Кама ягы
  • Рус Тат
  • Тормышка ашкан хыяллар

    Язмыш кушуы буенча бу кешенең район тарихының күп кенә әһәмиятле вакыйгаларына мөнәсәбәте бар. Нык, характерының көчле булуы аңа иң кыен хәлләрдән дә чыгарга ярдәм итә. Ул янәшәсенә фикердәшләрен һәм дусларын туплап, ышанычлы булмаган кешеләрдән арынып һәрвакыт алга бара. Балалар йорты тәрбиясе гомере буена эз калдыра: ул беркайчан да кешене бәладә...

    Ул Казанда туа, язмыш җилләре аны балалар йортына китерә. Аннан соң икенчесе, өченчесе... Лаеш балалар йорты бишенчесе, исәп буенча соңгысы була. Аның легендар директоры Алексей Андреевич Ильин үзенең тиктормас башкисәрләренең җаннары җәрәхәтле булуын аңлый. Ул вакытта әниләрен, әбиләрен алыштырган тәрбиячеләр балалар күңелен җылыталар. Вячеслав сабыр һәм күп сүзле булмаган, кайгыртучан һәм киң күңелле Лидия Александровна Шкудованы рәхмәт сүзләре белән искә ала.

    "Хезмәт терапиясе" тәрбияләнүчеләрне өйне сагынудан һәм уйланылмаган гамәлләрдән коткаручы көчле тәэсир итә торган чараларның берсе генә булмый. Балалар йортында алган күп кенә күнекмәләр яшьләргә олы тормышта да кирәк була. Монда Вячеслав самбо белән шөгыльләнә, чыныга башлый. Ул атларны аеруча ярата - бу эчкерсез хайваннар аны үзләренә тартып тора, акыллы һәм тугры булулары белән сокландыра.

    Күпне белергә омтылган егет китапханәдә еш кунак була, анда Ян Александрович Гайдукевич аңа техник, шул исәптән электроника буенча да әдәбият сайлап бирә. Мәктәпне тәмамлагач "укырга кая барырга" дигән сорау булмый. 1966 елда Вячеслав авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, инженер белгечлеге ала. 1971 елда Лаешка кайта. Яшь белгечкә "Путь Ленина" совхозының тракторлар, комбайннар, культиваторлар һәм башка техника ремонтланган мастерскоен ышанып тапшыралар. Көз көне егетне армиягә шуннан озаталар. Атна саен тулы амуниция белән егерме километрлы марш-ыргылышларга ул бирешми: тыныч тормышта спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә. Ул чакта үзенең самбо буенча тренеры Марсель Васильевны яхшы сүзләр белән бер тапкыр гына исенә төшерми.

    Демобилизациядән соң поселокта Вячеслав бик тә кирәк була: 1972 елда машина-исәпләү станциясе эшли башларга тиеш була һәм инженер таләп ителә. Аңа станокларны тоташтырырга, перфорация машиналарын эшләтергә, хезмәткәрләрне аларда эшләргә өйрәтергә туры килә. Бер ай киеренке хезмәттән соң объект файдалануга тапшырыла.

    Эш эзләп, иң мөһиме, торак эзләп Вячеслав яхшы гына перспективалар булган Казанга китәргә уйлый. 1973 елның гыйнвар аеның бер көнендә ишегалды каршында райком машинасы туктаганда яшь инженер чемоданын тутырган була инде. "Сезне Дания Салиховна чакыра", - дип хәбәр итә КПСС райкомының өченче секретаре һәм В.Наумовны үзе белән райкомга алып китә. "Син кая качарга булдың? Син бездә эшләргә тиеш. Безнең үзебезгә дә кадрлар кирәк", - райкомның беренче секретаре Д.С.Дәү-ләтшина ышандыра ала торган кеше була. В.Наумовка "Сельхозтехника"да сәүдә буенча управляющий урынбасары вазифасы тәкъдим итәләр, квартир белән ярдәм итәргә ышандыралар. Дүрт ел сизелми дә үтә. Элемтәләр барлыкка килә, абруй күтәрелә. Грамоталы, бар нәрсәне белергә теләгән инженерны районда беләләр. Шуңа күрә 1976 елда "Лаеш" кошчылык фабрикасы директоры Александр Николаевич Белобородов баш инженер вакансиясе барлыкка килүгә уйлап та тормый Вячеслав Наумовны чакыра.

    Ул чакта мондый эре кошчылык фабрикасы республикада берәү генә була, Татарстан хөкүмәте һәм район җитәкчелеге аны игътибарда тота. Советлар Союзында беренче тапкыр йомырка салучы тавыклар идәндә асраудан читлекләргә күчерелә. Төзелеш башланып кына килә. Башлангыч проектта шактый җитешсезлекләр булуы ачыклана, шуңа күрә күбесен яңадан эшләргә һәм камилләштерергә туры килә. Баш инженер кабинетында торган пульман бушап тормый: әле бер сызым, әле икенчесе барлыкка килә. Икенче һәм аннан соңгы позицияләр төзелгәндә беренче цехта Наумовның инженерлык уйлары тормышка ашырыла. Шул ук вакытта Казан осталарыннан баш тарталар, барысын үз көчләре белән монтажлыйлар. Мәсәлән, тирес җыю транспортеры башта ук дөрес урнаштырылмый. Аны яңадан җыялар. Азык тараткычны тирес җыйгычтан аералар һәм тирес җыю линиясе ватылу куркыныч булмый: ул хәзер азык таратуга тәэсир итми. Азык таратуны автоматлаштыралар: кошларга катнаш азык аз-азлап 15 минут саен бирелә. Бу азыкны экономияләүгә китерә.

    Ике читлекне берләштерәләр. Хәзер алар рәттә берәү түгел, ә икешәр була. Шул тәртиптә йөрү юлы кими һәм өстәмә мәйдан барлыкка килә. Бу шушы ук залда 12 мең урынына 19 мең тавык асрарга мөмкинлек бирә. Ана кошлар көтүен идәндә асраудан читлекләргә күче-рү нәтиҗәсендә бер залда кошлар саны 2,5 меңнән 10 меңгә җитә. Бер оператор 10 мең тавыкка хезмәт күрсәтә ала. Йомырка җыюны да механикалаштыралар. Цех буенча чиләк белән йомырка җыеп йөрү бетә.

    Мастерской мөдире Анатолий Меркулов һәм тәэминат буенча урынбасар Петр Моисеев баш инженерның ышанычлы таянычы булалар. Детальләрнең бер өлешен үзләре ясыйлар, бер өлешен төрле юллар белән табарга туры килә. "Трослар һәм релега гына күпме вакыт сарыф ителде! - дип искә ала В.Ф.Наумов. - Әмма җиһазларның кешедән башка сәгать кебек эшләвенә ирештек. Калган корпуслардагы эшне безнең таләпләргә ярашлы итеп Василий Васильевич Хоботин бригадасы эшләп бетерде". Инкубаторны зурайталар, ә аннан соң фабриканың үз мохтаҗлыгы өчен сөяк оны ясарга булалар. Моның Питрәчтә ничек эшләнүен карыйлар һәм мондый җиһазны кошчылык фабрикасына урнаштыралар. Аны сую цехы янына урнаштыралар. Кошлар һәм терлекләр калдыкларын эшкәртү буенча үз аппаратларын "Ланс" дип атыйлар. Шулай итеп, калдыклардан табыш алалар. Йомырка алу арта, җитештерүчәнлек күтәрелә һәм Лаеш кошчылык фабрикасы үрнәк була.

    Кошчылык фабрикасында ике ел эшләгәч В.Наумов район үзәгенә кайта - монда квартир мәсьәләсе хәл ителә. "Сельхозтехника"ның ул чактагы директоры Александр Павлович Васильев тәэминат буенча яңа урынбасары барлыкка килүгә сөенә. Җитмешенче еллар ахырында яңа "Сельхозтехника" төзелә, энергияле кешеләр бик тә кирәк була. Төзелешне киң колач белән алып бару планлаштырыла, әмма моның өчен материаллар кирәк. Вячеслав Федорович алдында катлаулы бурыч тора.

    Берничә елдан буш басуда цехларның яңа корпуслары күтәрелә: техник хезмәт күрсәтү станциясе, тузган детальләрне торгызу цехы, алыштыру пункты, механикалаштырылган складлары булган сәүдә утары, столяр цехы, терлекчелек фермаларын механикалаштыру цехы, 120 машинага җылы гараж. Ә аннан соң дуңгыз абзары, сенаж башнясы, теплица, спорт комплексы, йортлар. Куәтле котельный эшли башлый, бер казан бар Лаешны җылытырга сәләтле була. Шулай итеп, халык Яңа база дип йөрткән поселок барлыкка килә. Хәзер мемориаль такта куелган беренче йортны А.П.Васильев җи-тәкчелегендә инженер-техник хезмәткәрләр: Н.В. Коровин, И.О. Дрягалов, В.П.Никитков, В.Ф.Наумов, Н.В.Ермаков һәм башкалар үз куллары белән монтажлыйлар. Ул чакта "Сельхозтехника" бар Татарстанга билгеле була. Авыл хуҗалыгы буенча төрле республика семинарлары аның базасында үтә. Монда килгән РСФСР министрлар советы рәисе, КПСС ҮК Политбюро әгъзасы Виталий Иванович Воротников та цехларны һәм башка корылмаларны сокланып карый. 1986 елда В.Ф.Наумовны партия райкомы карары белән "Россия" совхозы директоры итеп күчерәләр. Ул районда иң эре хуҗалыкларның берсе була. Фермалар гына да берничә дистәләп санала. Ләкин тирескә баткан сыер абзарлары да, җимерек юллар да була. Ерып чыга алмаслык пычрак аркасында сөт ташу машиналарын фермаларга тракторлар белән сөйрәп алып килүләре аны шаккатыра. Хуҗалыкны В.Ф.Наумов җитәкләгән өч ел эчендә ферма биналары арасына плитә җәяләр, сөтүткәргечләр урнаштыралар, азык бүлүне механикалаштыралар, фермаларга килү юлларын җиһазлыйлар, Емельяновога һәм Державино фермасына юлны күтәртәләр һәм вак таш җәяләр, Урта Девятовода, Смолдеярово, Державинода газлаштыру башлана, котельныйны газ ягуга күчерәләр. Урта Девятовода яңа йортлар салына. Боларны башкару бер дә җиңел бирелми: ул вакытта "торгынлык" еллары була, һәр җирдә "дефицит" сүзе яңгырый.

    "Россия" совхозы базасында рапс үстерү буенча бөтенсоюз семинарлары үткәрелә башлый. Монда кунакларны шаккатырыр әйбер була: совхоз бар республикада дан тота. Ул чакта "Россия"дә рапсны үстереп кенә калмыйлар, эшкәртәләр дә. Орлыклары, мае, түбе - болар барысы да махсус төзелгән цехта җитештерелә. Түп - азыкка искиткеч өстәмә. Шуңа күрә совхозда сөтнең майлылыгы дүрт процентка кадәр үсә, терлекләрнең авырлыгы да арта. Ул елларда үсемлекчелек цехы белән Юрий Викторович Демидов җитәкчелек итә. Нәкъ менә шул вакытта яңа техника барлыкка килә. Комбайннар салам ваклагыч белән эшлиләр, ә аны шунда ук сенажга салалар. Үстерелгән 306 га бәрәңгенең 80 проценттан артыгы комбайннар белән җыела һәм немец техникасы белән җиһазландырылган бәрәңге сортлаучы пункт аша үткәрелә. Печән һәм саламны дүрт җыйгыч-пресс белән пресслый башлыйлар һәм аларны шунда ук ябык складларга ташыйлар. Кышын фермаларга азыкны кырдан түгел, ә турыдан-туры складлардан китерәләр. Бу чыгымнарны 25 тапкырга киметә! В.Ф.Наумов директор урыныннан киткәннән соң аны Ю.В.Демидов алыштыра, ул инде 15 елдан артык әлеге хуҗалык белән җитәкчелек итә.

    Дәүләт В.Ф.Наумов хезмәтләрен лаеклы бәяли: аның өй архивында күп санлы грамоталар саклана. Әмма барыннан да бигрәк ул "Хезмәттәге батырлык өчен" медале белән горурлана. 29 гыйнварда аңа 63 яшь тулды. Пенсия яшенә дә карамастан, Вячеслав Федорович актив тормыш рәвеше алып бара, эшләвен дәвам итә. Аның аралашу өлкәсе бик киң, ул күп нәрсә белән кызыксына, ә аның ишекләре күп санлы дуслары өчен һәрвакыт ачык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: