Кама ягы
  • Рус Тат
  • Үткәннәр турында яхшы истәлек

    Газета коллективы миңа бала чактан таныш, чөнки минем әнием, Габидуллина Зөлфия Гыйльмехан кызы, 25 елдан артык дубляж бүлегендә эшләде. Аны, һөнәри белеме булмаган, әмма татар телен яхшы белгән кешене корректор вазыйфасына Әминова Бикә апа - дубляж буенча редактор чакыра. Ул бик кырыс, әмма гадел һәм ярдәмчел иде. Әниемне күп нәрсәгә...

    Газета коллективы миңа бала чактан таныш, чөнки минем әнием, Габидуллина Зөлфия Гыйльмехан кызы, 25 елдан артык дубляж бүлегендә эшләде.

    Аны, һөнәри белеме булмаган, әмма татар телен яхшы белгән кешене корректор вазыйфасына Әминова Бикә апа - дубляж буенча редактор чакыра. Ул бик кырыс, әмма гадел һәм ярдәмчел иде. Әниемне күп нәрсәгә өйрәтте. Спиридонова Рәхилә Габдрахман кызы, Сөнгатуллин Һидият абый аның өчен тәрҗемәче һөнәрендә тәҗрибәле остазлар була.

    Корректор эше нормалаштырылмаган, шуңа күрә газета көннәрендә әнигә безне балалар бакчасыннан редакциягә алып килергә туры килә. Аның өчен бу артык йөк, ә минем өчен шатлык иде.

    Һавада кәгазь, басма буяу һәм янган утын исе. Кәгазь зур төргәкләр белән тора, аның кайберләре миннән дә биегрәк. Каты салкыннарда техничка мичкә кичен дә яга.

    Күп бүлмәләре булган зур агач бина типография һәм редакциягә бүленгән. Әни шауларга кушмаганлыктан, мин әкрен генә коридор буйлап йөрим. Ачык ишекләрдән хезмәткәрләрнең үз кабинетларында утыруы, иелеп нидер язуы күренә. Тукталып нәрсә турындадыр уйлыйлар һәм язуларын дәвам итәләр. Бу хәбәрчеләр һәм тәрҗемәчеләр иде. Бер бүлмәдән генә шау-шу ишетелә: монда машинисткалар Гайнуллина Гайшә Габдулла кызы һәм Батанова Нина Андреевна текст җыя. Бер бүлмә миндә гадәти булмаган кызыксыну уята: анда караңгы, вакыт-вакыт кына кызыл ут янып ала. Монда фотохәбәрче Болонин Сергей Михайлович эшли. Тагын бер кабинетка карата кызыксыну туа, анда ике хатын-кыз счетларда нидер исәпли, калын папкалар актара. Алар - бухгалтерлар Тарасова Татьяна Александровна һәм Шестакова Таисия Никоноровна.

    Ә авыр тимер ишек артында ниләр булуын мин күз алдыма да китерә алмас идем, беркөнне типография директоры Сатдинова Зәкия Газиз кызы мине кулымнан тотып куркыныч шау-шу ишетелеп торган бинага алып керде. Цех басугасын атлап керүгә мин курыктым. Монда зур, авыр басу машиналары тора иде. Алар янында хатын-кызлар эшли, ә куллары терсәккә кадәр кара буяулы. Мин аларның ни белән шөгыльләнүен күрергә теләп аяк очларына бастым, шулчак мине Зәкия апа күтәрде. Барысы да шаккаткыч иде: кечкенә хәрефләрдән текст юлларын җыялар, машина гөрләве астында хатын-кызлар шаярталар, куллары белән нәрсәдер күрсәтәләр. Ә һава авыр иде...

    Редакция һәм типография хезмәткәрләренең хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы, бер-берсенә ярәмгә килүе көндәлек тормышта да безнең өчен үрнәк булып торды. Мәсәлән, 1978 елда минем әни каты авырып киткәч, аның хезмәттәше Гыйниятова Нурзалия Сөнгат кызы балалар карашырга зур ярдәм итте.

    "Кама ягы" редакциясе коллективы һәрчак тату булды һәм һәр чарада актив катнашты. Чыршы бәйрәмнәре, театральләштерелгән тамашалар, искиткеч оригиналь бизәлгән яңа ел бүләкләре безнең, 70 нче елларда туган балаларның гомере буена истә калды.

    Барлык хезмәткәрләрне - элеккеләрен һәм бүгенгеләрен газетаның 95 еллыгы белән ихлас котлыйм. Мәгълүмати технологияләр үсүгә карамастан, кешеләрнең газета һәм журналларга яхшы мөнәсәбәте сакланып калыр дип ышанам. Ә безнең район газетасы тагын озак еллар басылыр әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: