Кама ягы
  • Рус Тат
  • Туганлык булмаган мөнәсәбәтләр

    Быел май азагында Олы Кабанда яшәүче 87 яшьлек хатын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Соңрак ул ярдәм сорап полициягә бара. Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең оныгы, 32 яшьлек Комаров әбисен һәм әтисен бер генә кыйнамаган. Суд булуны көткән арада ул үзен үстергән олы яшьтәге хатынны тагын кыйный. Гаепләнүче...

    Быел май азагында Олы Кабанда яшәүче 87 яшьлек хатын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Соңрак ул ярдәм сорап полициягә бара.

    Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең оныгы, 32 яшьлек Комаров әбисен һәм әтисен бер генә кыйнамаган. Суд булуны көткән арада ул үзен үстергән олы яшьтәге хатынны тагын кыйный. Гаепләнүче ике елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән.

    Шуңа охшаш очрак бу көннәрдә Столбищеда да булган. Улы үзенең 83 яшьлек әнисен кыйнаган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: