Тетеево авылы халкы престол бәйрәмен гөрләтте
Тетеево авылы халкы престол бәйрәмен гөрләтеп билгеләп үтте.
Бу авылның престол бәйрәме булып Изге Илья пәйгамбәрне искә алу көне яисә халык телендә әйткәндә, Ильин көне санала. Бәйрәмне алып баручы — Нармонка мәдәният йорты мөдире Мария Скрипченко кунакларга бу көннең борынгы традицияләре һәм сынамышлары турында сөйләде.
Элек-электән Ильин көне җәйнең көзгә таба борылуын белдерә дип саналган. Безнең бабаларыбыз бу көнне елга һәм күлләрдәге су суына, ә су астындагы җен-пәриләр кешене төпкә сөйрәп төшерергә мөмкин дип ышанганнар. Шулай ук Русьта Илья пәйгамбәр күктә утлы арбада җилдерә һәм гөнаһлыларга яшен уклары яудыра дип уйлаганнар, шуңа күрә бу көнне крестьяннар җирдә бернинди эш тә эшләмәгән.
Тетеево авылы халкын һәм кунакларын бәйрәм белән иң беренче булып Нармонка авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбәракшин котлады. Ул җирлек депутаты Михаил Филиппов белән бергә авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән һәм җәмәгать тормышында актив катнашкан нәтиҗәле авылдашларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Очрашуда 55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк юбилярларны да аерым хөрмәтләделәр.
Бу кичне Тетеевоның Залесная урамына чыккан һәркем борынгы уеннар һәм күңел ачулар дөньясына чума алды. Биредә йола буенча әйлән-бәйлән уйнап «Агымсу» («Ручеек») сузылды, дөрләп янган ясалма учак аша сикерүләр һәм башка бик күп кызыклы чаралар оештырылды. Балалар өлкәннәр белән бергә магнитлы кармаклар ярдәмендә «балык тоттылар» һәм су белән төрле уеннар уйнап күңел ачтылар.
Кичке бәйрәм дәвамында кунаклар өчен рус һәм татар телләрендә яраткан җырлар яңгырады. Таныш көйләргә аяклар үзләре үк биеп китте! Алга таба авыл халкын бәйрәм өстәле һәм дәррәү дискотека көтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев