Кама ягы
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү Шәһәр чисталыгы – анда яшәүчеләр кулында

    Соңгы елларда Лаеш чиста һәм төзекләндерелгән шәһәргә әйләнде. Әмма ваемсыз кешеләр шәһәр урамнарын чистарту буенча сарыф ителгән көчне бәяләмиләр. -Төзелеш калдыкларын һәм зур күләмле чүп-чарны каты коммуналь калдыклар өчен контейнерларга ату кебек проблема бар, - дип сөйли чүп чыгару белән шөгыльләнүче "Лаеш" ЧҖҖ директоры Олег Емелин. - Кешеләр каты коммуналь...

    Соңгы елларда Лаеш чиста һәм төзекләндерелгән шәһәргә әйләнде. Әмма ваемсыз кешеләр шәһәр урамнарын чистарту буенча сарыф ителгән көчне бәяләмиләр.

    -Төзелеш калдыкларын һәм зур күләмле чүп-чарны каты коммуналь калдыклар өчен контейнерларга ату кебек проблема бар, - дип сөйли чүп чыгару белән шөгыльләнүче "Лаеш" ЧҖҖ директоры Олег Емелин. - Кешеләр каты коммуналь калдыкларга бары тик азык-төлек төргәкләре һәм шешәләр кебек тормыш эшчәнлеге калдыклары гына кергәнен аңламыйлар. Хәтта чүп җыю мәйданчыгына файдаланылган машина мае түгүче яки покрышкалар чыгарып ташлаучы бозучылар да бар. Ә бу әйләнә-тирә мохитне агулы калдыклар белән пычрату булып тора. Ә башкалар киселгән агач ботакларын, иске җиһазларны, тәрәзә рамнарын һәм башкаларны - каты коммуналь калдыклар өчен бункерга сыймый торган бар нәрсәне шунда ук калдыралар һәм алар чүп савытлары янына өелә. Моның аркасында чүп чыгару кыенлаша: стандарт чүп машиналары бу чүпне чыгара алмый.

    Укучыларда урынлы сорау туа: ә төзелеш калдыклары яки иске көнкүреш техникасы белән нишләргә? Моңа җавапны Олег Емелин белә.

    -Әгәр сезнең зур күләмле калдыкларыгыз бар икән, безнең оешмага шалтыратырга һәм аларны махсус техника белән чыгарган өчен түләргә кирәк. Күләме 4 кубометр булган чүп арбасына заказ бирү 700 сум тора. "Лаеш" ЧҖҖ телефоны каты коммуналь калдыклар өчен контейнерларда һәм бункерларда күрсәтелгән. Иске әйберләр барлык санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә ярашлы төстә утильләштереләчәк.

    -Чүп-чарны законсыз чыгарган өчен Татарстан Республикасы КоАПның 2.6 маддәсе - "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү" өчен җаваплылык каралган, - дип аңлата Лаеш районының административ-техник инспекциясе начальнигы Павел Сергеев. - Моның өчен физик затларга 1000 нән 1500 сумга кадәр штраф салына. Яңадан бозу өчен икедән биш мең сумга кадәр штраф яный. Ә юридик затлар өчен җәза күпкә зуррак. Бозучыны тоту җиңел түгел, әмма хокук бозу вакыты теркәлгән икән, җәзадан качып котылу мөмкин түгел.

    Ваемсыз гражданнарны чисталыкка һәм шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнүче кешеләр хезмәтен хөрмәт итәргә акча ярдәмендә генә өйрәтергә була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: