Кама ягы
  • Рус Тат
  • Тамчыдан күл җыела

    А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены әгъзалары һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре катлаулы операция кичергән һәм озак вакытлар дәвалануга мохтаҗ алты яшьлек Дарина Черновага ярдәм итү өчен чираттагы хәйрия акциясе оештырдылар һәм үткәрделәр. Кыз чараның үзендә булмаса да - ул бу вакытта Ленинград өлкә-сенең Пушкино шәһә-рендә тернәкләндерү...

    А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены әгъзалары һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре катлаулы операция кичергән һәм озак вакытлар дәвалануга мохтаҗ алты яшьлек Дарина Черновага ярдәм итү өчен чираттагы хәйрия акциясе оештырдылар һәм үткәрделәр.

    Кыз чараның үзендә булмаса да - ул бу вакытта Ленинград өлкә-сенең Пушкино шәһә-рендә тернәкләндерү курсында иде - район мәдәният йортына көч-тән килгәнчә балага ярдәм итәргә теләүчеләр шактый җыелды. Акцияне оештыручылар чакыруына кушылучылар арасында эшмә-кәрләр дә, пенсионерлар да, студентлар һәм мәктәп укучылары да бар иде.
    Тернәкләндерү үзә-гендәге балалар һәм яшүсмерләр дә иге-лекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Алар көче белән "Әкияти ил" конкурс программасы әзерләнгән. Хәй-рия акциясенә килүчеләр бәйгедә катнашучы балаларга көч бирү өчен тамашачылар залында урын алдылар. Аларның күбесе тамашачы алдында беренче мәртәбә чыгыш ясады - дулкынлануларын җиңә алдылар һәм үзләренең иҗади талантларын лаеклы күрсәттеләр.
    Матур итеп киенеп сәхнәгә чыккан кызлар принцессаларга, ә малайлар - принцларга охшадылар. Авыруларына да карамастан, кыю җиде бала тамашачылар һәм жюри әгъзаларын шаккатырып искиткеч чыгыш ясады. Чикләнгән мөмкинлекләр кайберләре-нең хәрәкәтләнүендә, икенчеләренең - сөй-ләшүендә генә күренде, әйтерсең, алар җырлаганда, биегәндә, шигырьләр сөйләгән-дә һәм модалар күр-сәткәндә икенче планга күчтеләр. Аларның күзләрендәге очкын, шат елмаюлары, яңгыравыклы тавышларыннан озак көткән йолдызлы сәгатьләре җи-түе сизелде. Тамашачылар чыгыш ясаган һәр кешене алкышларга күмделәр. Сәхнәдә күр-сәтелгән һәр чыгышның балалар, аларның тәрбиячеләре, әти-әниләренең зур хезмәте булуы аңлашыла. Булмаганны да булдыралар - бу алар турында. Безнең барыбызга, сау-сәламәт һәм уңышлы кешеләргә чакыру салган бу малайлар һәм кызларның исемнәрен әйтми кала алмыйм. Жюри әгъзалары һәр номинациядә җиңүче билгеләделәр. Мәсә-лән, Кече Кабаннан сөйкемле Викто-рия Федосеева "Бал принцесса"сы дип табылды, ә Лениногорскидан килгән Михаил Нагоркин "Бал принцы". "Оста куллар" номинациясендә якташыбыз, лаешлы Адел Леонтьев җиңү яулады. Алексеевски районыннан Мария Садовникова "Лаешча топ-модель" ролен бик яхшы башкарды. "Иң яхшы шигырь сөйләүче", "Олимпия резервы", "Эрудит" номинация-ләрендә Лаештан Ольга Мельникова, Яшел Үзәннән Виктория Панова һәм Лениногорскидан Луиза Сөнгатова бүләккә лаек булдылар.

    Чараның иганәчеләре Елена Коробова, Гомәр Насыйбуллин, Денис Суханов, Виталий Сорокин, Светлана Миронова, Элеонора Камалиева, Любовь Гукасян, Асия Мостаева һәм Фәридә Садретдинова бәйге матур һәм истә калырлык булсын өчен ярдәм күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучының һәркайсы чараны оештыручылардан диплом һәм истәлеккә бүләк алды. Акция барышында җыелган акчаларның барысы Дарина Черновага җибәрелде. Аның яртысы Лаешның 2 нче мәктәбе коллективы тарафыннан җыелган. Форсаттан файдаланып акцияне оештыручылар бала язмышына битараф булмаганнарга рәхмәт белдерәләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: