаның 18 март 20 санында. Ахыры газетаның киләсе саннарында)

    Өченче бишьеллык планы буенча Куйбышев су узелын төзү башлана, шул исәптән Лаеш районы территориясендә дә. Соңрак, 1955-1958 елларда, күп кенә авыллар Куйбышев сусаклагычы астында калган булып чыга.

    1940 елның августында Лаеш районында РСФСР халык игенчелек комиссариатының торф экспедициясе эшли. Аның мәгълүматларына караганда, районда гомуми мәйданы 1088 га, торф запасы 3800000 кубометр тәшкил итүче 19 торф сазлыгы булган. Бу ашлама һәм ягулык өчен колхозларга гына түгел, сәнәгать предприятиеләренә дә яраклы якынча 800000 тонна коры һава торфы тәшкил итә. 830 мең кубометрлы торф запасы булган Куюки урыны сәнәгать предприятиеләре тарафыннан эшкәртелергә тиеш була. Торфны эшкәртүгә 1940-41 елларда керешергә планлаштырыла.

    1940 елның ноябрендә ВКП(б) райкомының дүртенче пленумында районда партия пропагандасы һәм агитациясе торышы турында фикер алышалар. Пропаганда һәм агитация бүлеге директоры урынбасары Глинников иптәшнең докладында сүз нигездә ВКП(б)ның кыска курсын өйрәнү турында бара. 1938 елда “ВКП(б) тарихы” басылып чыга һәм илдә аны өйрәнү буенча зур эш җәелдерелә.

    1940 елның көзендә безнең район наданлыкны бетерү эшен дәвам итә. 91 авылның 21ендә наданлык тулысынча бетерелгән һәм дәүләт актлары тапшырылган.

    Бу яктан Серебрячиха, Шуран, Полянка, Мирәтәк, Чирпы, Емельяново, Павловка, Смолдеярово, «Рассвет» колхозы, Иске Якшино, Кабан, Дятлово, Тангачи, Мансур, «Венера» колхозы, Александровка, Егорьево поселогы, Бутыри, Зимняя Горка, Маевка һәм башкалар аерылып тора. Бу юнәлештә җитәрлек эшләмәүләре өчен Татар Янтыгы, Пәрәү, Яушыйк, Татар Сараланы, Имәнкискә, Сиңгел тәнкыйтькә дучар була. Надан һәм аз белемле кешеләрнең төп өлеше Лаеш район үзәгенә туры килә.

    Яшьләрне һөнәр училищеларына һәм ФЗУ мәктәпләренә чакыру башлана. Октябрь аенда газеталар СССР Югары Советы Президиумы Указы һәм Халык Комиссарлары Советының «СССРның дәүләт хезмәт резервлары турында»гы карарын бастыралар. Лаеш районында район Советы рәисе Мифтахов иптәш җитәкчелегендә комиссия төзелә һәм мобилизация башлана.

     

    1940 елда безнең районнан Бөтенсоюз күргәзмәсенә алдынгы колхозларны һәм хезмәт алдынгыларын җибәрәләр. Күргәзмәдә бер колхоз, бер ферма, 46 авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек алдынгылары катнаша. Күргәзмәдә безнең районны Емельяново авыл советының Крупская исемендәге колхозы тәкъдим итә, чонки 1939 елда ул гектарыннан 12,5 центнер уңдырышлылыкка ирешә. Мәскәүгә Урта Девятово совхозыннан (хәзер ул 25 Октябрь исемендәге совхоз) яшь терлекләрдән тәүлеклегенә план буенча 300-600 грамм урынына уртача 900 граммга кадәр артым алган А.Мифтахов җибәрелә. Делегация составына шулай ук акфиннар белән сугышта катнашкан һәм «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Н.Измайлов, ТАССРның атказанган укытучысы В.Токина һәм башкалар керә.

    Районда мәдәният һәм мәгариф үсешенә зур игътибар бирелә.

    Лаешлылар укырга ярата: 1941 елда 5090 данә газета һәм 1136 журналга язылалар. 1941 елның май аенда 1941 елга район бюджеты 3 миллион 867 мең сум күләмендә раслана, шуның 638,1 мең сумы - сәламәтлек саклауны финанслауга, 120,9 мең сумы - авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыруга, ә 2 миллион 179 мең сумы - халык мәгарифенә планлаштырыла.  Бу бюджетның 56,3 проценты!

    1941 елның 20 маенда районның барлык мәктәпләрендә дә тикшерү чыгарылыш сынаулары башлана. Лаеш урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары химиядән (укытучы М.Михайлова) яхшы өлгереш күрсәтәләр: 10 сыйныфның 26 укучысының 13е – “бик яхшы”, 10ы “яхшы” билгесе ала. Атабай тулы булмаган урта мәктәбендә туган тел (татар теле) (укытучы Миңневәлиев) буенча 7 сыйныф укучыларының өлгереше 100% була.

    Лаешлылар Казан-Бөгелмә тимер юлын төзергә булыша. 1941 елның 5 июненнән 5 июленә кадәр аны төзү өчен районнан план буенча 980 кеше һәм 450 ат бүлеп бирелә. Әмма сугыш башлану белән планнар үзгәрә…

    Сугыш алды елы Лаеш районында шундый була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: