Кама ягы
  • Рус Тат
  • Төтен һәм корымнан бар нәрсә караңгыланды

    Герой-шәһәр Севастополь тарихка батырлык символы, совет халкының геройлыгы үрнәге булып керде. Аны немец-фашист агрессорларыннан геройларча саклау 1941 елның 30 октябрендә башлана һәм 250 көн дәвам итә. Немецлар Севастопольне килә-килешкә ала алмыйлар. Алар тагын берничә уңышсыз омтылыш ясап карыйлар. 1942 елның яз ахырына Севастопольгә 200 000 солдат, 600 самолет, 450 танк...

    Герой-шәһәр Севастополь тарихка батырлык символы, совет халкының геройлыгы үрнәге булып керде. Аны немец-фашист агрессорларыннан геройларча саклау 1941 елның 30 октябрендә башлана һәм 250 көн дәвам итә.

    Немецлар Севастопольне килә-килешкә ала алмыйлар. Алар тагын берничә уңышсыз омтылыш ясап карыйлар. 1942 елның яз ахырына Севастопольгә 200 000 солдат, 600 самолет, 450 танк һәм 2000 нән артык туп һәм миномет туплана. Шәһәргә һава яклап та, диңгездән дә һөҗүм итәләр. Шәһәрне саклаучы батырларга чигенергә туры килә... Севастополь сакчылары немец-фашист гаскәрләре көчләренә җитди зыян китерә һәм фронтның көньяк канатында аларның планнарын җимерә.

    Севастопольне азат итү өчен сугышлар 1944 елның 15 апрелендә башлана, ул чакта совет сугышчылары оккупацияләнгән шәһәргә якын киләләр. Сапун-горага якын участокта аеруча аяусыз бәрелешләр бара. Безнең якташыбыз Федор Фролов нәкъ шунда, бәрелешләр үзәгендә сугыша.

    -10 апрельдә фашистларның масштаблы һөҗүмнәре башланды. Безнең дивизия Севастопольгә, Сапун-горага - шәһәрнең төп капкасына якын килде. Фашистлар аны ныгытылган крепостька әйләндергән. Алтынчы майда без окоп казып урнаша башладык. Ташка чокып диярлек керергә кирәк иде. Җиденче май иртәсендә безнең гаскәрләр һөҗүм операцияcен башладылар. Эре калибрлы туплар һәм бомбардировщиклар бертуктаусыз дошман позицияләрен бомбага тоттылар. Фашистлар да шулай ук җавап бирделәр. Барысы да аралашып бетте, туфрак кисәкләре, ташлар күккә күтәрелде. Төтен һәм көлдән дөнья караңгыланды. Авызда ачы тәм, шартлаулар тавышыннан колак тонды. Дошман траншеялары берничә тапкыр кулдан-кулга күчте. Курку үтте, усаллык һәм нәфрәт туды. Бер генә теләк калды - каһәр суккан дошманны кыйнарга! Бу бәрелештә мин каты яраландым: күпсанлы ярчыклар минем бөтен гәүдәмне телгәләде.

    1944 елның тугызынчы маенда 4 нче Украина фронты солдатлары Кара диңгез флоты диңгезчеләре белән берлектә Севастопольне азат итәләр. Сугышчан батырлыклары өчен ул бәрелешләрдә катнашкан 44 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 39000 нән артык кеше "За оборону Севастополя" медале ала. Ә безнең якташыбыз "За отвагу" медале белән бүләкләнә. Федор Сергеевич әле бер генә тапкыр яраланмый. Ул Украинаны, Польша, Румыния, Чехословакияне азат итә. Сугышчан батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: