Кама ягы
  • Рус Тат
  • Укучылар татар телендә календарь чыгарган

    Проект эшчәнлегенең нәрсә икәнен бүген һәр мәктәп укучысы белә. Эшнең бу юнәлеше укучыларга тикшеренүче булырга, нинди дә булса яңалык ачарга мөмкинлек бирә. Кайчак тырыш хезмәт нәтиҗәсе мәктәп кысаларыннан читкә чыга. Лаешның 2 нче мәктәбендә дә шулай була. Анда сентябрьдә татар телендә 2017 ел өчен мәдәни календарь һәм русча альбом булдыру...

    Проект эшчәнлегенең нәрсә икәнен бүген һәр мәктәп укучысы белә. Эшнең бу юнәлеше укучыларга тикшеренүче булырга, нинди дә булса яңалык ачарга мөмкинлек бирә. Кайчак тырыш хезмәт нәтиҗәсе мәктәп кысаларыннан читкә чыга.

    Лаешның 2 нче мәктәбендә дә шулай була. Анда сентябрьдә татар телендә 2017 ел өчен мәдәни календарь һәм русча альбом булдыру буенча проект эшләтеп җибәрәләр. Бу көннәрдә аны тәкъдир итү булды. Бар процесска Зөлфия Газизуллина җитәкчелек итә. Ул социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга "Укытучы-остаз" грантын откан. Тәкъдир итүгә Казаннан һәм Лаеш районы китапханәсеннән кунаклар чакырганнар.

    -Безнең алда мөһим бурыч тора иде. Аны башкарып чыгу өчен без төркемнәргә бүлендек, - дип сөйли өченче төркем кураторы, унынчы сыйныф укучысы Ринат Газизуллин. - Һәр командада бурычларны бүлүче куратор бар. Кайбер укучылар хәбәрче, икенчеләре редактор, өченчеләре фотографлар һәм башкалар булды.

    Мәктәп укучылары календарь һәм альбом булдыру планын, аның дизайнын уйлыйлар. Үзләренең Г.Державин тормышы һәм иҗаты, исемендәге премия лауреатлары белән танышалар. Моның өчен Лаеш ягы музеенда, район китапханәсендә, Державин укуларында булалар. Моннан тыш, эшнең бар процессын фотога һәм видеога төшерәләр. Җыелган мәгълүматны татар теленә тәрҗемә итәләр һәм аны альбомны һәм календарьны бизәү белән шөгыльләнүче командага тапшыралар.

    -Безнең проектның максаты - район кешеләрен Державин премиясенә лаек булган язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру, - дип өсти икенче төркем кураторы Полина Грабалина. - Эш катлаулы булса да, мавыктыргыч иде.

    Беренче төркем кураторы Арина Сөләйманова болай ди:

    -Татарстанда ике дәүләт теле һәм без текст рус һәм татар телләрендә булачак дигән карарга килдек. Район кешеләре безнең календарь белән таныша алсын өчен экземплярларның бер өлешен музейга һәм китапханәгә тапшырачакбыз.

    Мәктәп укучылары әлеге проектның мөһимлеген тулысынча аңлап та бетермиләр әле. Мондый басма - бердәнбер, белгәнемчә, аның аналоглары юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: