Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ул сугыштан кайтмады

    Кече Кабан авылында яшәүче Антонина Фуражкина сугыш балачагы турында хатирәләре белән уртаклашты

    -Сугыш башланганда миңа җиденче яшь иде, - дип башлады сүзен пенсионер. – Гаиләдә без өч бала. Әтине фронтка алганда, без арбада озата бардык. Тик урам башына кадәр генә барып җитә алдык - алга таба җибәрмәделәр. Ул чагында мин аны соңгы кат күрүемне белмәдем.

    Әни көне буе колхозда эшләде, ә кичен мичкә ягу өчен утын ташыды. Кышын чана белән, ә җәен арбада. Без сәндерәләрдә йокладык, (мич биеклегендә тезелгән такталар – редактор искәрмәсе). Күрше авылда әбиебез яши иде, көченнән килгәнчә, ул безгә ярдәм итте. Уйнарга вакыт аз иде, чөнки хуҗалык буенча эш һәм энеләремне карау минем өстемдә. Уенчыкларны үзебез ясадык. Курчаклар чүпрәктән, эченә салам тутырылган иде. Без аларны агач такталардан ясалган таучыклардан шудырып уйнадык. Бу күңелле булды. Мин мәктәптә озак укымадым - нибары дүрт сыйныф, чөнки күрү сәләте нык начарланды.

    Хәтерлим, дәфтәрләргә яздык, бөтен сыйныфка бер генә әлифба бар иде. Өйгә рәсем ясарга бирә иделәр.

    Кечкенә генә хуҗалыгыбыз бар иде: кәҗә һәм берничә тавык. Шундый очрак булды: өйдә үзебез генә булганда, ишегалдында ниндидер тавыш ишеттем. Пәрдәне акрын гына ачкач, кетәклеккә таба баручы кешене күрдем. Миңа бик куркыныч иде, әмма тавык та жәл. Шулчак мин каты итеп ишек кага башладым. Карак тавышны ишетте дә качты.

    Сугыш башланганда без бакчада үстерелгән яшелчә белән тукландык. Кәҗә сөт бирә, ә тавыклар йомырка сала. Алдагы елларда (ир-атлар көче җитмәү сәбәпле) яшелчәләрне азрак утырта башладык һәм безгә ашарга җитми башлады. Ул чакта без өшегән бәрәңге җыйдык, аны юдык, мичтә киптердек, төйдек, юкалар ясадык. Әбиебез безгә берәр уч арыш оны тапшыра алса, юкалар тәмлерәк килеп чыга иде. Без урманга гөмбәгә йөрүдән бик курыктык, чөнки полигоннан ату тавышлары ишетелде, ә танклар узганда, без бөтенләй өйдә качып яттык.

    Колхоздагы агроном әнигә мине, вак-төяк йөкләмәләрне үтәү өчен, башкарма комитетка бирергә тәкъдим итте. Мин биремнәр буенча, бөтен авыл буйлап йөрдем. Кайчагында хәтта этләрдән качарга да туры килде.

    Әни еш елый иде. Әтидән бернинди хәбәр дә юк. Фронттан кайткан авылдашыбыз әти белән бергә алгы сызыкта булуларын әйтте. Ул аны бүтән көтмә, дип өстәде. Ә без барыбер аның кайтуына өметләндек.

    Җиңү турында белгәч, барысы да шатлыктан елады, ә без - әтиебез булмаганлыктан. Сугыш аны бездән тартып алды.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: