Кама ягы
  • Рус Тат
  • Террорчылыкка “юк“ диик

    Өченче сентябрьдә Россиядә Беслан шәһәрендәге фаҗига корбаннарын искә алачаклар. 12 ел элек бу көнне террорчылык һөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, корбаннарның күбесе балалар иде. 2005 елдан бу көн террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне дип игълан ителде. Александр ВОРЖЕЦОВ Быел Лаеш районында террорчылыкка каршы көрәш эшендә җәмгыятьне консолидацияләүгә юнәлтелгән иҗтимагый-сәяси,...

    Өченче сентябрьдә Россиядә Беслан шәһәрендәге фаҗига корбаннарын искә алачаклар. 12 ел элек бу көнне террорчылык һөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, корбаннарның күбесе балалар иде. 2005 елдан бу көн террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне дип игълан ителде.

    Александр ВОРЖЕЦОВ

    Быел Лаеш районында террорчылыкка каршы көрәш эшендә җәмгыятьне консолидацияләүгә юнәлтелгән иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырылган.

    2 сентябрьдә Лаеш техник-икътисад техникумында флеш-моб булачак, анда террорчылык актлары корбаннарын искә алачаклар. Районның башка белем бирү учреждениеләрендә террорчылык белән көрәштә бердәмлек көненә багышланган бердәм "Хәтер" дәресе үтәчәк. 2-4 сентябрьдә Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда тематик күргәзмәләр ачыла: "Безнең йортыбыз - Татарстан" һәм "Үз-үзең һәм башкалар белән тыныч яшәү". Шул ук көннәрдә Лаешта "Яшьләр террорчылыкка каршы" лозунгы астында велоузыш үтәчәк. Шәһәрнең рус һәм татар зиратларында "Без тарихны хәтерлибез, без ата-бабаларны хәтерлибез" лозунгы астында территорияне җыештыру оештырыла. Район храмнары һәм мәчетләрендә террорчылык актлары корбаннары рухына догалар укылачак.

    Әмма террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне истәлек һәм матәм чаралары белән генә чикләнми. 2 сентябрьдә кешеләр күп була торган объектларда гадәттән тыш хәлләр очрагында дөрес гамәлләр кылу буенча персонал тренировкалары үтәчәк. Кешеләр террорчылык куркынычы турында белү өстенә экстремаль хәлләрдә дөрес гамәл кылырга да әзер булырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: