Кама ягы
  • Рус Тат
  • Термокиемнәрне белеп сайлыйбыз

    Күп кешеләр термокиемнәрне кышкы салкыннарда урамда эшләүчеләр өчен тәгаенләнгән дип исәплиләр. Әмма аны салкын чорда көн саен кию өчен дә сайларга була. Термокием ясалган материалның күзәнәкләре күп, алар ярдәмендә тир тышка чыга, ә җылы һава кием астында үз микроклиматын саклап эчтә кала. Ул өч төрле була. Җылы саклаучы кием-салым активлык...

    Күп кешеләр термокиемнәрне кышкы салкыннарда урамда эшләүчеләр өчен тәгаенләнгән дип исәплиләр. Әмма аны салкын чорда көн саен кию өчен дә сайларга була.

    Термокием ясалган материалның күзәнәкләре күп, алар ярдәмендә тир тышка чыга, ә җылы һава кием астында үз микроклиматын саклап эчтә кала. Ул өч төрле була.

    Җылы саклаучы кием-салым активлык дәрәҗәсе түбән булганда туры килә һәм тукымадагы һава капламы исәбенә тәэсир итә. Балыкчылар яки аучылар өчен бик тә кулай.

    Актив эшчәнлек алып барганда дым чыгара торганы кулланыла һәм материалдагы тишекләр һәм күзәнәкләр исәбенә эш итә.

    Гибридлы термокием активлык дәрәҗәсе уртача булганда климатка бәйсез төстә файдаланыла, ике катлы материалдан эшләнә. Көн саен кию өчен билгеләнгән.

    Термокием белән йөрү уңайлы: ул җөйсез алым белән яки махсус яссы җөйләр ярдәмендә әзерләнә һәм гәүдәгә ятып тора. Әмма аның үлчәмнәренә игътибар итү кирәк. Әгәр кием фигурага тиеп тормаса җылы начар саклана. Термокиемгә теләсә нинди киемдәге кебек маркалар куела: XS, M, L, XL, XXL хәреф символлары була, әмма шуны да онытмагыз, төрле җитештерүчеләрдә үлчәмнәрдә төрле булуы бар. "Термокием" термины фәкать БДБ территориясендә генә файдаланыла. Чит илләрдә ул "Base Layer" (базовый слой) дип атала. Тәкъдим ителгән товарның үзенчәлекләре турында квалификацияле консультанттан белеп була, шуңа күрә мондый киемне махсус кибетләрдән алу яхшы.

    Үзеңне туңудан, өшүдән саклау яхшы, әле тиз генә җылынып та булмый бит. Ә менә салкын көннәрдә белеп сайлаган һәм сыйфатлы термокием безне яхшы саклый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: